Бөтендөнья татар конгрессыннан хәбәр итүләренчә, Дубайның Сафа Парк мәйданчыгында өченче тапкыр зурлап Сабан туе узган. Анда Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче милләттәшләр, туристлар килгән.
Бәйрәмдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашкан.
– Быелгы Сабантуй анда катнашкан һәркем өчен истәлекле вакыйга булыр, бик күпләргә дустанә аралашу, олы тарихлы татар халкынын мәдәнияте белән танышу, күңелле ял итү мөмкинлеге бирер, илһамлы яшәү дәрте өстәр дип ышанам, – дигән ул.
Чара барышында милли көрәш, аркан тартыш, капчык белән сугышу кебек татар халкының традицион уеннары оештырылган. Кунаклар өчен сату мәйданчыклары, милли ризыклар, кул эшләре тәкъдим ителгән
Тамашачылар өчен зур концерт программасы да әзерләнгән. Илназ Сафиуллин, Чулпан Йосыпова, Мәскәүдән махсус килгән DJ Радик, Айрат Сафин һәм Рената Эльясова үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә ямь өстәгән.
Фото: "Бөтендөнья татар конгрессы" сайтыннан.