Казанның профессиональ спортчысы Халыкара матурлык бәйгесендә җиңү яулады, анда ул Русия исеменнән чыгыш ясады.
Динара Сәләхова шулай ук «Иң яхшы милли костюм» номинациясендә бүләккә лаек булды.
Ярыш Болгариядә узды. Титул өчен төрле илләрдән, шул исәптән Италия, Германия, Португалия һәм Нидерландтан, 24-49 яшьлек 25 хатын-кыз көрәште.