+10 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Милләт
18 декабрь 2024, 11:35

Элекке "Кызыл таң"чыга изге теләкләр!

Гаилә елы кысаларында бүгенге сүзебез матур, мәгънәле гомер юлы үткән шәхес, татар әдәбиятында чын галимлек сүзен әйткән, фольклор мәктәбен булдырган абруйлы галим, фольклорчы, Казан университеты профессоры Марсель Хәернас улы Бакиров гаиләсенә кагылышлы булыр.

Элекке "Кызыл таң"чыга изге теләкләр!
Элекке "Кызыл таң"чыга изге теләкләр!
1956 елда Казан университетын тәмамлагач, Марсель Бакировны Башкортстанның өлкә гәзите «Кызыл таң»га эшкә җибәрәләр. Шушы елларда ул үзенең шәхси тормышын да җайга сала: Туймазы кызы Кифаяга өйләнә. Бер-бер артлы кызлары Гөлназ, Гүзәл, аннары Казанга күченгәч, уллары Айдар туа.

Казанда Марсель абый баш-аягы белән фәнгә чума, халкыбызның борынгы «җәүһәрләрен» бик тирән тамырларына төшеп эзли, өйрәнә һәм бүген дә әле сафта!

Шунысын да әйтик: Марсель абыйның оныгы Руслан, язучы Аяз абый Гыйләҗевның оныгы Миләүшә белән башлы-күзле булганнар, чип-чиста татарча сөйләшүче оныкчыклар, зыялы бу ике нәселнең лаеклы дәвамчылары, бабаларының йөз аклыгы, куанычы булып үсәләр. Иң сөендергәне дә шул!

Марсель абый белән Кифая апа үзләре дә 65 елдан артык тигез гомер кичерәләр. Без аның гаиләсенә, балаларына, оныкларына булган искиткеч җылы мөнәсәбәтенә сокланып, иң изге теләкләребезне җиткерәбез, мең яшәгез дибез!

Фото: гаилә архивыннан.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: