+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
7 март 2025, 13:40

“Уң кулы белән – бишек, сул кулы белән дөньяны тибрәтә”

Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы – республикада иң актив эшчәнлек алып баручыларның берсе

“Уң кулы белән – бишек, сул кулы белән дөньяны тибрәтә”
“Уң кулы белән – бишек, сул кулы белән дөньяны тибрәтә”

      “Һәр бөек эшнең артында хатын-кыз тора. Ул уң кулы белән – бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә”, – дигән сүзләр бүгенге көнгә бигрәк тә туры килә. Гүзәл зат­лар сөекле хатын, назлы әни булудан тыш, гаилә мәшәкатьләрен, тормыш йөген дә үз иңендә тарта, җәмгыятьнең төрле өлкәләрендә үзләрен акыллы белгечләр, яхшы хезмәткәрләр итеп таныта. Моңа өстәп хатын-кызлар иҗтимагый эшчәнлектә дә актив катнаша.

      Халкыбызның асыл кызы, төрки дөньясында беренче актриса, Татарстанда, Башкортстанда милли театр сәнгатенә нигез салучы, талантлы режиссер Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская исемен йөртүче оешмага нәфис сүзгә, җыр-моңга гашыйк шәхесләр тупланган, чөнки оешма әгъзаларының күпчелеге – иҗат кешеләре. Сәхибҗамаллылар арасында язучылар, шагыйрәләр, композиторлар, рәссамнәр, журналистлар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре бар. Оешма 2001 елның 24 маенда төзелеп, аның беренче рәисе күренекле җәмәгать эшлеклесе Гөлҗиһан Яһүдина була. 2013 елдан оешманы Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русиянең һәм Башкортстанның Журналистлар берлекләре әгъзасы, Вәзих Исхахов һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге премияләр лауреаты, нәширә, мөхәррир, җәмәгать эшлеклесе Динә Морзакаева җитәкли. 2018 елдан оешманың рәисе вазыйфасын мәгариф ветераны Флүсә Назаргулова биләде. Ә инде 2023 елдан бу вазыйфа миңа йөкләтелде.
      Оешма эшчәнлегенең төп максаты халкыбызның телен, күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, үзаңын үстерү, мәдәният, мәгариф, матбугатны куәтләү. Шуңа күрә дә үткәргән чаралар, башкарган эшләребез шушы юнәлештә алып барыла.
      Районнардагы бүлекчәләр эшчәнлеге дә игътибарга һәм ихтирамга лаек. Иң активлардан Борай, Бишбүләк, Бүздәк, Кушнаренко, Миякә, Чакмагыш, Чишмә районнары бүлекчәләрен атарга була.
      – Бүлекчәдә нинди генә проектлар тормышка ашырылмасын, нинди генә чаралар үткәрелмәсен, Борай район үзәк китапханәләр системасы, хатын-кызлар советының һәрдаим ярдәмен тоеп торабыз. Ел саен Туган телләр һәм Шигърият көннәрен, Тукайның туган көнен бер-берсен кабатламаган эчтәлекле чаралар белән билгеләү гадәткә керде. Нәфис сүз осталары бәйгеләрен үткәрү, туган як әдипләренең иҗатын пропагандалаучыларга аерым үзебезнең призларны тапшыру да матур традициягә әйләнде. “Өметле каләм”, “И мөкатдәс туган тел”, “Хатын-кыз – дөнья тоткасы, ул – таяну ноктасы” проектларыбыз иң уңышлылары дип әйтер идем. Бөтендөнья татар конгрессы, аның Башкортстандагы филиалы, үзебезнең “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлар республика оешмасы үткәргән мөһим чараларда да форсаты тигәндә бик теләп катнашырга тырышабыз. Максатыбыз, теләгебез халкыбызның  милли рухын, хатын-кызларның җәмгыятьтәге бәсен күтәрүгә  үзебезнең  өлешне кертү, – диде Борай районы бүлекчәсенең шәрәфле җитәкчесе Рафига Усманова.
      Оешмабызның Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Галия Арсланова әйтүенчә, алар районда узган һәр мәдәни чарада актив катнаша.
      – Безнең бүлекчә дә мәдәниятебезне, милли гореф-гадәтләрне саклау, аларны киләчәк буынга тапшыру максатында эшли. Чишмә районының брендлы чарасына әйләнгән “Катык бәйрәме”ндә ел да катнашабыз. Укучы балалар белән очрашулар, иҗади кичәләр үткәреп торабыз. Узган ел “Турахан” Евразия күчмә халыклар музееның амфитеатрында “Сәхибҗамал” оешмасы әгъзалары белән берлектә “Йөрәкләре ефәккә уралган” дигән әдәби-музыкаль чара үткәрдек. Ул көнне сәхнәдән иң изге һөнәрләрнең берсе булган укытучыга атап иң җылы, иң матур сүзләр яңгырады, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнде. Бүлекчәбез әгъзалары белән туган телебездә шигырьләр ятлыйбыз, җырлар өйрәнәбез һәм бик теләп концертларда катнаша-
быз, – диде Чишмә районы бүлекчәсе җитәкчесе Галия Арсланова.
      Оешмабызның ике вокал ансамбле булып, алар республикабызда үткәрелгән концертларда, чараларда актив катнаша. Дилә Булгакова сүзләренә Резида Сабитова иҗат иткән “Сәхибҗамал” гимны һәр чарабызның визит карточкасы булып торса, “Затлы Сәхибҗамаллар” ансамбле 2019 елда төзелеп, бик күп чараларда, концертларда катнаша. Ансамбльнең тынгысыз җитәкчесе шагыйрә, композитор Фәүзия Гайзаман тырышлыгы белән сәхнә костюмнары тегелде. Әлеге коллектив Башкортстаннан читтә дә чыгышлар ясый.
      – Ансамблебездә җыр-моң яратучы хатын-кызлар шөгыльләнә. Арабызда яшьләр булуы да сөендерә. Репертуарыбызда Әнгам Атнабаев сүзләренә Алик Локманов иҗат иткән “Туган жирем”, Фәүзия Гайзаман сүзләренә Роза Якупова иҗат иткән “Очрашулар көткәнбез – Сәхибжамал заты икән без”, Рәвидә Гәрәй сүзләренә Ризида Мөхәммәтҗанова көй язган “Төбәгем” һәм башка җырлар бар. Атнасына ике тапкыр репетицияләргә йөрергә тырышабыз. Вокал дәресләрен Башкортстанның халык артисты Раилә Азнакаева алып бара. Ансамблебез Уфа, Казан, Ульяновск, Екатеринбург, Санкт-Петербургта узган төрле чараларда катнашты, – диде Фәүзия Мөхәммәтдинова.
Алда әйтүемчә, оешманың әгъзалары арасында язучылар, шагыйрәләр дә бар. Шуңа күрә бер-бер артлы китап туйлары үткәрелүе гаҗәп түгел. Узган елда гына Дилә Булгакова, Рафига Усманова, Флүсә Назаргулова, Зөһрә Исламованың китаплары дөнья күреп, аларны тәкъдир итү кичәләре үткәрелде.
Оешмабыз илебездә барган вәзгыятьтән читтә кала алмый, билгеле. Ир-егетләребез ил чиген кан коеп яклаганда тылдагылар да җиңүгә үз өлешен кертә. Бу безнең ватанпәрвәрлегебезне күрсәтә. Без инде махсус хәрби операциядә катнашучыларга дистәләрчә пар оекбаш бәйләп җибәрдек, шулай ук өй токмачы кисү, шәмнәр эшләү, маскировка челтәрләре үрү кебек эшләр башкарабыз. Укучылар һәм өлкәннәр белән солдатларга хатлар язабыз, СВОда катнашучыларны чакырып, “Батырлык сәгате” кебек патриотик чаралар, очрашулар үткәрәбез. Ә инде оешманың якын дусты, Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов СВОдан кыска вакытлы ялга кайтканда аның белән очрашу үзе бер зур вакыйгага әйләнә. Оешмабызның җырчы-сандугачлары Резидә Сабитова, Гөлфия Шәвәлиева – сольный концерт оештырса, Флера Шәрипова, Резидә Шәрәфетдинова һәм башкалар хәйрия концертларында катнашып, кергән керемне махсус хәрби операциягә ярдәмгә җибәрделәр.
      Дим бистәсендәге “Асылъяр” кул эшләре түгәрәге әгъзаларын Уфа шәһәрендә һәм республикада үткәрелгән чараларга бик теләп чакыралар. Аларның күз явын алырдай кул эшләрендә халкыбызның гореф-гадәтләре, тарихы чагыла. Түгәрәк җитәкчесе оста куллы Римма Әминева башлангычы белән СВО сугышчыларына җылы оекбашлар, бияләйләр һәм башка кирәк-ярак, тәмле ризыклар да хәстәрләнеп җибәрелеп тора.
      Халкыбызда бердәмлектә – көч дигән әйтем бар. Туган телебез саклансын, мәдәниятебез киләчәктә дә үсештә булсын өчен бердәм булырга кирәк. Башкортстан халыкларының Дуслык йорты, “Ихлас” мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы филиалы үткәргән чараларда теләп катнашабыз. “Ихлас” мәчете белән уртак проектларыбыз бар. Февраль аенда игълан ителгән “Мөнәҗәт конкурсы” – шундыйларның берсе. Бәйгегә заявкалар 15 мартка кадәр кабул ителеп, Ураза гаетендә тантаналы чара узачак.
Халкы өчен җан аткан, аның киләчәген хәстәрләгән, күңеле, йөрәге кушуы буенча эшләгән хатын-кызларга мин сокланам. Хатын-кызның язмышы ил, милләт язмышы белән тәңгәл килеп бара. Чыннан да, хатын-кыз бәхетле булган дәүләт үсештә була. Хатын-кыз ирекле булган җәмгыять алга китә. Ә бүгенге хатын-кыз көчле дә – ул уң кулы белән – бишек, сул кулы белән бөтен дөньяны тибрәтә, кирәк икән – кулына корал алып, Туган иле сагына баса. Дөньяда яшәүче гүзәл затларны берләштерүче уртак теләк – Җир шарында тынычлык булсын! Бары тик ил күге аяз булганда гына һәркайсыбызның күңеле тыныч, эшләгән эшләребез гөрләп бара.

Зөһрә ИСЛАМОВА,
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы рәисе.

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас