+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
4 сентябрь , 13:45

Актив яшьләр бер мәйданга җыелды

Уфа шәһәренең "Торатау" конгресс- холл бинасында "Белем могҗизалары" татар мәдәнияте яшьләр форумы узды.

Актив яшьләр бер мәйданга җыелды
Актив яшьләр бер мәйданга җыелды

Башкортстан Республикасы Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты һәм Башкортстан татарлары конгрессы тарафыннан оештырылган чарада республикабызның 100 якын иң актив татар яшьләре катнашып, көнүзәк темаларга фикер алышты һәм проектлар төзү, грантлар язу буенча бик күп файдалы мәгълүмат һәм гамәли дәресләр алды.

Милли яшьләр оешмалары вәкилләренең уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру, шулай ук дини-әхлаки һәм патриотик тәрбия бирү, телебезне, мәдәниятебезне саклау максатын күз уңында тоткан чара бик үзенчәлекле форматта үтте. Танышу, аралашудан башланып китте ул. Республикабызның төрле почмакларыннан җыелган яшьләр бер-берсе белән якыннан танышсын өчен төрле хәлләрне күз уңында тоткан уен үткәрелде. “Туган Башкортстан” дип исемләнгән дискуссиядә Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито Сабиров, Башкортстан Республикасының Контроль-исәп палатасы аппараты җитәкчесе Марат Сабитов, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, музыкант, Башкортстанның атказанган артисты Заһир Зәйнетдинов чыгыш ясады һәм яшьләрнең сорауларына җавап бирде.
 
Республика Башлыгы Радий Хәбировның сәламләү сүзләрен җиткереп, Вито Фладисович әлеге чараның башлангычына да тукталып үтте. Агымдагы елның февраль аенда республика җитәкчесе Радий Хәбировның татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуы вакытында Айгөл Рамазанова Уфада яшьләр слеты үткәрү тәкъдимен җиткергән иде. Менә әлеге форум Радий Фәрит улының кушуы буенча һәм аның ярдәме белән оештырыла, дип билгеләде чыгыш ясаучы. Мондый очрашулар бик мөһим, чөнки Башкортстан - Русиянең иң яшь субъектларының берсе. Статистикага күз салсак, Башкортстанда бер миллионнан артык яшьләр яши. Бу күрсәткеч буенча без илебездә – 7нче, ә Идел буе федераль округында беренче урында торабыз.

Шул ук вакытта Башкортстан – күпмилләтле төбәк. Шуңа күрә Хөкүмәт җитәкчелеге анда яшәүче халыкларның телен, мәдәниятен саклау, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен барлык шартлар тудырырга тырыша.

Киләчәк – яшьләр кулында. Яшь белгечләрне республикабызга җәлеп итү юнәлешендә дә актив эш алып барыла. Билгеле булуынча, Евразия фәнни-мәгариф үзәге һәм аның чикләрендә вузара студентлар кампусы барлыкка килде. Мондый эре мәйданчыкның тәүгеләрдән булып нәкъ безнең төбәктә ачылуы да күп нәрсә турында сөйли. Шулай ук яшьләрнең ялын файдалы үткәрү өчен дә шартлар тудырыла: район һәм шәһәрләрдә яңа парклар, кинотеатрлар, уңайлы ихаталар, балалар мәйданчыклары, яшьләр йортлары барлыкка килә. Соңгы өч елда гына муниципаль берәмлекләрдә өч “Йәшлек House” ачылды, агымдагы елда шундый 5 учреждение файдалануга тапшырылачак. Гомумән, республикабызда яшьләргә бар яклап үсешергә мөмкинлекләр бик күп. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе үзенең чыгышында шуларга да тукталып үтте.

Башка спикерлар да уңыш серләре белән уртаклашты, яшьләргә киңәшләрен юллады һәм сорауларына җавап бирде. Әйе, кеше нинди һөнәр иясе булмасын, уңышларга ул бары тырышлык, хезмәткә бирелгәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Спикерларның һәрберсенең чыгышында бу фикер кызыл җеп булып сузылып үтте.

Форумның алдагы блогы хәвефсезлек темасында багышланды. Җыелучылар алдында эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, Җәмәгать хәвефсезлегенең ведомствоара советы вәкиләре чыгыш ясады.
Грант проектларын әзерләү, социаль челтәрләрдә эшләү, медиатрендаларга башгышланган осталык дәресләре, “Нейросетьләр – 2024 елның төп тренды” дигән интерактив лекция бик кызыклы һәм файдалы булды.
Активистларны бүләкләү – һәр чараның иң дулкынландыргыч мәлләренең берсе. Әлеге форум да милләт җанлы, телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү юнәлешендә актив эшләгән яшьләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Яшьләрне берләштерүгә юнәлтелгән мондый форумнарны үткәрү бик мөһим. Чөнки яшьләр таныша, аралаша, дуслык күперләре салына. Шул ук вакытта мондый чаралар тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы да булып тора. Әлеге татар мәдәнияте форумыннан да яшьләр үзләре өчен бик күп яңалык, бай мәгълүмат алып, яңа идеяләр, уй-ниятләр белән кабынып һәм аларны тормышка ашыруга рухланып таралышкандыр, дип ышанасы килә.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.


 

Актив яшьләр бер мәйданга җыелды
Актив яшьләр бер мәйданга җыелды
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: