+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
4 апрель 2025, 08:40

Рухи мирасыбыз яңартыла!

Уфада республика мөнәҗәт башкаручылар конкурсының йомгаклау өлеше узды

Рухи мирасыбыз яңартыла!
Рухи мирасыбыз яңартыла!



              Соңгы елларда туганнар, дуслар җыелган табыннарда, дини чараларда мөнәҗәт әйтүне еш күрергә мөмкин. Дөресрәге, әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәт яңартыла. Нәрсә соң ул мөнәҗәт? “Мөнәҗәт – илаһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог. Мөнәҗәтнең асылында үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ярлыкауны ялварып сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша”, – дип язылган Интернет чыганакларындагы аңлатмада.

           Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы эшчәнлегенең нигезендә миллилек һәм динилек ята. Шуңа күрә дә халык авыз иҗатына һәм татар халкының рухи мирасын саклауга багышланган әлеге конкурсны үткәрүгә алынуыбыз бер дә гаҗәп түгел. Шулай ук, моңа кадәр дә Уфаның Киров районында урнашкан “Ихлас” мәчете белән уртак проектларыбыз булуын искә алсак, әлеге бәйге ике оешманың уртак тырышлыгы белән үткәрелүе уңышлы башлангычларыбызның дәвамы булып тора.
           Мөнәҗәт бәйгесе ике турда узды. Февраль башында игълан ителеп, 15 мартка кадәр гаризалар кабул ителде. Бәйгенең беренче онлайн-турына Баш­кортстанның Аскын, Борай, Бүздәк, Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Туймазы, Чишмә, Шаран, Архангель, Мәләвез районнарыннан, Уфа, Нефтекама, Дүртөйле, Бөре шәһәрләреннән гаризалар һәм видеоязмалар кабул ителде. Конкурс ике номинациядә узып, 48 катнашучыдан гариза кабул ителде. Икенче турда өлкәннәр арасында – 22 кеше, 7 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар арасында 3 кеше катнашу хокукына ия булды.
          Бәйгене мәртәбәле жюри бәяләде: рәисе – Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры Идрис Газиев, рәис­тәше – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор, хормейстер Афәрим Акчурин. Жюри әгъзалары – “Нур” театры актрисасы, Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Башкортстанда Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәү­ләтшин, “Ихлас” мәчете Мәҗлесе рәисе Мөхәммәт Галләм кат­нашучыларның чыгышын бәя­ләде.
          Ә инде конкурсның йомгаклау өлешендә мөнәҗәтчеләрнең һәр чыгышы үзенчәлекле булуы белән аерылып торды һәм текстларда охшашлыклар булмады диярлек. Әлбәттә, бер үк авторның текстын берничә кеше сайлаган очрак булды, ни дисәң дә, конкурслар өчен бу – гадәти хәл.
         Жюри һәр чыгышны игътибар белән тыңлады. Ә инде алар нәтиҗәләр ясаганда тамашачыларны үзенең моңлы тавышы белән “Нур” театры артисты Рус­лан Хисаметдинов сөендерде. Җиңүчеләрне бүләкләү алдыннан Афәрим Акчурин, Гөлназ Мөхәм­мәдиева, Вилдан Мисбахов һәм Руслан Хисамет­диновның квартет чыгышы ямь өстенә ямь булды.
Жюри эше һәрвакыт җавап­лы һәм четерекле булуга карамастан, һәр бәйгенең җиңүчесен билгеләү фарыз. Ә инде мөнәҗәт кон­курсының Гран-прие Роза Якуповага бирелде. Роза Әхмәт кызы Башкортстанда һәм күрше Татарстанда үзешчән композитор һәм автор-башкаручы булып танылган. Шулай ук, аның моңлы тавышы белән мөнәҗәт­ләр әйтүен дә бик күпләр яратып тыңлый. Әлеге конкурста җиңүе белән Роза Әхмәт кызын чын күңелдән котлап, килә­чәктә дә иҗади уңышлар телибез.
          Беренче урын Илеш районыннан Рәсидә Мостафинага, икенче урын Лилия Вахитова (Уфа) белән Фәридә Ямалетдиновага (Борай районы) бирелде. Ә инде өченче урынга Резида Шәрә­фетдинова (Уфа), Светлана Вәлиева (Нефтекама), Глүзә Вәлиева (Уфа) лаек булдылар.
        Балалар арасында беренче урынны Уфа кызы Ясминә Мө­хәммәдиева яулады. Туймазы районыннан Миләүшә Сөнәгатул­лина – икенче, Самина Мисбаховага (Уфа) өченче урыннар бирелде.

        – Республикабызда шушындый конкурс узуына мин бик шат. Катнашу­чыларның географиясе киң булуы да куандырды. Бүген чыгыш ясаучылар әнисе, әбисеннән өйрәнгән, үзе иҗат иткән, я булмаса башка автор язган мөнә­җәтләрне әйтте. Аларның һәр­кайсы күңел­лә­ребезне сафландырды, баетты, фәһем бирде, дөньяга ни өчен килгәнлегебез хакында уйланырга мәҗбүр итте.
          Һәр катнашучының чыгышы үзенчәлекле булды, сокланып карадым. Һәркайсыгыз миллә­тебезнең гореф-гадәт­ләрен саклауда, киләчәк буынга тапшыруда, дин юлыннан баруда зур эш башкарасыз. Мин тагын шуны да әйтер идем: балаларыгыз, оныкларыгызга да мөнәҗәт­ләр өйрәтегез, алар да белеп үссен. Илебез күге тыныч, бу конкурс дәвамлы булып, килә­чәктә дә очрашырга язсын! – диде үз чыгышында жюри рәисе Идрис Мөдәрис улы.
          Һәр катнашучыга һәм җиңү­челәргә дипломнар, бүләк­ләр тапшырылды. Бәйрәмне үткәрүдә Башкортстанның халык артисты, оешмабызның якын дусты, бүген Ватаныбыз сагында хезмәттә торучы Радик Динәхмәтовның матди ярдәме файдаланылды. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрес­сының Башкортстандагы вәкил­леге дә чараны үткәрүдә зур ярдәм күрсәтте.
Республика мөнәҗәт конкурсы, Ураза гаетенең матур бер кү­ре­нешенә әверелеп, күңел­ләр­гә тагын да иман нуры таратты.

Зөһрә ИСЛАМОВА,
Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы рәисе.

 

Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас