Күп кенә төпкел авылларда мәдәни тормыш елга нибары бер-ике күңел ачу чарасы, бәйрәм яисә үзешчәннәр концерты белән чикләнсә, биредә авыл халкының рухи дөньясын фәһемле чаралар белән баетучы мәдәният йорты, “Ак инәйләр” оешмасы бик актив эшли. 2015 елда мәдәният йортында оештырылган “Хуҗабикәләр” кул эшләре түгәрәгенә ак инәйләр дә бик теләп йөри.
Махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләргә җылы оекбаш-бияләйләр бәйләп җибәрүгә дә алар беренчеләрдән булып тотынган. Күптән түгел мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Солдатларга оекбаш бәйлибез” акциясе оештырылган. Бу изге эштә уннан артык ак инәй катнашкан, ә битараф булмаган авыл халкы аларга оекбаш-бияләй бәйләү өчен йон, әзер йомгаклар алып килгән. Айсылу Сахаева, Наҗия Фәрхетдинова, Гөлирә Каюмова, Галия Фәйзраева, Галия Искәндәрова, Рәйлә Әхъямова, Рида Җиһангирова, Гөлчәчәк Сәярова кебек апалар бу изге эш өчен вакытын кызганмый, күңел җылысын биреп башкара.
“Үз кулларыбыз белән бәйләгән жылы оекбаш-бияләйләр ил сагында торучы егетләребезгә көч-дәрт өстәр, аяк-кулларын җылытыр. Махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларыбызның туган якларга исән-сау әйләнеп кайтуын телибез”, — ди бәйләм түгәрәгенә йөрүче ак инәйләр.
“Ак инәйләр мәчетебездә Гает бәйрәмнәре, Коръән ашлары уздырганда да ярдәм итә. Бәйрәм алдыннан иң элек өмәгә чыгалар, мәчетнең эчен, тышын чистарталар, тәмле ризыклар пешереп китерәләр, шулай матур итеп бәйрәмнәрне үткәрәбез. Узган елда сабантуй яланында махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә Корбан ашы уздырылды, бу бәйрәмнән дә “Ак инәйләр” оешмасы әгъзалары читтә калмады. Мәдәният йортында үткәрелгән “Каз өмәсе”, “Кич утыру”, “Орчык өмәсе” һәм башка фольклор бәйрәмнәрендә дә актив катнаша алар”, — ди Коргат авылындагы “Ак инәйләр” оешмасының җитәкчесе Альфера Галимҗанова.
Коргат авылында яшәүче апалар бакчаларында матур итеп чәчәкләр дә үстерә икән. Шуңа да мәдәният йортында оештырылган “Чәчәкләр бәйрәме” һәр елны ямьле һәм матур үтә. Менә шундый уңган, булдыклы, эшсөючән халкы булганга авыллар гөрләп тора!
Фото "Ак инәйләр" оешмасы архивыннан.