Ел саен 21 февральдә дөньяда Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Башкортстанда — Русиянең иң күпмилләтле төбәкләренең берсендә —истәлекле көнне бәйрәм итүгә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Бу хакта Башкортстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Бәйрәмгә багышланган төп чаралар программасында Радий Хәбировның милли һәм полилингваль мәктәп директорлары белән очрашуы, “Берләштерә торган тел. Җәмгыять тормышында туган телнең роле” темасына “түгәрәк өстәл” һәм “Русия — халыклар йорты" этнодиктанты. Республиканың мәгариф оешмаларында “Тел — халык тарихы” темасына сыйныф сәгатьләре һәм мәктәптә линейкалар узды.
Бүген Уфада «Китап» нәшриятында язучылар белән очрашу булачак. Шул ук көнне Дүртөйледә Наҗар Нәҗминең иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган «Халык шагыйре» республика әдәби-иҗат конкурсы да тәмамлана.
20-21 февральдә республиканың барлык тарихи-мәдәни үзәкләрендә фестивальләр, конкурслар һәм кичәләр уздырыла, ә социаль челтәрләрдә күпсанлы флешмоблар, шул исәптән Халыкара туган тел көненә республика флешмобы, шулай ук башкорт телен белү буенча конкурс уза.
Иртәгә Башкорт дәүләт курчак театрында “Урал-батыр эзләре буйлап” дип аталган интерактив квест узачак.
Фото: Динар Кәлимуллин