Благовещен районының ямьле табигать кочагында урнашкан, уңган халкы белән танылган Булат авылы авылдашларын, читтә яшәүче якташларын 100 еллык юбилей чарасына җыйды. Туган җирен сагынып яшәүчеләргә кече ватанын тагын бер тапкыр кайтып күрү, туганнар, якыннар белән аралашу бәхете тиде. Җәй кызу эш чоры булса да, эшкә дә, очрашуларга да вакыт тапкан авылдашлар.
Тарихын белмәгәннең киләчәге юк!
Тамырларын барлаган, тарихын өйрәнгән, үткәнен онытмаган халык үлемсез, диләр. Бик дөрес сүзләр. Булат авылының бай тарихы, данлы үткәне, лаеклы бүгенгесе бар. Ул йөзьеллык тарихы, күренекле кешеләре, үрнәкле гаиләләре белән горурлана ала, чөнки авыллар тарихын анда яшәгән һәм хезмәт салган эшчән кешеләр яза.
Булатның тарихы Бөре өязенең Каршан волостендагы 1688 елның 10 мартында Акбирде Бикбулатов тарафыннан нигез салынган Янагыш авылына барып тоташа. Тарихи чыганакларга караганда, 1906 елда авылда 2169 кеше яшәгән, 2 мәчет, 5 сәүдә ноктасы булган. Чәчүлекләр аз булганлыктан, күп гаиләләр 1922 елда Хәбибулла һәм Сәгъдәтулла Бикбулатовлар җитәкчелегендә яңа җиргә күчеп утырырга карар иткән.
Бикбулатовлар, Заһитовлар, Мөкътәсип Җәмилевның гаиләләре матур табигате, саф чишмәләре булган Уфа кантонының Удельно-Дуваней волосте биләмәсендә Булат авылына нигез сала. Коллективлаштыру елларында уңдырышлы җирләрне тиз генә эшкәртеп, ашлык чәчкән халык үзенең көнитмеше өчен тырыша-тырыша уңайлы шартлар булдыра, йорт-каралтысын төзи, 1929 елда — “Ястреб”, соңыннан “Чулпан” колхозында тырышып хезмәт сала. Колхоз рәисләре Гыйндулла Собханкол улы, Әхмәтгали Миңлегали улы Бикбулатовлар эшләгән чорда халык күпләп колхозга керә. Ни дисәң дә, анда эшләр көйле бара: тәүге тегермән төзелә, яңа һөнәрләр үзләштерелә, булатлылар терлекчелек, бигрәк тә елкычылык һәм чолыкчылык белән шөгыльләнә. Авылга ат көче белән эшли торган җиһазлар китерелә. Тормыш күзгә күренеп яхшыра башлый, басуларга күпләп ашлык чәчелә, күмәк көч белән авылда буа буыла. Иң мөһиме — Булат халкы бердәм, дус-тату булуы белән аерылып тора.
1940 елга кадәр Мишкә районының Янагыш авыл Советына караган Булат авылы шушы ук елда Покровка районы составына керә. Ул вакытта, җанисәп мәгълүматлары буенча, Булатта 284 кеше исәпләнә. Арытаба Бөек Ватан сугышыннан соң “Чулпан” колхозы Калинин исемендәге колхоз итеп үзгәртелә һәм 1963 елдан ул “Мир” дип йөртелә башлый.
Еллар үткән саен авылда тормыш шартлары яхшыра. Булат — искиткеч бай тарихлы, мактаулы шәхесләр биргән, уңган, хезмәт сөючән кешеләр яшәгән төбәк ул. Күпләренең фамилиясе да бер, алар Бикбулатовлар нәселенең исеменә тап төшерми, нәсел җебен өзми, аралашып яши. Нинди генә авыр вакытларда да булатлылар үзләренең асылына, кендек каны тамган изге туфрагына, туган җиренә тугры калган, милли рухын югалтмаган: бу авыл бәйрәменең тәүге минутларыннан ук тоелды.
Озак еллар Саннинск авыл хакимияте башлыгы булып эшләгән, хәзер хаклы ялдагы хөрмәтле хезмәт ветераны Мәхтүмә Зырянова авылдашларын тарихи мәгълүматлар, Бикбулатовлар шәҗәрәсе белән таныштырды, авылның үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләде, күренекле авылдашларының тормышына байкау ясады, авылның йөзьеллык юбилеен үткәрүгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерде.
Халкы уңган, якташлары данлы!
Бу зур чарага әзерлек алдан башланды. Һәркем үзенең йорт-ихатасын төзекләндерде, буяды, сылады, агартты. Киртә, тыкрык буйларындагы чүп үләннәрен чапты. Саннинск авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Галия Җиһаншина җитәкчелегендә мәктәп укытучылары, китапханәчеләр, ветераннар, авыл җәмәгатьчелеге вәкилләре – Мәхтүмә Зырянова, Дамир, Әлфия һәм Замир Бикбулатовлар ярдәме белән бәйрәм бик матур үтте. Аларның берәүләре бәйрәмне үткәрүгә матди ярдәм күрсәтсә, икенчеләре фотоматериаллар туплауга, стендлар әзерләүдә, чараның сценариен төзүгә булышлык итте.
Бәйрәмнең иң күңелле өлеше җыр-моң белән бергә үрелеп барган концерт һәм бүләкләү тантанасы булгандыр. Бер төркем активистлар, Саннинск авылының “Ивушка” урыс халык җыры, шәһәр мәдәният үзәгенең “Дуслык” татар халык ансамбльләре игелекле эшләре өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бу көндә үрнәкле тормыш корып, туган җирендә эшләп, яшәп, күкрәк көче белән дөнья көткән гаиләләр, юбилярлар истәлекле бүләкләргә, изге теләкләргә лаек булды.
Ничек кенә булмасын, шундый халык бәйрәмнәре, очрашулар гаиләләрдә үзара татулыкны, буыннар бәйләнешен ныгыта, авылларга ямь бирә һәм халыкны бергә туплый. Туганнар җыелган түгәрәк табын артында да изге теләкләр яңгырады. Һәр гаилә киләчәктә ешрак очрашырга вәгъдә биреште. Мул табыннан соң күңелле сөйләшү, моңлы җырлар кичкә кадәр тынмады. Аларны отып алган урман кошлары Булат авылының тирә-ягын озын-озак еллар ямьләр әле.
“Туып-үсеп, тәүге тапкыр тәпи баскан әти йортыннан, яланаяк йөгереп йөргән сукмаклардан кадерлерәк җир юктыр. Язмыш кушуы буенча төрле якларга таралып, чит җирләрдә дөнья корырга, төпләнергә туры килсә дә, туган йортны сагынып кайтабыз. Иң кадерле минутларны якыннарыбыз белән бергә үткәрәбез”, — ди авылдашлар.
Лира Батыргәрәева.
Благовещен районы.