+2 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Милләт
19 ноябрь , 18:40

Бу сабыйлар сынатмас!

Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йортында “Татар кызчыгы, татар малае” республика конкурсы узды

Бу сабыйлар сынатмас!
Бу сабыйлар сынатмас!
Берләштерүче бәйге

Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы тарафыннан бу бәйге икенче тапкыр республика дәрәҗәсендә зурлап үткәрелде. Әлеге чарада катнашу өчен республикабызның шәһәр һәм районнары балалар бакчаларыннан 15 заявка килеп, шулар арасыннан 9 катнашучы финалга чыкты һәм алар Ярми авыл мәдәният йортының матур итеп бизәлгән сәхнәсендә чыгыш ясады. Шуны да әйтергә кирәк, үз телендә сөйләшкән, үз милләтенең җыр-биюләрен башкарган, йолаларын яхшы белгән сабыйларны күзәтеп утырудан барысы да зур кинәнеч кичерде.
Әлеге чарага җыелучыларны Ярми авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев сәламләде һәм телебезне, мәдә­ниятебезне саклау, гаиләләрдә татулыкны ныгыту юнәлешендәге чараларның биредә еш үткәрелүенә, соңгы вакытта аларда әтиләрнең катнашуына зур сөенечен белдерде.
“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтмагый оешмасының Уфа, Туймазы, Бакалы, Стәрлебаш районнары бүлекчәләре җитәкчеләре, “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге активы, район Мәдәният сарае вәкилләре дә тамашадан канәгать калды һәм оештыручыларга рәх­мәтләрен җиткерде.
Русиядә игълан ителгән Гаилә елы чикләрендә оештырылган бу чара берничә буынны берләштерде. Сәхнәдә чыгыш ясаучы сабыйларга әти-әниләре, нәнәй-картәтиләре, шулай ук тәрбиячеләре дә ярдәм итте. Бу, бер яклап, өлкәннәрнең әлеге чараның мөһимлеген аңлап, аңа җитди каравын күрсәтсә, шул ук вакытта алар балаларның туган телен, гореф-гадәтләрен белеп үсүен тели һәм үзләре дә моның өчен зур тырышлык сала.
Финалга Бакалы, Дүртөйле, Стәрлебаш, Чишмә районнары балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре ныклы әзерлек белән килеп, үзләренең туган телләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүен һәм иҗади сәләтен күрсәтте. Әйе, әлегә кечкенә булуларына карамастан, балаларның әзерлегенә, осталыгына өлкәннәр хәйран калып, сокланып утырды. Шуны да әйтергә кирәк, узган елдан аермалы буларак, быел, чынлап та, тамаша залында әтиләр дә бик күп иде. Мондый чаралар, аңа әзерлек чикләрендә башкарылган уртак эшләр гаилә әгъзаларын тагын да берләштерә, өлкәннәр белән балалар арасындагы мөнәсә­бәтләрне ныгыта. Шул яктан да аның әһәмияте бәһалап бетергесез.

Гаилә белән

Кунакларны чишмәлеләр күркәм тамаша белән каршы алды. Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотсын өчен аларны әкият дөньясына алып керделәр — мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр “Бүләк кемгә?” дигән татар халык әкиятен сәхнәләштерде. Узган елда “Татар кызчыгы” исеменә лаек булган Җәннәт Бимәтованың чыгышы да катнашучыларны дәртләндереп җибәрде.
Бәйге сынаулары җитди уйланылган иде. Төп таләп – татар телендә сөйләшү. Балаларның туган телен нинди дәрәҗәдә белүе беренче биремне үтәгәндә үк ачык күренде. Стәрлебаштан килгән Низам Йосыпов барысын да таң калдырды – киләчәктә космонавт булырга хыялланучы малай бик актив булып үсеп килә, футбол уйный, татарча әкиятләр карарга ярата, кечкенә булуына карамастан, әти-әнисе, картәтисе белән нәнәйләренең дә ярдәмчесе ул. Ә ничек оста сөйли, ут чыгарып бии дә әле!
Аның апасы Мәдинә дә гаиләсе белән якыннан таныштыруны дәвам итте. Әниләре Сөмбел, әтиләре Рафаэль — һөнәрләре буенча хореографлар, бүген яшь гаилә эшкуарлык белән шөгыльләнә, икмәк пешерү йортлары бар. Нәнәй-картәтиләре дә оныкларын тәрбияләүдә зур ярдәм күрсәтә. Мәдинә нәнәйләреннән гөлләр үстерү, милли ризыклар пешерү серләренә өйрәнә. Шулай ук кызчык рәсем төшерергә, пластилиннан сыннар әвәләргә, җырларга һәм биергә ярата.
Бакалы районының Катай авылыннан килгән 6 яшьлек Әдилә Әхмәтованың чыгышыннан аның “Ромашка” балалар бакчасына йөрүен, җырларга, биергә, шигырь сөйләргә яратуын һәм әти-әнисенең, ике яклап та нәнәй-картәтиләренең игътибарына һәм сөюенә төренеп үсүче бәхетле сабый булуын белдек.
Милана Байбурина Чишмә бистәсеннән әнисе Сабина Хәниф кызы, әтисе Илдар Дамир улы, нәнәсе Эльвира Зәкәрия кызы белән килгән иде. Беренче сынауда бераз оялып торса да, сәхнәгә бик тиз ияләшеп китте ул. Кыз “Аленушка” балалар бакчасына йөри, шулай ук, җыр-бию түгәрәкләрендә шөгыльләнә.
Лилияна Галикәевага да 6 яшь, ул “Салават күпере” балалар бакчасына йөри. Аларның гаиләсендә ике бала тәрбияләнә, абыйсының үзенең яклаучысы һәм саклаучысы булын да әйтте Лилияна. Оныклар шулай ук нәнәй-картәтиләр тәрбиясендә телебезне, гореф-гадәтләребезне белеп, өйрәнеп үсә.
Әмир Вафин да – “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбияләнүчесе. Ярми авылында яшәүче Алина һәм Фаяз Вафиннар гаиләсендә ике бала тәрбияләнә, Әмиргә 6 яшь булса, аның энесе Кәримгә әле ике генә яшь икән. Ул бик матур итеп бии, башка малайлар кебек, актив уеннар уйнарга ярата.
Менә шулай һәрберсе үзләре, гаиләләре белән таныштырып үтте, яраткан шөгыльләре, мавыгулары турында сөйләде.
Иҗади бәйгегә кызлар һәм малайлар үзләренең тәрбиячеләре ярдәме белән ныклы әзерләнгән иде. Җырладылар да, биеделәр дә, оста итеп шигырьләр дә сөйләделәр.
Милли ризыкларны исә әниләре һәм нәнәйләре белән бергә пешергәннәр. Өчпочмак, чәк-чәк,
кыстыбый, вак бәлеш, пилмән, коймак – бу гаиләләрдә тансык азык түгел. Өлкәннәр белән бергә әзерләгәч, алар барлык нечкәлекләрен белеп тора һәм рецептлары белән дә уртаклаштылар.
Дүртенче биремдә иҗади сәләтләрен эшкә җигәргә туры килде – төрле төстәге фигуралардан татар паласын җыйдылар.
Ә бишенче бирем буенча татар халык йоласын күрсәтергә кирәк иде. Менә монда гаиләләрнең бердәмлеге аеруча нык сизелде. Бакалылылар “Сөмбелә” бәйрәмен тәкъдим итсә, Стәрлебаштан килгән гаилә кунакка йөрү йоласын күрсәтте. Ярмилеләр җыелышып, “Каз өмәсе” үткәрде, ә Чишмә бистәсендә яшәүчеләр җыелучыларны “Чишмә катыгы” бәйрәменә алып кереп китте.

Җиңүчеләр кемнәр?

“Татар кызчыгы, татар малае” зур бәйрәмгә әверелде. Ярышлар арасында Эмилия Байкова тамашачыларга дәртле биюләр бүләк итте, ә аның энесе Рузил Байков гармунда татар көйләрен сыздырды. Жюри әгъзалары киңәшләшкән арада мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова һәм мәдәният хезмәткәрләре балалар белән төрле уеннар уйнап, бу вакытны да бик күңелле үткәрделәр.
Балаларның чыгышларын Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина рәислегендәге мәртәбәле жюри бәһалады. Нәтиҗәдә, “Иң уңган кыз” номинациясендә – Чишмә поселогыннан Милана Байбурина, “Милли традицияләрдә тәр­бияләнүче малай” номинациясендә – Чишмә районының Ярми авылыннан Әмир Вафин, “Иң тырыш кыз” номинациясендә – Ярми авылыннан Лилияна Галикәева, “Иң кыю кыз” номинациясендә Бакалы районы Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова билгеләнде.
Ә инде Гран при ияләре икесе дә Стәрлебаштан. Бертуган Мәдинә һәм Низам Йосыповлар чын татар мохитендә тәрбияләнә. Үз телләрендә иркен сөйләшүләре белән барысын да таң калдырдылар, ә инде җыр-биюгә сәләтләре – әти-әнисеннән,
алар – профессиональ хореографлар. Барлык катнашучыларга да “Ак калфак” оешмасының дипломнары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чара татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын бергәләп башкару белән тәмамланды.
Гомумән, “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесендә катнашкан һәр сабый үзенә генә хас сәләте, иҗади осталыгы белән аерылып торды дияргә мөмкин. Шуңа күрә яшь артистларның һәрберсе мактауга лаек. Әйе, туган телендә барысы да иркен сөйләшми, ләкин алар моңа омтыла. Әнә бит татар җырларын һәм биюләрен ничек оста башкаралар! Бу да мактауга лаек. Туган телебезне өйрәнүгә, бай мәдәниятебез белән кызыксынуны арттыруга зур этәргеч бирүче мондый чаралар ешрак оештырылып торсын иде дип телисе килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.


Бу сабыйлар сынатмас!
Бу сабыйлар сынатмас!
Бу сабыйлар сынатмас!
Бу сабыйлар сынатмас!
Бу сабыйлар сынатмас!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: