“Әллүки” татар фольклор ансамбленең тарихы 1994 елның көзеннән языла башлый: октябрьнең чуак бер көнендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мәрфуга Әмирова тәкъдиме белән Дүртөйле шәһәренең Мәдәният сарае каршында “Әллүки” фольклор ансамбле оештырыла. Ансамбльнең беренче утырышы Бөек Ватан сугышы ветераны, 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган педагог Мәсрүрә апа Шәрифҗанова фатирында Мәрфуга Әмирова, Әгинә Булатова, Рәсимә Сәмигуллина, Светлана Васикова, Дәһинә Гәрәева катнашлыгында үтә. “Онытылмасын халкым моңнары” дигән девиз астында башлап җибәрә алар бу күркәм эшне. Ансамбльне бөек Габдулла Тукайның халык көенә салынган “Әллүки” җыры исеме белән атыйлар. Ансамбльне Әгинә Булатова 1994 елдан 2006 елга кадәр җитәкли. “Әллүки” районның мәдәни тормышында актив катнаша, концертлар белән тирә-як районнар тамашачысын да сөендерә. Әгинә апа олыгайгач, ансамбльне Русия, Башкортстан Язучылар, Журналистлар берлекләре әгъзасы, шагыйрә, дистәдән артык китаплар авторы, Наҗар Нәҗми исемендәге премия лауреаты, бар булмышы белән җыр-моңга мөкиббән Светлана Васикова җитәкли. Коллективка шәһәрнең төрле оешмаларында эшләүче җыр-моң сөючеләр җәлеп ителә. Күпләре, хаклы ялда булуларына карамастан, бүген дә ансамбльнең алыштыргысыз әгъзалары.
– Русиянең һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Сәкинә апа һәм Зөфәр абый Солтановларның “Әллүки” ансамбле әгъзалары сафына кушылулары рухыбызны күтәрде. Алар куйган спектакль күренешләрен әле булса сагынып искә алабыз, – дип уртаклашты ансамбль җитәкчесе Светлана Васикова. – Репертуарыбызда йөзгә якын халык җыры булса, шулай ук, билгеле шагыйрьләр һәм композиторлар Наҗар Нәҗми, Роберт Миңнуллин, Заһир Исмәгыйлов, Вил Казыйханов, Рим Хәсәнов, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Рамил Чурагол, Мөдәрис Морзаханов, Фәнир Галимов, Фәнис Рәхмәтуллин һәм башка билгеле иҗатчыларның җырларын да яратып башкарабыз.
“Әллүки” канаты астында чын талантлар иҗат итә. 35 ел музыка мәктәбендә укыткан, думбра, тальян һәм баянда уйнаучы музыкаль җитәкчебез Рәсимә Сәмигуллина, баянчыларыбыз Радик Хәйруллин, Рәис Сәхәветдинов, җырның барлык нечкәлекләрен тоеп, белеп, кирәкле тактны сайлап, тамашачыга җиткерә белә. Оста музыкантлар – дөнья бәясе ул. Ә безнең сафларда, сигезенче дистәсен ваклаган апалар белән беррәттән, мәктәп яшендәге үсмерләр дә бар. Мәсәлән, София Сәитова һәм Ландыш Гарифуллина музыка мәктәбенең скрипка һәм фортепиано сыйныфын “бишле” билгеләренә тәмамладылар. Кызлар бер репетицияне дә калдырмый. Аларның скрипка моңнары чыгышларыбызга һәрвакыт кабатланмас ямь өсти.
2017 ел безнең өчен тарихи ел булды. Без, “Әллүки”леләр, Уфа – Казан теплоходында сәфәр кылучыларны Дүртөйледә җыр белән каршы алдык. Кунаклар арасында Люция Вафина да бар иде. Ул Дүртөйле шәһәрендә “Ак калфак” бүлекчәсен ачарга тәкъдим итте. Озын-озакка сузмыйча, шәһәр китапханәсе хезмәткәрләре Алсу Әхмәтова һәм Ләлә Мөкминова белән берлектә “Ак калфак” бүлекчәсе ачылуын игълан иттек, ә “Әллүки”леләр барыбыз да Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әгъзалары булып киттек.
Юбилей – ул үткәннәргә әйләнеп карап, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар кору да. Ә ансамбльнең ирешкән уңышлары, яулаган биеклекләре горурланырлык. 30 ел дәвамында “Әллүки” халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, күркәм йолаларын, борынгы җыр-моңнарын тергезү, яшь буынга җиткерү юнәлешендә армый-талмый хезмәт сала. “Туй йоласы”, “Орчык бәйрәме”, “Кичке уен”, “Самавыр бәйрәме”, “Аулак өй”, “Каз өмәсе”, “Шифалы үлән чәйләре белән сыйланып кич утыру” һәм башка йолаларны сәхнәләштереп, тамашачы хозурына тәкъдим итте ул.
2020 елда Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы “Бабай утары” этномузеенда оештырылган “Җырлыйк әле” үзешчән фольклор ансамбльләренең төбәкара фестиваль-бәйгесендә “Әллүки” талантлары Гран-прига лаек булды. Аны ансамбльгә Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров тантаналы рәвештә үзе тапшырды. Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова исә ансамбль әгъзаларына милли күлмәкләр тектерү өчен сертификат бүләк итте. Ансамбль җитәкчесе белдерүенчә, Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов та “Әллүки”леләрнең иҗатын, эшчәнлеген һәрдаим хуплап, финанс ярдәме күрсәтү хәстәрен күрә.
“Әллүки” әгъзалары арасында кул эшләре осталары да бар. “Татарның чигүле сөлгесе” бәйгесендә Әнисә Хакова – II дәрәҗә диплом, “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә Флидә Янгирова II дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Ә Светлана Васиковага “Иң оста оештыручы” дигән мактаулы диплом тапшырылды. Люция Вафина сүзләренә Мидхәт Әбделмәнов көй язган “Ак калфак” җырын башкарып, ансамбль мәртәбәле бәйгедә II дәрәҗә диплом һәм акчалата премиягә лаек булды.
2021 елда Дүртөйледәге “Ак калфак” бүлекчәсе эшчәнлеге турында “ТНВ” каналы фильм төшерде. Аның бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Васикова, Башкортстанның “Хәзинә” хәйрия һәм мәдәни программалар үзәге иҗтимагый оешмасының идарә рәисе Ләлә Мөкминова, “Оста куллар” түгәрәге җитәкчесе Әнисә Хакова “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнде.
2023 елда Уфа шәһәрендә узган Фәнир Галимов җырларына багышланган бәйгедә “Әллүки” фольклор ансамбленә III дәрәҗә диплом һәм акчалата премия тапшырылды. “Яратам сине, тормыш” фестиваль бәйгесендә дә ансамбль әгъзалары бүләкле урыннар яулады.
“Әллүки” ансамбле талантлары районның мәдәни тормышында гына түгел, иҗтимагый вакыйгалар үзәгендә дә кайнап яши. Махсус хәрби операциядәге яугирләребез өчен маскировка челтәрләре үрү эшендә иң актив катнашучыларның исемнәрен атап үтү дә урынлы булыр. Менә алар: Рәзилә Солтанова, Гүзәл Әхиярова, Ләлә Мөкминова, Әнисә Хакова, Светлана Васикова, Зәвилә Шәрифуллина, Римма Тимербаева, Рәйсә Рәхимҗанова. Дүртөйле районы хакимияте башлыгының махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән эшләү буенча киңәшчесе Ришат Вәлиев бу гүзәл ханымнарга ватанпәрвәрлекләре өчен сәхнә түреннән ихлас рәхмәтен җиткерде, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Концерт бик күңелле узды. “Әллүки” фольклор ансамбле тамашачыларга үзенең иң моңлы, иң дәртле җырларын бүләк итте, “Шифалы үлән чәйләре белән сыйланып кич утыру” йоласын сәхнәләштерде.
Юбилярларны Дүртөйле район Советы секретаре Венера Фәйзиева, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсим Ямалтдинов, Башкортстан татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, Уфа шәһәре “Ак калфак” бүлекчәсе җитәкчесе Фәйрүзә Шәһәбетдинова ихлас тәбрикләде. “Венеция” шифаханәсе директоры Зөлфия Закарина ансамбльнең шифаханәнең мәдәни тормышын һәрдаим ямьләве, барлык диярлек чараларда да катнашуы өчен рәхмәт белдерде һәм иң актив әгъзаларына биредә ял итү өчен берничә көнлек юллама бүләк итте. Ут күршеләребез – Нефтекама шәһәреннән килгән “Ак калфак энҗеләре”, Дүртөйле районы Чишмә авылының “Ак чишмә”, Кәңгеш авылының “Агыйдел сылулары” фольклор ансамбльләре иҗади күчтәнәчләрен җиткерде.
– Безнең изге бурыч – бүгенгедәй борчулы дәвердә дә милли йөзебезне саклаган, күңелләрне юаткан, җиңүгә рухландырган татар җыр сәнгатен кадерләү һәм түкми-чәчми яшь буынга тапшыру, – диде юбилярлар, концертны йомгаклап. Ә тамашачы, аларның иҗатын ихлас сөюен, аңа хөрмәтен белдереп, “Әллүки”леләрне көчле алкышларга һәм чәчәк бәйләмнәренә күмде.
Автор фотосы.