Русиядә, дөньяда киң билгеле кешеләр арасында безнең милләттәшләребез бихисап. Алар күпчелек урысча аралашса да, үзләрендә татар каны агу белән горурланып яши. Әйдәгез, аларның берничәсе белән якыннанрак танышыйк.
Яучы-патриотка
Илнең төп димчесе Роза Сабитова еш кына “Лучше нет подарка, чем жена татарка” дип кабатларга ярата. Ул үз милләтенең патриоты булуын яшерми һәм бәлеш, кыстыбый, башка милли ашларыбызны искиткеч итеп әзерли белә.
Билгеле телевидение алып баручысы 1962 елның 10 февралендә Мәскәүдә татар гаиләсендә туа. Балачакта фигуралы шуу белән мавыга һәм соңрак спорт мастеры була. Урта мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү электрон машина төзелеше институтына укырга керә, аны 1985 елда “инженер-программист” белгечлеге буенча тәмамлый. 1995 елда үз танышу агентлыгын ача. Соңрак, 1996 елда “психолог” белгечлеге буенча социаль психология институтын тәмамлый.
2007 елда Роза Сабитова Беренче каналның “Давай поженимся!” популяр телевизион шоуында профессиональ яучы ролендә чыгыш ясый башлый. Бу тапшыру аны бөтен илгә таныта.
Дөньяга танылган теннисчы
Танылган теннисчы Марат Сафин язмышка ышануын һәм муенына Коръән символикасы төшерелгән чылбыр тагып йөрүен билгели. “Татар халкында мөмкин булган иң зур, әһәмиятле нәрсә – геннар. Алар үзләрен сиздерә, мин моны тоям”, – ди спортчы.
Русиянең атказанган спорт мастеры 1980 елның 27 гыйнварында Мәскәүдә туа. Теннис белән алты яшеннән әтисе җитәкләгән “Спартак – Ширяево поле” теннис базасында шөгыльләнә башлый. 13 яшькә кадәр әнисе аның тренеры була. 10 яшендә Ник Боллетьериның Теннис академиясенә укырга керергә тырышып карый, әмма сайлап алуны узмый. Дүрт елдан соң әнисе улын Валенсиядәге Панчо Альварин академиясенә урнаштыра. Анда Марат дүрт ел дәвамында Рафаэль Менсуа җитәкчелегендә укый. Профессиональ карьерасын 1997 елда башлый. Сентябрьдә Португалиядә беренче турнирны ота.
Кайбер казанышлары: ялгыз разрядта ике Зур шлем турниры җиңүчесе (АКШ ачык чемпионаты – 2000, Австралия ачык чемпионаты – 2005), Русиянең милли җыелма командасы составында ике тапкыр Дэвис Кубогы иясе (2002, 2006), Теннисчы профессионаллар ассоциациясенең 17 турниры җиңүчесе (шулардан 15е – ялгыз разрядта).
2009 елда Марат Сафин спорт карьерасын тәмамларга карар итә. Шул вакыттан ул күргәзмә турнирларында һәм ветераннар ярышларында еш чыгыш ясый башлый. Карьерасы тәмамланганнан соң 2011-17 елларда ике чакырылыш Дәүләт думасы депутаты була. Иҗтимагый берләшмәләр һәм дини оешмалар эшләре буенча комитет рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 2019 елда теннис буенча АКШ ачык чемпионаты финалында комментатор сыйфатында дебют ясады.
Кышкы төшкә гайшыйк иткән җырчы
“Мин татар кызы булуым белән горурланам, тамырларымны һәрвакыт хәтерлим. Татар телендә беренче җырны 2000 елда ук яздырдым”, – ди җырчы Алсу. Артистның “Туган тел” альбомы да бар, анда ул барлык композицияләрне туган телендә башкара.
Алсу 1983 елның 27 июнендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туа. Аның әтисе, Рәлиф Сафин – бизнесмен һәм сәясәтче. Әнисе, Разия Исхак кызы, һөнәре буенча архитектор.
Тугыз яшькә кадәр җырчы Төмән өлкәсенең Когалым шәһәрендә яши, анда биш яшеннән музыка мәктәбендә укый. 1992 елда Алсу гаиләсе белән Мәскәүгә күченеп килә, анда гадәти мәктәптә укый һәм музыка белән шөгыльләнүен дәвам итә. 1995 елда Сафиннар Лондонга күченеп китә, анда аларның кызы математика, бизнес һәм рәсем сәнгатен өйрәнү өчен MPW (Mander Portman Woodward) колледжына укырга керә. Аны тәмамлагач, Алсу ГИТИСта актерлык факультеты студенты була, Валентин Тепляков курсында укый.
Алсуның музыкаль карьерасы 1998 елда, артистка 15 яшь тулгач башлана. Аның беренче продюсеры Валерий Белоцерковский була (2002 елга кадәр), “Зимний сон” җырына дебют клибының сюжетын да ул уйлап тапкан. Алсуның беренче ике синглы – “Зимний сон” һәм “Иногда” – хитлар булдылар.
2000 елда җырчы Русиядән “Евровидение” бөтендөнья җыр бәйгесендә чыгыш ясады, анда “Solo” композициясе белән икенче урын алды.
2005 елда Алсу кинода дебют ясады, “Өрәкләр өчен тозак” Британия триллерында уйнады. Ләкин соңрак артист үзенә музыка якынрак икәнен аңлады.
Күп матур җырлар, дуэтлар башкарган, альбомнар яздырган, төрле проектларда катнашкан, илнең төп телеканалларында алып баручы булып эшләргә өлгергән Алсу бүген дә иҗат дәрте белән янып һәм тамашачыларын сөендереп яши.
КВН йолдызы
“Әнием – урыс, әтием татар, һәм ике гаилә барысына да ярарлык исемне озак сайлый алмаган”, – дип искә ала комик Тимур Бәдретдинов.
Булачак артист 1978 елның 11 февралендә Мәскәү өлкәсенең Подольск районы Вороново авылында туа. Әтисе – Таһир Хөсәен улы, инженер-кораб төзүче, әнисе – Наталья Евгеньевна, икътисадчы.
Улы туганнан соң Таһир Бәдретдиновны Калининград янындагы Балтийск шәһәренә җибәрәләр, булачак юмористның балачагы шунда үтә. Мәктәп елларында егет баянда уйный, йөзү белән мавыга, кул сугышы белән шөгыльләнә, фототүгәрәккә йөри.
Аттестат алгач, Тимур Санкт-Петербург дәүләт икътисад һәм финанс университетына хезмәт икътисады һәм персонал белән идарә итү факультетына укырга керә, аны 2000 елда тәмамлый һәм бер ел космик элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә. Анда ул Мәскәү хәрби округы буенча финалда җиңгән КВН командасын җыя.
Тимур Бәдретдинов 2005 елда “Comedy Club” резиденты булды. Шулай ук күп башка проектларда да катнашырга өлгерде: “Цирк со звёздами”, “Южное Бутово”, “Выжить вместе”, “Ледниковый период”, “Холостяк”, “Танцы со звёздами” һәм башкалар.
Иң матур комик!
“Квартет И” театрына нигез салучы Камил Ларин – татар. Бу фамилияне (беренче эләккән фамилия буларак) аның бабасы космополитизмга каршы көрәш елларында алган. Актерның Волгоградта калган туганнары бүгенге көнгә кадәр татарча аралаша һәм төп гореф-гадәтләрне үтәп яши. “Һәрвакыт Ураза бәйрәмен дә билгеләп үтәбез”, – дип өсти артист.
1966 елның 10 ноябрендә дөньяга килгән Камил Ларин мәктәптән соң Волгоград энергетика техникумында укый, техник-электрик һөнәренең 4нче разрядына ия була. Әмма иҗатка тартылу өстенлек ала, шуңа күрә ул Мәскәүгә китә һәм дәүләт театр сәнгате институтының эстрада факультетына укырга керә.
Югары уку йортында егет башлап килүче актерлар Александр Демидов, Леонид Барац, Ростислав Хаит, шулай ук режиссер Сергей Петрейков белән таныша, алар белән бергә “Квартет И” тар махсуслаштырылган комедия театры оештыра.
Кинода Камил Ларин 1993 елда “Ваши пальцы пахнут ладаном” фильмы эпизодында уйнап, дебют ясый. 2004 елда артист “Моя прекрасная няня” популяр юмористик сериалының бер эпизодында төшә.
Тамашачылар арасында чын популярлыкка актер “Квартет И” труппасы спектакльләрен экранлаштырганнан соң ирешә. 2007 елда ул “День выборов” комедия-фарсында Камил Ренатович исемле аппарат-студия комплексы технигы ролен башкара. Картина зур уңыш казана һәм елның иң яхшы комедиясе дип билгеләнә.
Актерның иҗади биографиясе белән җанатарлар кызыксына башлый. 2016 елда Камил Ларинның фильмографиясе тагын бер комедия-фарс белән тулылана. Уңыш эзләре буенча башка спектакльләр дә экранлаштырыла. “День радио” фильмында Камил Ларин шул ук герой образында чыгыш ясый.
Моннан тыш, милләттәшебез тагын күп фильмнарда, проектларда катнаша һәм бүген дә чибәрлеге, таланты, осталыгы, юмор хисе белән сокландыруын дәвам итә.
Ләйсән Якупова әзерләде.
Фотолар Интернет челтәреннән алынды.