+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
2 сентябрь , 10:44

Туган җире — Төркия, Тарихи кече ватаны — Корманай

Авылыбызга ерактан кунаклар кайтты.  

Туган җире — Төркия, Тарихи кече ватаны — Корманай
Туган җире — Төркия, Тарихи кече ватаны — Корманай

Быелгы җәйнең ямьле берничә көнендә Авыргазы районының Корманай авылында үзгә бер җанлылык сизелде. Төркиядән авылдашыбыз (без аны шулай атыйбыз!) Әхмәт Шаһин һәм аның икетуган энесе Рәҗәп (берсенең — әтисе, икенчесенең әнисе — бертуган) кайтып төштеләр. Кунакларны Толбазы авылында район хакимияте башлыгы Арслан Нәзир улы Шәһәретдинов җитәкчелегендәге төркем (анда безнең Өршәк авыл биләмәсе башлыгы Рамил Исмәгыйль улы Абдрахманов та бар иде) җылы каршы алды. Танышып, хәл-әхвәл белешкәннән соң, хакимият бинасында фикер алыштылар, һәркем үзен кызыксындырган сорауны бирде.

Эссе, бөркү көннәрдә чәй — җанга иң яхшы дәва. Кунаклар әнә шул кайнар кара чәйне эчеп, милли ризыкларны авыз итте. Өйлә намазын мәчеттә укыганнан соң, ерак бабаларының туган җире, тарихи кече ватаны Корманайга Рамил Исмәгыйль улы белән бергә юл тоттылар.
Әхмәт Шаһин — Төркиядә туган бала. Безнең авылны ул нәнәсе сөйләгәннәр буенча белә. Ә нәнәсенә аның әнисе кайдан килүләре хакында бик ныклап аңлатып калдырган. Татар телен дә Әхмәткә нәнәсе өйрәткән.


Сөйләгәннәре буенча, аларның бабаларының бабасы Корманай авылында яшәгән. Хәлле генә булганнар — тегермән тотканнар. 1897-98 елларда Төркиягә чыгып киткәннәр, ягъни һиҗрәт кылганнар. Тик анда да аларны рәхәт тормыш көтмәгән: тау-далаларда мал тизәге җыеп мичкә ягып җылынганнар, ашарга пешергәннәр. Аптыраганнан кабат авылга кайтырга җыенганнар. Шул вакытта Һауза җирлеге җитәкчелеге аларны Төркиядә калырга күндергән. Таулы, урманлы, су чыганаклары булган төбәктән җир биргән. Һәм бездән мөһаҗирләр булып чыгып киткән кырыклап гаилә (араларында безгә якын Солтанморат, Исмәгыйль авылларыннан да булганнар) Һилмие дигән авылга нигез салганнар.


2006 елның башында Рамил Абдрахмановка Әхмәт Шаһиннан хат килгән иде. Әхмәт анда ерак баба­ларының Корманайдан булуы, нәнәсе сөйләгәннәрдән авыл белән нык кызыксынулары, тарихи ватаннарын сагынулары хакында язган. Картада авылны күрсәтеп, бабаларыбызның туган төяге шушымы, дип сораган. Җавап язарга безгә — Корманай урта мәктәбе укытучылары Рәмилә Әблиева (Газиева) белән Флүзә Клявлинага (Газиева) тапшырылды. Татарча язылган хатны компьютерда латин имласында 11нче сыйныф укучысы Алмаз Клявлин җыйды. Хат почта аша китте һәм май аенда җавап алдык. Шулай итеп, Төркия һәм Корманай урта мәктәбе арасында хатлар йөри башлады — инде Интернет аша. Кайчан да булса очрашырбыз дип уйламасак та, 2007 елның 17 декабрендә Әхмәт Шаһин авылыбызга кайтып төште. Ул чактагы очрашулар турында авылдашыбыз, журналист Фәрит Фаткуллин тәфсилләп язып та чыккан иде. (“Төркиядә Корманай авылын сагыналар”. “Кызыл таң”, 2008 ел, 17-18 апрель, “Тулпар”, 2018 ел, 6нчы сан). Бу вакыйга Авыргазы район гәзитендә дә яктыртылды.


Ул чакта чатлама салкын кыш уртасы булып, тирә-як ап-ак, бөтен нәрсә кар астында иде.
Ә хәзер! Кунаклар алдында бик матур күренеш. Әнә ул — тау башындагы Корманай ерактан ук күренә. Кайчандыр үзендә яшәгән кешеләрнең дәвамнары гасырлар буена да аны онытмыйча, күңелләрендә саклап, сагынып, ашкынып кайтканнарына сөенәме?! Әллә кайдан сәлам биреп утыра. Тирә-ягы тау-таш булса да, бөтен җирдә дә яшеллек. Мантай тавы битләвендә “Корманай 250” дигән язу әллә кайдан күренә. Ул 2007 елда авылның юбилеена эшләнгән иде.
Кичен кунакларны бормаланып аккан Авыргазы елгасы буйлары үзенә тартты. Бака тавышлары, тирә-ягын алсу нурларга күмеп офыкта баеп барган кояш, тузан туздырып көтү кайтканы, чыбыркы шартлавы, сарыклар бәэлдәве, сыерлар мөгрәве, ихаталарда ишетелгән казлар каңгылдавы, чиләкләр чыңлавы нинди хисләр уятты икән? Мәчет манарасыннан азан моңнары агыла башлады. Алар бихисап тавышлар белән бергә кушылып, бераз гына һава дулкыннарында тибрәлде дә бик еракка, галәм киңлекләренә юл алды.
Әйе, туган ягы һәркем өчен дә газиз. Киң күңелле, ачык йөзле, тыйнак кунакларыбыз 17 елдан соң тагын тарихи ватанында булуларына чиксез шат иде. Беренче кайтканда ук: “Күңелләребез сезгә берегеп калды, сезне таптык, инде югалтмабыз”, — дигәннәр иде бит.


Кунакларның авылыбызда үткәргән биш көненең һәрберсе бик күңелле булды. Корманай урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән очраштылар. Әхмәт Шаһин үзләре турында сөйләде, балаларга күчтәнәч итеп кәнфит өләште, халкыбызның күңел кичерешләрен белдереп, борынгыдан ук килгән моңлы җырларны башкарды.
Танышу авыл мәчетендә дәвам итте. Вәгазь тыңладылар, җомга намазы укыдылар. Ерак бабалары мәңгелек йокыга талган урында алар рухына Коръән укыдылар, дога кылдылар. Авылның табигать һәйкәлләре — Корманай мәгарәсенә, Фәсти ташына бардылар, Әпсәләм авылының төньягында борынгы карагайларны күрделәр, Нагадак авылының 300 еллыгына багышлап чыгарылган китапның исем туенда булдылар.
Ерактан кайткан кунакларның бездә очрашып-күрешеп йөрүләренең дүртенче көне Корбан гаетенә туры килде. Бу көнне авыл мәчете халык белән тулды. Авылдашлар хәер-сәдакаларын салды, Әхмәт белән Рәҗәп укыган Коръәнне, шулай ук вәгазь тыңладылар. Тәмле пылау барысына да җитте, килә алмаганнарга да өлеш чыкты. Чәйдән соң халык ашыкмыйча гына таралды. Икенче көнне авылдашлар да Коръән мәҗлесләре үткәрде. Әхмәт белән Рәҗәп һәр йортта көтеп алынган кунак булды. Бәйрәмнең өченче көнендә Дәүләкән районының безгә күрше генә булган Кадергол авылы мәчетенең имам-хатыйбы Нургали хәзрәт абыстае Фәнзия белән тирә-як авыллардагы барча кешеләрне дә корбан итеннән үзләре пешергән тәмле пылау белән сыйладылар. Бу зур табын Ягафәр ишан җирләнгән урынга якын төзелгән мәчеттә корылды. Уфадан дин галиме Гариф хәзрәт тә абыстае белән кайтты, өйлә намазында имам булды, вәгазь сөйләде.


Кунак көткәндә, гадәттә, әзерләнәсең. Каршылаганда күңелле дә бит, озатканда барыбер моңсу. Әхмәт белән Рәҗәп тәгаен генә атап бер кешегә дә түгел, ә авылга кайтканнар иде. Шулай да аларны Абдрахмановлар гаиләсе, аларның барлык туганнары, Газиевлар, Ишназаровлар, Алпаровлар, Хәмитовлар гаиләләре, Нургали хәзрәт абыстае белән бик нык кунак иттеләр. Изге гамәлләре үзләренә дә изгелекләр булып кайтсын.
Кунаклар бу мәкаләнең башында телгә алынган тагын ике авылда берәр генә көн булып килде. Солтанморатта өлкәннәр белән дә, яшьләр белән дә очраштылар, Галимҗан Ибраһимовның йорт-музеен карадылар. Хаҗия Фәрзәнә апа белән әңгәмә кызыклы үтте. Исмәгыйль авылында укучылар белән сөйләшү, авыл кешеләре белән аралашу җылы тәэссоратлар калдырды. Уфада ике көн булганнан соң (анда аралашкан дуслары бар), автобуста Казанга киттеләр, аннан самолетта Истанбулга очтылар. (Безгә кайтканчы да 4 көн Казанда булганнар).
Әхмәт Шаһин 25 ел дәүләт хезмәткәре — табигатьне саклаучы (эколог) булып эшләп, 49 яшендә пенсиягә чыккан. Гомумән, пенсиягә аларда да 60 һәм 65 яшьтән чыгалар икән. Хатыны — төрек милләтеннән, хуҗабикә. Уллары Әнәскә — 29, Сәлимгә — 25 яшь, кечесе әле өйләнмәгән. Аларның Һауза районында бер башкорт гаиләсе дә бар икән, Әхмәт алар белән дә аралашып торуын әйтте.
Анда да авыллар картая икән. Һилмие авылы кешеләре дә район үзәге Һаузага күченә. Таулы җирдә урнашканга, кышларын салкын, кар күп була. Һава торышы, яңгырлар бездәге кебегрәк.
Халык бик динле, гасырлар төпкеленнән үк аларда көчле иман. Әхмәт һәм Рәҗәп белән сөйләшкән һәркем аларның сөйкемле, сабыр, тыныч, күркәм холыклы икәнен күрде. Ә бит адәм баласын бары тик иман гына нурлы итә. Һаузада (безнең район үзәге Толбазы кебек авыл диделәр) 22 мәчет бар икән. Әхмәт тә биш вакыт намазын калдырмаган, әле күп вакытын мәчетләрдә үткәрә. Алар бай да, ярлы да түгел. Татарча иркен сөйләшә. “Әти-әни телен балалар онытмасын, әлеге буыннар да белсен, туган телдә аралашсын иде”, — дигән теләген белдерде ул мәктәптәге очрашу вакытында укучыларга. Башка телләрне белү һәркемнең үзе өчен кирәк, әлбәттә. Никадәр күбрәк тел белсәң, шулкадәр яхшырак. Тик үзебез дә, балаларыбыз да, оныкларыбыз да туган телебезне онытмасак иде. Әхмәтнең сөйләме генә түгел, ә татар теленең синоним-антоним сүзләрен дә яхшы белүе безгә тагын ныклап шул хакта искәртә кебек.


Рәҗәп тә татарча белә, ләкин барлык сүзләрне дә аңлап бетерми. Монда кайтыр алдыннан 3 ай буена тагын да тырышып-тырышып татарчаны өйрәнгән ул.
Әхмәт Һилмие авылының Интернет челтәрендәге рәсемен дә күрсәтте. Нәкъ үзебезнең Корманай инде! Бик матур җирдә яшеллек арасында утыра. “Бик күпләрнең Корманайны кайтып күрәсе килә! — диде Әхмәт авылдашларының теләген белдереп. Һәм безне үзләренә чакырды. — Килгән кешегә ишекләребез дә, күңелләребез дә һәрчак ачык, сезне дә кунакка көтәбез. Безгә дога кылыгыз!”
Әйе, бер күрешү, сөйләшү, бабалары туган изге җирләргә сәламнәрен ирештерү өчен ерак араларны якынайтып кайткан авылдашларыбызга без һәрчак изге теләк-догадабыз: йөргән, яшәгән җирләре имин, үзләре исән-сау, сәламәт, сәфәрләре уң булсын. Нинди максат белән кайтсалар, шуңа ирешсеннәр. Киләчәктә тагын да очрашырга насыйп булсын дигән теләктә калып, язмамны шигъри юллар белән тәмамлыйм.
Җирнең гүзәл почмагыннан
Урынын биргән Ходай.
Утырган Ак тау башында
Туган авылым Корманай.
Кунакларны каршы алды
Авылның изге җире.
Шунда ата-бабаларның
Түгелгән маңгай тире.
Ерак юлны якын итеп
Алар кайттылар безгә.
Өзелмәсен дуслык җебе —
Яшик һәрвакыт бергә.
Кунакларны күрергә дип
Җыелдык без дә тизрәк.
Бер күрешү — бер гомер ул,
Сагындык без биг(е)рәк.
Җанга рәхәт, күңел җырлый,
Әйтерсең көй уйный талгын.
Алда әле насыйп булсын
Очрашырга безгә тагын!

Флүзә Клявлина,
лаеклы ялдагы укытучы.
Авыргазы районы,
Корманай авылы.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: