+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
20 июль , 07:01

Туган телем – иркә гөлем

Бүген ул яклауга, үстерүгә һәм заманча яңгырашка мохтаҗ.

Туган телем – иркә гөлем
Туган телем – иркә гөлем

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров башкорт телен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү һәм бу телне эзлекле рәвештә популярлаштыру һәм санлаштыруны максат итеп куя.

– Без башкорт теленә, аның саклануына һәм үсешенә зур игътибар бирәбез. Һәм бу эштә безнең халыкның зур роль уйнавы бик яхшы. Без туган телдә рәхәтләнеп сөйләшүчеләргә, аны яратучыларга һәм бу мәхәббәтне башкаларга җиткерүчеләргә ярдәм итәбез, – дигән иде ул бер чыгышында.

Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды проектларының бер өлешенә финанс ярдәме Башкортстан Республикасы Башлыгы Грантлары фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Анда җиңүче барлык проектлар да глобаль Интернет челтәрендә башкорт телен үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлтелгән. Проектларның берсе – геймификацияләнгән Folk Game чат-боты.

Геймификацияләнгән Folk Game чат-боты – мәктәп укучыларын һәм студентларны башкорт фольклорын өйрәнүгә җәлеп итү өчен заманча инструмент. Бу гади һәм уңайлы ысулдан педагоглар һәм аларның укучылары да, балаларга дәрестә ярдәм итүче ата-аналар да файдалана ала. Кушымта ярдәмендә алар башкорт фольклорының төп персонажлары белән таныша, киң таралган һәм сирәк әкиятләрне өйрәнә ала. Балалар һәм яшьләр башкортларның традицион кыйммәтләрен аңлаешлы һәм гадәти формада үзләштерә ала.
Проект географиясе чикләнмәгән – чат-ботны Җир шарының барлык почмакларында да кулланып була, Интернет кына булсын.

— Укытучыларның башкорт фольклорын өйрәнү өчен төрле һәм мавыктыргыч материал әзерләргә, укучыларга ошаган иң чагу мисалларны сайлап алырга вакыты тар булырга мөмкин. Чат-бот бу проблеманы хәл итәчәк. Формат ярдәмендә ул мәгълүматны телефон аша өйрәнергә күнеккән мәктәп укучыларына һәм студентларга кызыклы булачак, – ди проект авторы Алинә Хәйруллина.

2021-24 елларда Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча автоном коммерцияле булмаган оешма, коммерцияле булмаган башка оешмалар белән берлектә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Гранты ярдәмендә 16 проектны гамәлгә ашырган.

– Соңгы биш елда башкорт телен үстерү буенча бик күп эш эшләнде. Без башкорт телен никадәр күбрәк санлаштырабыз, телебезне шулкадәр ышанычлырак саклап калачакбыз. Бу җәһәттән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка, Хөкүмәткә рәхмәт. Мәгариф, Мәдәният министрлыклары, Яшләр сәясәте буенча дәүләт комитеты белән бергә эшлибез. Шулай ук, энтузиаст егетләр безгә зур терәк. Зур команда белән эшләгәнгә, башкорт теле сакланыр һәм үсәр, дип уйлыйм, – ди бу хакта Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды директоры Гөлназ Йосыпова.

Әлеге Фонд 2019 елдан эшләп килә һәм куелган максатларга төрле грантлар ярдәмендә ирешә.
– Башкорт телен саклыйбыз, үстерәбез, дисәк, аны Интернета санлаштыру мөһим, – дип дәвам итә сүзен Гөлназ Равил кызы. – Бу эшләрне төрле проектлар ярдәмендә алып барабыз. Башлангыч проектларыбызның берсе 2020-21 елларда Башкортофт тәрҗемәчесе булды. Ул бик яхшы эшли, шуңа аның белән күпләр файдалана. Шундагы мәгълүматларны Яндекс, Google эзләү системаларына бирдек.

Мобиль кушымталар форматында да бик күп проектлар бар. Әлеге көндә аларның саны 10нан артып китә. Соңгыларының берсе – федераль дәрәҗәдәге "Родной язык" мобиль кушымтасы. Анда дистәдән артык тел бар. Авторлары белән бәйләнешкә чыгып, башкорт телен дә керттек. Башкорт телен белмәүчеләр, өйрәнергә теләүчеләр бу мобиль кушымтаны файдалана ала. Әлегә анда 20 дәрес кертелгән. Киләчәктә аны күбәйтергә дигән максатыбыз бар. Шулай ук, социаль челтәрләрдә балалар белән видеоязмалар, клиплар төшерү, ярышлар үткәрү дә үз нәтиҗәсен бирә. Алар барысы да телгә, мәдәнияткә кагыла.

YouTube, Rutube каналларында безнең программа барлыкка киләчәк. Ул урыс , инглиз телләрен башкортчага синхрон тәрҗемә итәчәк. Балалар башкорт телен белеп үссен өчен бу яхшы эш дип уйлыйм.
Башкортстан Башлыгы гранты буенча “Һомай” “акыллы колонка”сы танылу яулый. Айгиз Кунафин аның техник яктан барлык нечкәлекләрен белеп башкара. Аны тутыруда Башкортстан юлдаш телеканалы, "Тамыр" телеканалы да ярдәм күрсәтәләр.

Әйе, “акыллы колонка” сөйләшә, башкортча җырлар да җырлый, ләкин аның буенча эш әле тукталмый. Быел да грант хисабына "Һомай”ны арытаба үстерү, кимчелекләрен бетерү күзаллана.

– Беренче колонкаларны быел гыйнварда балалар бакчаларына бирдек. Берничә айдан мәктәпләргә дә өләштек. Төп кулланучыларыбыз – балалар. Таратып кына калмыйбыз, кулланучыларның фикерен дә, теләкләрен дә өйрәнәбез. Нәрсәне үзгәртергә, камилләштерергә кәрәклеген белешәбез. Телне генә түгел, тарихны, гореф-гадәтләрне өйрәнү дә күз уңында. Үзебезнең төбәктәге җир-су атамалары турында белү дә балаларга кызык булыр. Балалар өчен әкиятләр, җырлар бар.

“Һомай”ның төп максаты – яшь буын башкортча аралашып, сөйләшергә өйрәнсен өчен аларга булышу. Балалар YouTube каналыннан җансурәтләрне башкорт телендә дә карый алсын дигән зур максатыбыз бар. Бу – 2024-25 елларга куелган бурыч, моны ашыру өчен дә грант алдык.

Шунысы сөенечле: өлкәннәр арасында да башкорт телен өйрәнергә теләүчеләр бар. Алар да кызыксыну белдерде. Бу юнәлештә дә эш алып барабыз. Боларны башкарганда дәүләт тарафыннан финанс ярдәме нык тоемлы. Башкортстанда бу җәһәттән игътибар зур, – диде Айгиз Кунафин журналистлар белән очрашуында.

Фото:"Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: