Декабрь ае – узып баручы елга нәтиҗәләр ясау, киләчәккә планнар белән уртаклашу вакыты. Менә Башкортстан Республикасындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да, күркәм йола буенча республикабызның район-шәһәрләрендә уңышлы эшләп килүче дистәләгән бүлекчәләрнең җитәкчеләрен һәм актив әгъзаларын, берлекнең эшчәнлегенә даими ярдәм итүчеләрне, оештыручыларны бер мәйданга җыеп, йомгаклау җыелышын үткәрде.
Йомгаклау җыелышында тормышка ашырылган проектлар, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча фикер алышу узды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Шуңа бирегә иң актив эшләүче бүлекчәләр җитәкчеләре белән берлектә, иҗтимагый оешмага ярдәм күрсәткән мәртәбәле кунаклар да чакырылды. Җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов – “Ак калфак”ның тормышында иң актив катнашучыларның берсе. Ел саен “Бабай утары”нда “Җырлыйк әле!” фестивален уздыруга ярдәм итүдән тыш, уртак проектларны да бергәләп тормышка ашыралар. “Нил һәм К” медицина концерны җитәкчесе Нил Хәмитов һәм аның тормыш иптәше Миңлегөл Җәвит кызы да милли хәрәкәт эшчәнлегенә зур өлеш кертә. Чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәтүче шәхси эшкуар Алмаз Әминев исеменә дә ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Башкортстан татарлары конгрессы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә “Ак калфак” оешмасы. Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов һәм җәмәгать эшлеклесе Зәлия Ахунова чараларда актив катнашалар.
Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов бу иҗтимагый оешманың эшчәнлеге белән якыннан таныш булудан тыш, “Ак калфак” эмблемасының авторы да.
Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов – республикадагы барлык татар иҗтимагый оешмаларының үсешенә, телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Аның җырларын ак калфаклылар да яратып башкара. Чараны алып баручы Татарстанның атказанган артисты Айрат Халиковның репертуарында да алар лаеклы урын били.
Соңгы елларда “Ак калфак”лылар эшчәнлеккә яшьләрне дә ныклап җәлеп итә, тәҗрибәләре белән уртаклаша. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты студенты, Уфа шәһәрендәге “Татарча фатирник” яшьләр оешмасы җитәкчесе, “Нур” татар дәүләт театры хезмәткәре Алинә Сабитова да үзенең эшчәнлеген өлкәннәр тәҗрибәсенә таянып алып бара.
Тәүге сүзне оешманың җитәкчесе Люция Вафина алып, узып баручы елның чараларга, изге эшләргә, казанышларга бай булуын, һәм оешмаларның телебезне, мәдәниятебезне саклауда, шулай ук, бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә “Ак калфак”лыларның зур өлеш кертүен билгеләп, чиксез рәхмәтләрен җиткерде.
Ә бу изге эшне Башкортстанда Чишмә районының Ярми авылындагы Гөлфия Сәрвәрова җитәкчелегендәге бүлекчә тәүгеләрдән булып башлап җибәрде. Маскировка челтәрләре үрү, яугирләрне саклаучы төрле киемнәр тегү буенча биредә семинар оештырылып, аларның тәҗрибәсен өйрәнергә бөтен республикадан җыелдылар. Гөлфия Харрас кызы җитәкчелегендәге “Җидегән чишмә” татар фольклор коллективы, “Сәхнә йолдызлары” театр төркеме әгъзалары, шулай ук, авыл активистлары әле дә бу эшне актив алып бара. Шул ук вакытта телебезне, мәдәниятебезне үстерү юнәлешендәге чаралар да Ярми авылы мәдәният йортында даими үткәрелеп тора. “Ак калфак”ның иң эре проектларының берсе – “Татар кызы, татар малае” бәйгесе дә икенче ел рәттән шунда үткәрелде.
12 ел элек республикадагы татар хатын-кызлары хәрәкәтенә кушылган Бишбүләк районы бүлекчәсен Люция Вафина аерым билгеләп үтте. Моңа кадәр районда “Ак калфак”ның дүрт бүлекчәсе эшләп килә иде, әле күптән түгел Кыңгыр-Мәнәвез авылының гүзәл затлары да ак калфаклылар сафына кушылды. Һәр авылда үзенең татар фольклор ансамбле дә бар. Шуларның берсе – Лилия Мусаева җитәкчелегендәге “Ак калфак” ансамблен республикада гына түгел, аннан читтә дә яхшы беләләр. Алар Башкортстан данын төрле дәрәҗәдәге чараларда, фестивальләрдә лаеклы яклый һәм һәрвакыт җиңү яулый.
Салават шәһәрендәге бүлекчәнең дә бу хәрәкәткә кушылуына дистә елдан артык. Берничә ел элек җитәкчелек дилбегәсе Вәсилә Бәшировага тапшырылды. Вәсилә Муллагали кызы милләтебез киләчәге хакына зур җаваплылык тоеп эшләгән, яшәгән кешеләрне бергә туплый алган. Шул ук вакытта ире Айрат Ибрай улы да аңа бар яклап та ярдәм күрсәтә. Күпкырлы һәм нәтиҗәле эшләрен бәһалап, район хакимияте аларга аерым бүлмә биргән. Биредә алар йолаларны өйрәнә, балаларны җәлеп итеп, чараларга әзерләнә һәм шулай ук волонтерлар штабы буларак та биредә эш гөрли.
Бакалы районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә Шәйдуллина, үз районындагы бүлекчәгә уңышлы җитәкчелек итүдән тыш, Илеш районында да “Ак калфак”ның бүлекчәләрен ачуда ярдәм итте. Шулай ук гаиләсе һәм оешма әгъзалары белән берлектә чишмәләрне тергезү, татар халкының данлыклы шәхесләрен барлау, аларның истәлеген мәңгеләштерү җәһәтеннән изге эшләр башкара.
Туймазылылар зур делегация белән килгән иде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Равия Фәрхитова җитәкчелегендәге “Ак калфак” бүлекчәсе “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге белән балаларга милли тәрбия бирү буенча кулга-кул тотынышып эшли. Шулай ук иҗтимагый оешма әгъзалары, форсаттан файдаланып, бар яклап даими ярдәм күрсәтеп торучы Фәнир Галимовка рәхмәтләрен җиткерде. Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе Адунис Фазуллин, бу оешмаларның эчендә кайнаган һәм даими иганә ярдәме күрсәткән кеше буларак, бер генә чарадан да читтә калмый.
Нефтекама шәһәрендә Светлана Вәлиева җитәкчелегендәге бүлекчәнең эшчәнлеге, чынлап та, мактауга лаек. Алар балалар бакчаларында, мәктәпләрдә үсеп килүче буында телебезгә, гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга сөю тәрбияләү буенча байтак эшләр башкара. Шулай ук патриотик чаралар аларның эшчәнлегендә зур урын алып тора. Батырлык дәресләре, махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләрне, аларның әниләрен, гаилә әгъзаларын чакырып, төрле чаралар үткәрәләр, шулай ук аларга гуманитар ярдәм җыю һәм әзерләү белән шөгыльләнәләр. Әйткәндәй, оешманың актив әгъзасы – Миләүшә Җиһаншинаның улы да илебез азатлыгы өчен барган көрәштә катнаша. Ә Миләүшә ханым шифалы үләннәр җыю, чәйләр, паннолар әзерләү белән шөгыльләнә һәм үзенең тәҗрибәсен башкалар белән уртаклаша. Шулай ук үз бакчасында җитен чәчеп, ахирәтләре белән аны бергәләп эшкәртәләр, борынгы йолаларыбыз белән башкаларны да таныштыралар. Әлеге чарада ул үләннәрнең файдасы, аларны киптерү ысуллары буенча осталык дәресе тәкъдим итте.
Светлана Васикова җитәкчелегендәге – Дүртөйле һәм Галия Әхмәтшина җитәкчелегендәге – Бәләбәй, Зинфира Шәемова канаты астында эшләгән Илеш районнары бүлекчәләре, милли хәрәкәт үсешенә зур өлеш кертеп, изге эшләре белән күпләрнең хөрмәтен яулаган. Аларның әгъзалары – бар яклап та талантлы кешеләр. Күрәсең, шуңа да биредәге һәрбер чара зур әзерлек белән, югары дәрәҗәдә оештырыла һәм еш кына тәҗрибә мәйданчыгы булып тора. Люция Ябир кызы Чакмагыш районы бүлекчәсен дә мактап телгә алды. Милли хәрәкәттә алар бар күңелен биреп эшли.
Соңгы вакытта Стәрлебаш, Кыйгы, Салават районнарында да “Ак калфак” оешмасы бүлекчәләре ачылды. Алар да үзләре белән таныштырды, моңлы күчтәнәчләрен тапшырды.
Чыгышлар моңлы җырлар, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр, бүләкләү тантанасы белән үрелеп барды. Бу чара милләтпәрвәр хатын-кызларыбызның һәр эшкә оста, олы йөрәкле, киң күңелле талант ияләре тупланган тату гаиләгә оешуын күрсәтте.
Әлеге чара җыр-моңга, күңелле мизгелләргә, истәлекле хатирәләргә бай булды, башкарылган эшләр белән горурлану хисе тудырды һәм киләчәктә дә бердәм булып, милләтебез хакына яңадан-яңа проектларны тормышка ашыруга көч-дәрт өстәде. Республиканың төрле почмакларыннан, ерак юлны якын итеп, татар халык җырындагыча, бер күрешү өчен килгән кунаклар, яхшы кәеф, тагын да дәртләнеп эшләү өчен рух күтәренкелеге алып, киләчәктә дә шундый чараларның кабатланып торуына ышаныч белән таралышты.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.