Күпләр Раднэр Моратовны Үзбәкстанда туган дип уйлый. Аның турында еш кына "Джентльмены удачи"дан "теге үзбәк», диләр. Чынлыкта, ул үзбәк түгел, ә Ленинградта туган татар булган икән. Әтисе — Зиннәт Моратов, Ленинградта Политехника институтын тәмамлаган соң, ул КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре булган.
Раднэр Моратов 1928 елның 21 октябрендә дөньяга килгән. Аның исеме «рад новой эре» дигәнне аңлата. Малай үскәч, үзен "Радик" дип таныштыра башлый, беркайчан да тулы исемен кулланмый диярлек.
Радик Моратов кинода актив төшә, әмма аңа күбрәк эпизодик рольләр эләгә. Ул сиксән картинада төшкән, ләкин тамашачылар хәтерендә «Джентльмены удачи»да Василий Алибабаевич образында мәңгегә калган.
Раднэрның энесе Лир Моратов (1932-2018) — Русия Федерациясенең атказанган тренеры, шахмат буенча халыкара арбитр. Раднэр үзе дә яшь чагында шахмат белән җитди мавыккан, мастерлыкка кандидат булган.
Ике тапкыр өйләнгән, икенче хатыныннан Леонид исемле улы туган. Безнең Василий Алибабаевич ат чабышларында ставка кую белән мавыккан икән, күп вакытын ипподромда үткәргәнлектән, хатыны белән аерылышырга туры килгән.
Соңгы елларда актер хәерчелектә яши, үз фатирында идәндә гәзит җәеп йоклый. Альцгеймер авыруыннан җәфалана. Тамашачылар белән очрашуларда катнашса да, кинода төшми диярлек. Акрынлап исемнәрне, даталарны һәм иң гади сүзләрне оныта, ориентацияне югалта. Аның улы Леонид Моратов сүзләренчә, кайвакыт әтисен Мәскәү үзәгендәге Арбат урамында адашып йөргәндә таба торган булалар. Үләренә ике ай кала ул өйдән чыгып югала, милиция хезмәткәрләре аны Преображенск мәйданында хәтерсез хәлдә таба.
2004 елның 10 декабрендә төнлә 77нче яшендә инсульттан вафат була. Мәскәүнең Николо-Архангельск зиратына җирләнгән.