Эфир төгәлләнгәннән соң язма bashdictant.ru сайтына, https://vk.com/bash_tv, https://vk.com/bash_fond сәхифәләренә куелачак. Теләүчеләр бу язмаларны карап, диктантны соңрак та яза ала.
Кайда: Интернет челтәренә керү мөмкинлеге булган урын. Катнашучылар: теләгән кеше катнаша ала, теркәлү кирәкми. Эшләрне тикшерү: диктантларның фотосын (сканын) t.me/bash_dictant_bot телеграм-ботына, яки bashdictant2025@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.