Сара Шакулова 1887 елның 3 июлендә Рязань губернасының Касыйм шәһәрендә мактаулы граждан, тире эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче Касыймхан Шакулов гаиләсендә туган. Шакуловлар ─ заманына күрә ярыйсы ук зыялы, укымышлы гаилә була. Нәселләре – Касыйм-Ханкирмәннең борынгы руханилары.
Шакуловлар гаиләсендә дөньяга җәдитчелек карашы булган. Алар дини йолаларны, гореф-гадәтләрне катгый тоту белән бергә, чит телләрне, музыка, Европа мәдәниятен дә өйрәнгәннәр. Гаиләдә, Сарадан тыш, тагын 4 бала – кызлары Ләйлә, Әминә һәм уллары Әхмәт һәм Мостафа үсә. Балаларны тәрбияләүгә әниләре Фатыйма күп көч сала, ул үзе дә бик яхшы белем алган, берничә тел белгән. Фатыйма Әйнетдин кызы балаларына да төпле белем бирергә тырышкан. Шакуловларның кече кызы Әминә Ходжаева әниләренең: “Хатын-кыз белем алырга һәм үзен матди яктан тәэмин итәргә, гаиләгә бәйле булмаска һәм үз гамәлләрендә мөстәкыйль булырга тиеш”, ─ дигән сүзләрен искә төшерә.
Фатыйма туташ ул вакытта абыйсы Якуб Акчурин (әнисенең абыйсы) ярдәмендә яхшы белем ала. Ул сеңлесен һәм Фатыйманы укыту һәм тәрбияләү өчен гувернантка итеп беренче Бестужев курсларын тәмамлаган ханымны чакыра. Кызлар хатын-кызлар гимназияләре программасы, шулай ук музыка һәм телләр буенча белем ала. Ләкин иртә кияүгә чыккан Фатыйма бар ниятләгәннәрен дә тормышка ашыра алмый һәм кызларын бу рухта тәрбияләү өчен бөтен көчен сала. Аеруча аңа олы кызы Сара якын була, ул аны яратучы әни генә түгел, ә өлкән дусты, остазы һәм фикердәше дә була.
Җиде яшендә Сараны Касыймнан 10 чакрым ераклыктагы авылга җәдит мәктәбенә бирәләр, анда ул өч ел дәвамында няня карамагында татар телен һәм мөселман тәгълиматы нигезләрен өйрәнә. 1897-1905 елларда ул Касыйм шәһәрендәге урыс хатын-кызлар гимназиясендә укый, анда беренче укучы кыз була. Математика, тарих, урыс әдәбияты аңа бигрәк тә җиңел бирелә. Сара математика белән бик яшьли кызыксына башлый, үзе уйлап чыгарган әллә нинди ысуллар белән мәсьәләләр чишә. Аннары ул Санкт-Петербургта танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе
Петр Лесгафт ачкан тәрбиячеләр һәм физкультура белеме бирүче җитәкчеләр курсларына укырга керә.
1909 елда Сара Касыйм кызы Парижга китә һәм Сорбонна университетының математика факультетына укырга керә. Сара апасына хатында болай дип яза: “...Мин хәзер бөтенләй китап укый алмыйм. Укуы шулкадәр авыр, бернәрсәгә дә вакыт калмый. Югары уку йортында укуның никадәр авыр икәнен белсәң иде!” Укуда ирешкән уңышлары турында аның аерым белгечлекләр буенча югары белем алуы турында өч таныклыгы һәм механика профессоры гыйльми дәрәҗәсе бирелү турында дипломы сөйли.
1913 елның язында Сара Шакулова туган ягына кайта. Чит илдә алган белемнәрен һәм исемнәрен раслау өчен ул Мәскәү университетының төрле математика дисциплиналары буенча комиссиясендә 8 ярымкурс имтиханы һәм 7 имтихан тапшыра.
1914 елның маенда Сара Шакулова югары белем турында тагын бер документка – Мәскәү университетын тәмамлау турында II дәрәҗә дипломга лаек була. Бу вакыйга уңаеннан аның бер дусты, француз журналисты, әдәбиятчы һәм музыка тәнкыйтьчесе, парижлы Пьер Дальгейм кызга Мәскәү университетын тәмамлаучының күкрәк билгесен бүләк итә, ул атаклы Фаберже фирмасында аның махсус заказы буенча алтыннан, зәңгәр һәм ак эмальдән эшләнгән.
Дипломны алу исә тагын бер елга сузыла: аны Шакуловага 1915 елның июлендә генә тапшыралар. Әмма Русиядә югары белем алгач та, Сарага укыту өлкәсендәге белемнәрен куллану өчен мәгариф учреждениеләренең ишекләре ачылмый. Русия империясе кануннары буенча ул хатын-кыз (фән ─ ир-ат эше, дип саналган) һәм мөселман буларак (христиан булмаган дин тотучылар, аларның күпме генә дипломнары булмасын, дәүләт урта һәм югары уку йортларында яшьләрне укыту һәм тәрбияләү белән шөгыльләнә алмаган), гыйльми вазыйфалар башкара алмаган.
Мәскәү һәм Санкт-Петербургта озак эш эзләгәннән соң, өметсезлек чигендә, Сара Касыйм кызы өенә кайта. Монда ул, ниһаять, Рязань губернасының Зарай реаль училищесына штаттан тыш математика укытучысы булып урнаша, анда ул 1916 елга кадәр эшли. 1916 елның җәендә кыз Казанга туганнарына кунакка, бер уңайдан эш эзләп килә. Ул Казан сәнгать мәктәбенә геометрия һәм сызым укытучысы булып урнаша. 1916 елның көзеннән Сара Шакулова шулай ук Ф. А. Аитованың беренче татар хатын-кызлар гимназиясендә һәм Ләбибә Хөсәенованың хатын-кызлар мәктәбендә геометрия укыта.
1917 елның 12 гыйнварында ул Мәгариф министрлыгыннан урта уку йортының математика укытучысы исеменә таныклык ала (Казанда укытуга алганда халык училищелары директоры Шакулованың университет дипломнары белән канәгатьләнми). 1917-19 елларда Сара Касыйм кызы әлеге мәктәпләрдә генә түгел, Казан шәһәренең “Эккерт” хатын-кызлар коммерция училищесында да укытуын дәвам итә. 1919-23 елларда ул Башкортстан мәгариф халык комиссарының урынбасары һәм коллегия әгъзасы, Башкорт АССРның һөнәрчелек-техник белем бирү баш идарәсе мөдире булып эшли. Аның турыдан-туры һәм актив катнашлыгында авыл хуҗалыгы һәм педагогика техникумнары, татар һәм башкорт гомуми белем бирү мәктәпләре ачыла, ул наданлыкны бетерүдә актив катнаша.
1923 елның апрелендә Сара Шакулованы Мәскәүгә чакыртып алалар. Монда ул РСФСР мәгариф халык комиссариатында милли мәктәпләр инспекторы булып эшли. Ул Асадуллаев йортын — Мәскәү Татар мәдәнияте үзәген бөлгенлектән һәм ябылудан коткара, анда Нариман Нариманов исемендәге 7 еллык Татар дәүләт урта мәктәбен оештыра. 1925 елда аны Мәскәүдә ачылган беренче татар урта мәктәбенең (Асадуллаев йортында) директоры итеп билгелиләр. Бу елларда анда булачак танылган татар язучысы Габдрахман Әпсәләмов укый. Шул ук чорда “төп эштән аерылмыйча” ул татар мәктәпләре өчен математика дәреслекләре, үсмерләрне тәрбияләү буенча берничә хезмәт яза.
Сара Шакулованың 1930нчы еллардан соңгы эшчәнлеге Мәскәү шәһәрендәге югары техник уку йортлары белән бәйләнгән, ул математика кафедраларында эшли, шуннан пенсиягә чыга.
Франциядә укыган еллары, чыгышы белән сәүдәгәрләр катламыннан булуы –─ барысы да аңа каршы эшли, әмма аны 1950нче еллар репрессияләре читләтеп уза. 1960нчы еллар башына кадәр ул Мәскәүнең берничә техник югары уку йортында теоретик механика һәм сызым геометриясе укыта. Сара Касыйм кызы 75 яшькә кадәр эшли, шул ук вакытта ачык зиһенен һәм кызыксынуларын саклап кала.
Сара ханым 1964 елда Мәскәүдә вафат булган, Данилов мөселман зиратында җирләнгән.