Форум Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы,
Башкортстан Республикасы "Азатлык" татар яшьләре берлеге,
Татарстан Республикасы Рәисенең Гражданлык җәмгыятен үстерү гранты ярдәмендә оештырыла.
Февральдә республика Башлыгы Радий Хәбиров татар җәмәгатьчелеге белән очрашуда Татар яшьләре көнен билгеләү идеясен хуплаган иде. Сентябрьдә моңа бәйле “Белем могҗизалары” форумы үтте. Ул республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты ярдәме белән оештырылды.
Чарада катнашкан яшьләр Башкортстанда үсеш өчен мөмкинлекләр, социаль проектлар төзү, медиа-киңлекләр нәтиҗәлелеге, нейрочелтәрләр куллану һәм башка заман алымнары турында аралашты. Ә бүген Татар яшьләре көне кысаларында “Милләт киләчәге” форумы уза һәм ул элекке “Азатлык” татар яшьләре берлеге эшен тергезү дә булып тора.
Форумга бөтен республикадан татар яшьләре килде. Чараның төп максаты – Башкортстанда яшьләр белән эшләүчеләрне таныштыру. Форумда мәртәбәле кунаклар арасында Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Заһир Хәкимов, Башкортстанның «Русия халыклары ассамблеясе» рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкручы Вито Сабиров, Контроль-хисап палатасы аппараты җитәкчесе Ринат Сабитов бар иде.
Форумның пленар утырышында Башкортстан һәм Татарстан яшьләр оешмалары җитәкчеләре, Башкортстанның татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Башкортстан һәм Татарстанның актив яшьләре, “Азатлык” татар яшьләре берлеге ветераннары белән очрашулар узды. Форумның пленар өлеше ахырында “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дарина Ергизова форумның мөрәҗәгатен укып ишеттерде һәм резолюция проекты кабул ителде.
Әлеге минутларда форум эшчәнлеге "түгәрәк өстәл"ләр артында дәвам итә. Анда “Нур” театры артистлары әзерләгән мәдәни программа да каралган. Әлеге форум турында тулырак “Кызыл таң” гәзите битләрендә укырга мөмкин булачак
Фото: Зөһрә Исламова архивыннан