+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
6 июль , 20:50

Мәскәүдә Сабантуй узды

Башкортстан һәм Татарстан Мәскәүдә 36нчы гомумшәһәр Сабантуй бәйрәмен үткәрделәр.

Мәскәүдә Сабантуй узды
Мәскәүдә Сабантуй узды
Ачылу тантанасында республика Премьер-министры Андрей Назаров катнашты. Ул чарада катнашучылар һәм кунакларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның сәламләвен җиткерде.

"Урак бәйрәме тынычлык, дуслык һәм иҗат, туган якка мәхәббәт символына әверелде. Бу көнне хезмәт кешесен, үз эшенең осталарын, үз җирендә эшләүчеләрне, аны кулларына корал тотып саклаучыларны хөрмәтлиләр", - диелә сәламләүдә.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Сабантуй милли чыганакларга, иҗади хезмәт традицияләренә хөрмәтле һәм сакчыл мөнәсәбәтне чагылдыра. Шуңа күрә чәчү тәмамланганнан соң күп гасырлар дәвамында бәйрәм ителә. Башкортстан авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме буенча төбәкләрнең беренче унлыгына керә: узган елда ул 226 млрд сум тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр - 7 млн гектар.

- Бездә төп азык-төлекнең бөтен ассортименты диярлек җитештерелә. Без ел саен 4 млн тоннага кадәр ашлык җитештерәбез. Илдә кымыз һәм бал җитештерү буенча без -
лидер. Сыер ите җитештерү, сыерлар һәм атлар башы буенча - 2нче, сөт саву буенча 3нче урында. Башкортстан илнең азык-төлек иминлеген ныгытуга лаеклы өлеш кертә. Шул ук вакытта безнең аграрийлар үз продукциясен дөньяның 44 иленә экспортлый, – дип ассызыклады Хөкүмәт Рәисе.

Премьер-министр Сабантуй кунакларын башкорт этноавылына барырга, музыкаль традицияләр белән танышырга, милли ярышларда көч сынашырга, Башкортстанның данлыклы шифаханәләренең берсенә юллама уйнатуда катнашырга чакырды.

Мәскәү Сабантуенда Русия Федерациясе Хөкүмәте, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Башкортстан һәм Татарстан республикалары хөкүмәтләре вәкилләре, күренекле сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты. Быелгы чараның хөрмәтле кунаклары - СВО геройлары.

Чара берничә мәйданчыкта узды.

Мәсәлән, төп сәхнәдә иртәннән кичкә кадәр Русиянең төрле халыкларын тәкъдим итүче милли коллективлар, эстрада йолдызлары чыгышлары узды. Милли көрәш мәйданчыгында тамашачыларны билбау көрәше буенча Дөнья Кубогының финал көрәшләре көтте, традицион ат ярышлары да үтте.

Мәскәү Сабантуе ел саен 250 меңнән артык кешене җәлеп итә.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: