+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
23 июль , 21:20

Германиядә Сабантуй гөрләде

Балалар һәм өлкәннәр рәхәт­ләнеп капчык киеп йөгергән, үлән буйлап чаңгыда шуган, көянтә белән су ташыган, аркан тарткан, көрәштә көч сынашкан. Бүләк­ләрне лаеклы рәвештә иң яхшылары алган!

Германиядә Сабантуй гөрләде
Германиядә Сабантуй гөрләде

Югары Бавариядәге иң зур
Бургхаузен шәһәрендә халык бәйрәме җиденче тапкыр үткәрелде.

Бу ─ Германиядәге милләттәшләребез өчен мөһим вакыйга. Сабантуйны оештыручылар ─ Бургхаузенда Германия татарлары очрашуларының күпьеллык традициясен дәвам итүчеләр – Рәзиф Хафизов һәм Наталья Иванованың энтузиазмы һәм җитди әзерлеге белән илһамланып, чарага илнең төрле шәһәрләреннән генә түгел, ә күрше илләрдән дә кунаклар җыелган.

Ямьле бер кичтә чара­ның тәүге катнашучылары Эльмира һәм аның әнисе Зөлхиҗә апа килгән һәм шунда ук өчпочмаклар әзерли башлаган. Аннары Словениядән артистлар ─ җырчы Гүзәл Әхмәди үз командасы белән килеп төшкән. Сабантуй көне иртәсендә Гаилә йорты­ның матур бүлмәсендә сыйлар әзерләнгән, калганнар күркәм спорт мәйданчы­гына агылган. Ә анда — җәядән ату өчен махсус мишеньнәр, чаң­гылар, капчык белән көрәш өчен бүрәнәләр һәм уеннар өчен башка инвентарь... Балалар һәм өлкәннәр рәхәт­ләнеп капчык киеп йөгергән, үлән буйлап чаңгыда шуган, көянтә белән су ташыган, аркан тарткан, көрәштә көч сынашкан. Бүләк­ләрне лаеклы рәвештә иң яхшылары алган!

Тамашачылар Германия артистларының һәм Слове­ниянең сөйкемле җырчысы Гүзәл Әхмә­динең татар телендә матур итеп җыр­лавын тыңлап илһамлан­ган. Гүзәлнең матурлыгы һәм сихри тавышы белән сокланганнар. Концертны алып баручы да ул була. Гүзәл Сабантуйның киң музыкаль програм­масы­ның яңа номерларын игълан итә. Алар арасында иң яшь катнашучы Йосыф Гәрәев татар телендә шигырь сөйли!

Ә концертта катнашу­чы­ларның барысы да яхшы һәм кабатланмас булуына искиткеч дәлил бар! Алия күптән Бургхаузенда яши, ләкин татар очра­шулары­ның монда беренче ел гына уздырылмавын бөтенләй белмәгән. Һәм менә парк яныннан үтеп барганда, татар җырын ишетеп, ул кушылып җырлый башлый, ә аннары җыр ишетелгән якка барып, көтмәгәндә Сабантуйга эләгә! Шатлыгы­ның чиге булмый! Сабантуй чынлап та бөтен татарларны җыя!

Шул арада өстәлләр янында чират тезелә. Болар барысы да кулинария шедеврлары ─– хуш исле токмач, кызарып пешкән өчпочмаклар, кыстыбый, чәк-чәк... Әлбәттә, алар килгән хуҗабикәләрсез әзер була алмас иде: кызлар кухняда вакытларын файдалы уздырып кына калмыйча, бер-берсе бе­лән дуслашып та өлгергән.

Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итә. Кунаклар ярыша, уйный, рәсем ясый, сәләтле артист­лар­ның чыгышын тың­лый һәм бик тәмле милли ризыклардан авыз итә. “Сабантуй-2024”не Рәзиф Хафизов, Наталья Иванова, Эльмира һәм аның әнисе, Ләйлә Вәлиева һәм аның ире, артистлар Гүзәл Әхмәди, Сара Гарифуллина, Камилла Гәрәева ярдәме бе­лән әзер­ләп үткәрә­ләр. Шулай ук бу рәхмәтнең иң олысы бәйрәм көннең иң төп геройлары – балаларга: аларның елмаюы, шатлыклы көлүе, татар халкы­ның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре бе­лән кызыксынуы өчен!

Аерылышканда кунак­лар­­ның һәрберсе оештыручыларга һәм шәх­сән Рәзиф Хафизовка онытылмаслык бәйрәм, кызыклы танып белү программасы, тәмле ризыклар, искиткеч уңайлы мохит һәм яхшы әзерлек өчен рәхмәт белдергән. Бәйрәм уңыш­лы үткән!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: