БСТ каналында туры эфирда “Сәләм” тапшыруы бара. Студия кунагы ─– чибәр, сөйкемле кыз. Аның белән “Русиянең милли гүзәле” Бөтенрусия бәйгесендә “Русия гүзәле” титулына ия булган Гран-при иясе Ләйсән Мөхәрмәтова, Гафури районының Бурлы авылы кызы, дип таныштыргач, баштан: “Газиз белән Вәсимәнең кызы түгелме икән?” ─– дигән уй йөгереп үтте. Чыннан да, тырыш, тату, матур гаиләнең өлкән кызлары Ләйсән булып чыкты ул.
Һәр нәрсәнең нигезендә тату гаилә, матур тәрбия ята. Баланың киләчәге дә аның нинди мохиттә үсүенә карап билгеләнә, минемчә. Мәхәббәтле, тату, бер-берсенә ихтирамлы Мөхәрмәтовлар гаиләсендә тәртипле, акыллы, спорт сөюче, талантлы өч бала үскән. Аларның гаиләсен Бурлы һәм тирә-яктагы авылларда күпләр белә. Гаилә авылның һәм районның җәмәгать тормышында актив катнаша. Балалары да мәктәптә яхшы укый, район, республика дәрәҗәсендәге олимпиадаларда, конкурсларда катнаша, спорт белән дә актив шөгыльләнә. Күп вакыт аларны башкаларга үрнәк итеп куялар. Шундый гаиләдә үскән Ләйсәннең Русия дәрәҗәсендә зур уңышларга ирешүенә гаҗәпләнәсе дә түгел.
Бурлы урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаган кыз алга таба белем алу максатында Салават шәһәренең педагогия колледжына укырга керә һәм аны уңышлы тәмамлый. Югары белем алу теләге көчле булган кыз шул ук елны читтән торып БДУга укырга керә. Яшь белгечне районыбызның Карагай мәктәбенә эшкә җибәрәләр. Бер ел үткәч, ул башкалага күченә. Уфада эшкә урнаша, ике еллап эшли. Бервакыт Ләйсән радиодан белдерү ишетеп кала. Анда: “Ютэйр” авиакомпаниясе бортпроводниклар әзерләү өчен кастинг уздыра”, – диелә. Ләйсән, ике дә уйлап тормыйча, көчен сынап карарга була. Ул кастингка сеңлесе Илүсә белән бара. Ә кастинг үтәргә теләүчеләрнең күплеге... 1800 кешедән нибары 120сен генә сайлап алалар, бу юлы сеңлесе үтми.
Илүсә икенче елда да катнаша, һәм бу юлы аңа да уңыш елмая. Апалы-сеңелле стюардесса булып эшли башлыйлар, һава киңлекләрен иңлиләр. Авиакомпания җитәкчелеге кызларның тырышлыгын, тәвәккәллеген, намуслылыгын тиз күреп ала һәм аларны җаваплы, озайлы, хезмәт хакы югары булган очышларга тәгаенли. Аларның икесенә дә бизнес-класс пассажирларын хезмәтләндерүне ышанып тапшыралар. Күп тә үтми, икесен дә өлкән бортпроводник дәрәҗәсенә күтәрәләр һәм бригадир итеп куялар.
Һава киңлекләре Ләйсәнне булачак тормыш иптәше Айдар белән дә очраштыра. Ул да Ләйсән белән бер вакытта бортпроводник булырга кастинг үткән икән. Айдар белән Ләйсән дуслашып китәләр, аларның дуслыгы мәхәббәткә әйләнә, күпмедер вакыттан соң яшьләр матур гаилә корып җибәрә. Икесе дә республикабызның һава юлларында хезмәт итә. Бүгенге көндә алар берсеннән-берсе матур, талантлы өч бала үстерә.
Ике кызының, киявенең шундый һөнәрдә булуы әти-әнине борчый, әлбәттә. Әтиләре эчтән генә сызса, әниләре, балалары җирдән һавага күтәрелеп, кабат җиргә төшкәнче, бар белгән догаларын укый. Хәвеф-хәтәрдән әни догалары саклыйдыр да инде аларны. Авылларында кызларның шундый, безнең тирәдә сирәк очрый торган һөнәр сайлауларына гаҗәпләнәләр дә, сокланалар да. Берсе генә түгел, икесе дә бит әле. Инде Ләйсәннең гаиләсенә әйләнеп кайтсак, бер-бер артлы балалар тугач, аңа озак кына декрет ялында утырырга туры килә. Ләкин ул өйдә тик кенә утыра торганнардан түгел, үзлегеннән күп нәрсәләргә өйрәнә.
Көннәрдән бер көнне аның тормышында кискен борылыш ясала. Ире Айдарның авылдашы Зөһрә Ләйсәнгә Уфада үтәчәк “Леди совершенство России” конкурсында катнашырга тәкъдим итә. Ул Ләйсәннең активлыгын социаль челтәрләрдә күзәтеп барган икән. Үзенә хас ныкышмалылык һәм үҗәтлек белән конкурска әзерләнә башлый. Әйтүе генә җиңел: сәхнәдә үзең белән таныштырырга, талантыңны күрсәтергә, костюмнар да әзерләргә, подиумда йөрергә өйрәнергә һ. б.
Менә конкурс көне дә килеп җитә. Башлыча, Башкортстаннан һәм илебезнең берничә шәһәреннән килгән конкурсантлар катнаша бу бәйгедә. Тырышлыгы, максатчанлыгы бушка китми: ул бу мәртәбәле конкурста беренче урынны яулый. Жюри әгъзаларын үзенчәлекле чыгышы белән таң калдыра. Бу конкурс аңа яңа матурлык дөньясын ачып кына калмый, үз-үзенә ышанычын да арттыра.
Зур җиңү белән канатланып йөргән Ләйсәнне Мәскәүдә дөньякүләм танылган модельерлар Вячеслав Зайцев һәм Пьер Карден истәлегенә багышланган “World Russian Beauty” фестивалендә катнашырга чакыралар. Бу конкурс аның өчен зур сынау була. Европадан, илебезнең төрле почмакларыннан килгән 100гә якын конкурсант белән көч сынашу җиңелдән булмый. Кайбер шәһәрләрдән 6-7 конкурсант килгән. Алар үзара киңәшләшеп, бер-берсенә ярдәмләшеп чыгыш ясый, ә Ләйсән берүзе.
Көтелмәгән хәлләр дә сагалап тора Ләйсәнне анда. Сәхнәгә чыгар вакыты җиткәч кенә номерогының юклыгын абайлап ала. Ә номерсыз чыгыш жюри тарафыннан кабул ителми, аңа, метеор кебек, өстәге каттан номерогын алып төшәргә туры килә.
Конкурсантлар милли киемнәрдән дефиле ясарга тиеш була. Монда да шактый гына стресс кичерергә туры килә Ләйсәнгә, чөнки сәхнә артыннан чыгып килгәндә генә мехлы баш киеме нәрсәгәдер эләгеп төшеп кала. Югалып калмыйча, ничек үрелеп алганын да исләми ул, шулай итеп милли киемдә подиумнан лаеклы үтә. Ләйсән, юлында очраган каршылыкларны батырларча җиңеп, алга бара. Башка конкурсантлар аның тапкырлыгына, катлаулы ситуациядән оста чыга алуына hәм, гомумән, Башкортстанның данын, мәртәбәсен берүзе генә яклавына соклануын белдерә. Көч түгү бушка китми: Ләйсән – Гран-при иясе! Җиңүче таҗы киеп, зур сәхнәдә, абруйлы жюри, күпсанлы тамашачылар каршысында басып тору үзе бер горурлык түгелмени?!
Менә шундый мәртәбәле конкурстан соң аңа бернәрсә дә куркыныч түгел. “Иремә зур рәхмәт, балалар, дөнья аның карамагында калды бит, ул карап торды”, –─ ди Ләйсән. Әйтергә кирәк, Ләйсәннең ире Айдар да төшеп калганнардан түгел. 5 ел рәттән кышларын Африка континентында Конго, Сенегал, Көньяк и Төньяк Судан, Либерия илләрендә “Ютэйр” авиакомпаниясеннән БМОда эшли.
Бу конкурсларның соңгысы булмаган икән әле. Үтеп баручы елның ноябрендә Ләйсәнгә “Русиянең милли гүзәле” конкурсында катнашырга насыйп була. Бу юлы иптәше Айдар да Ләйсән белән Мәскәүгә бара.
Анда чыгыш ясау аңлата алмаслык тәэссоратлар калдыра. Ләйсән үзен әкият дөньясындагы кебек хис итә. Бу конкурста инде ул өйрәнчек түгел, ә үз-үзенә нык ышанган хатын-кыз булып катнаша. Ике көн барган конкурста өч төрле образ әзерләргә кирәк була: спорт костюмы, коктейль күлмәк, кичке матур күлмәк. Монда да үзеңне лаеклы күрсәтергә, подиумда йөрергә, үзенчәлекле чыгыш ясарга кирәк була. Чабаксар, Түбән Тагил, Красноярск, Энгельс, Калининград, Казан, Звенигород һәм башка шәһәрләрдән килгән 50дән артык конкурсант арасында жюри иң лаеклысы дип Ләйсәнне сайлый: конкурсның Гран-прие─ – Башкортстан гүзәлендә. Җиңүче таҗында басып тору, дулкынландыргыч хисләр, горурлык... Һәр конкурста Ләйсән жюри әгъзаларын үзенең нәзакәтлелеге, харизмасы, үзенчәлекле визиткасы, матур биюләре, зәвыклы костюмнары белән хәйран калдыра.
Чираттагы зур җиңү белән канатланып Уфага кайта. Хатын-кызның көндәлек мәшәкатьләре дә шактый бит. Балаларны да тәрбияләргә, йорт эшләрен дә башкарырга кирәк. Өлгер Ләйсән боларның барысына да җитешә. Төрле чараларга да йөри.
Кайберәүләрдә: “Бу конкурсларда катнашу аңа нәрсә бирә икән?” ─– дигән сорау туарга мөмкин. Алар аңа, иң беренче чиратта, сәләтеңне ачыклап, арытаба үстерү, эчке мөмкинлекләреңне гамәлгә ашыру, үзеңә ныграк ышану, танылу, үз-үзеңне бәяләү мөмкинлеге бирә. Үзенең үрнәгендә башка хатын-кызларда каршылыкларга бирешмәскә, тормышта үз урыныңны табарга, куелган максатка ирешергә, дөньяның матурлыгын күрә белергә мотивация бирә. Тормыштагы бер мизгел дә кабатланмый, һәр нәрсәнең үз вакыты булуын аңларга булыша. Киләчәктә үкенмәс өчен курыкмаска, үз-үзеңне сынап карарга, каршылыклар алдында югалып калмаска, максат куеп яшәргә кирәклеген төшендерә. Конкурстан соң Ләйсән өчен тагын бер сөенечле вакыйга була. “Мисс мира-2024” мода журналы аның турында язып чыга.
Ләйсән─ күпкырлы шәхес. Алар ире Айдар белән пар килгән, икесе дә талантлы, максатчан, алга карап яшиләр. Ул заман белән бергә атлый. Бүгенге көндә күпләрне “Аксесс барс” методикасы белән укыта, аның укучылары арасында Гафури төбәге кызлары да байтак. Ул атнага өч тапкыр актив спорт белән шөгыльләнә, “High Heels” биюләре түгәрәгенә йөри, социаль челтәрләрдә кызыклы блог алып бара.
Күптән түгел тагын бер тәкъдим ала ул. Ләйсән – күренекле якташыбыз Мәҗит Гафуринең якын туганы да. Уфадагы Мәҗит Гафури фонды җитәкчелеге аңа шушы фондның амбассадоры булырга тәкъдим итә. Районыбызның данлыклы улы, Башкортстанның беренче халык шагыйре исемен йөрткән фонд әгъзалары аңа шундый зур ышаныч белдергән икән, ул бу тәкъдимнән дә баш тарта алмый, билгеле, риза була. Бүгенге көндә анда актив эш башлаган да инде. Әлбәттә, ышанычларын аклар. Һичшиксез, зур уңышлар артында күпме көч, йокысыз төннәр, борчылулар, мәшәкатьләр... Райондашлары хаклы рәвештә булдыклы якташлары белән горурлана ала. Ә Ләйсәнгә исәнлек, гаилә иминлеге, балалар игелеге, тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез. “Планета гүзәле” таҗын да кияргә насыйп булсын аңа!
Зилә СӘЕТБАТТАЛОВА.
Гафури районы.