+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
17 июль , 21:07

Кушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкин

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды узган елда грантлар конкурсы игълан иткән иде. Барлык җиңүче проектлар да глобаль Интернет челтәрендә башкорт телен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Проектларның берсе - геймификацияләнгән Folk Game чат-боты.

Кушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкин
Кушымта аша башкорт телен өйрәнергә мөмкин

Геймификацияләнгән Folk Game чат-боты - мәктәп укучыларын һәм студентларны башкорт фольклорын өйрәнүгә җәлеп итү өчен заманча инструмент. Бу гади һәм уңайлы ысулдан педагоглар һәм аларның укучылары да, балаларга дәрестә ярдәм итүче ата-аналар да файдалана ала. Кушымта ярдәмендә алар башкорт фольклорының төп персонажлары белән таныша, киң таралган һәм сирәк әкиятләрне өйрәнә ала. Балалар һәм яшьләр башкортларның традицион кыйммәтләрен аңлаешлы һәм гадәти формада үзләштерә ала.

Проект географиясе чикләнмәгән – чат-ботны Җир шарының барлык почмакларында да кулланып була, Интернет кына булсын.

- Укытучыларның башкорт фольклорын өйрәнү өчен төрле һәм мавыктыргыч материал әзерләргә, укучыларга ошаган иң якты мисалларны сайлап алырга вакыты юк. Чат-бот бу проблеманы хәл итәчәк. Формат ярдәмендә ул мәгълүматны телефон аша өйрәнергә күнеккән мәктәп укучыларына һәм студентларга кызыклы булачак, - диде проект авторы Алинә Хәйруллина.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: