Ростан Тавасиев, шулай ук, рәссам (рәсем сәнгате, скульптура һәм графика белән шөгыльләнә), ул Башкортстанда алган тәэссоратлары турында сөйләде.
"Минем картәтиемнең исемен хәтерләүләренә, аның монда мәдәниятне үстерүгә ярдәм итүенә бик шатмын. Бөтендөнья башкортлары корылтае тарафыннан гамәлгә куелган Сосланбәк Тавасиев исемендәге премия талантлы кешеләргә бирелә һәм аны тапшыруда катнашу минем өчен зур мәртәбә. Башкортстанда мин беренче тапкыр гына түгел инде, монда һәрвакыт теләп киләм, тагын киләчәкмен", - дип уртаклашты әңгәмәдәш.
Ростан Тавасиев картәтисе автор булган Салават Юлаев һәйкәлен реконструкцияләү турында уйлары белән уртаклашты.
"Бу мәсьәләдә ничек дөрес эшләргә икәнлеген белгән экспертларга ышанырга кирәк дип уйлыйм. Без бит табиб диагнозын шик астына куймыйбыз, дару эчәргәме-юкмы, дип уйламыйбыз. Мин бу мәсьәләдә профессионаллар фикеренә ышанам", - дип билгеләде Тавасиев.
Фото: башинформ