+4 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Милләт
11 гыйнвар , 17:05

Дәүләт думасы депутаты белән очрашу нәтиҗәле булды

Русия Дәүләт думасы депутаты Римма Үтәшеваның эш сәфәре вакытында «Татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Нефтекама бүлекчәсе белән очрашуы гаҗәеп җылы үтте.

Дәүләт думасы депутаты белән очрашу нәтиҗәле булды
Дәүләт думасы депутаты белән очрашу нәтиҗәле булды

Аралашу, фикер алышу, эшләнгән эшләрне барлау, киләчәккә планнар кору белән үрелеп барды очрашу.

Римма Әмир кызы озак еллар республикада "Татар милли-мәдәни автономиясе"н җитәкли, аның кул астында район һәм шәһәрләрдә иҗтимагый оешмалар уңышлы эшләп килә.

Нефтекамага килгәндә, биредә милли-мәдәни автономия 2010 елда төзелгән, аны, оешканнан алып, "Кызыл таң" республика гәзите хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова җитәкләде. Оешманың эше һәрчак нәтиҗәле булды, шәһәрдә төрле чаралар, фестивальләр үткәрелде, туган телне һәм милли мәдәниятне саклауга юнәлтелгән төрле проектлар тормышка ашырылды.

Эшләр төп биш юнәлештә алып барыла: туган телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, яшь буында патриотизм тәрбияләү, остазлык, экология. Болар турында Гөлнара Рәшит кызы кыскача отчет тотты.

Очрашуны йоннан киемнәр эшләү буенча оста Зинидә Фәйзуллина, үләннән паннолар эшләүче Миләүшә Җиһаншина, калфак чигү остасы Сабира Закирова бизәде.
Аеруча җылы булган музыкаль өлешне гармунчыларыбыз Ринат Янбаев, Рәүф Төхбәтуллин һәм матур җырлары белән һәр чараны ямьләүче "Чулпан" фольклор ансамбле (җитәкчесе Чулпан Гафурҗанова) бизәде. Аларның һәркайсына, шулай ук чараны оештыручы Гөлнара Гыйлемхановага рәхмәт. Бу очрашуның әле ямьле һәм мөһим дәвамы да көтелә, ә монысы - урындагы татар автономиясенең Дәүләт думасы депутаты белән аралашуы вакытында туган проект - турында сезгә соңрак бәян итәрбез.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: