Ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан Иске Акташ авылы әллә ни зур булмаса да, аның халкы бик уңган, бердәм һәм искиткеч талантлы. Биредә эшкә дә бергәләшеп чыгалар, бәйрәмнәрне дә бик матур һәм күңелле итеп үткәрәләр. Дистә еллап элек урындагы башлангыч мәктәп ябылганнан соң, искеакташлылар бинаны ятим итмәде, биредә башта кул эшләре белән шөгыльләнсәләр, тора-бара шушы авылның активистлары, укытучылар Гүзәлия Гыйззәтуллина һәм Наилә Фәхретдинова, авылдагы җыр-моңга гашыйк һәм кул эшләренә әвәс апаларны җыеп, “Яшьлегем моңнары” дип аталган татар фольклор ансамблен төзеде. Хәзер инде аларны районда узган һәр чарада күрергә мөмкин. Үзләренең авылында да мәдәни тормыш гөрләп тора.
Язгы ямьле кичләрнең берсендә алар халкыбызның борынгыдан килгән йоласы - “Аулак өй” тамашасын сәхнәгә алып менде. Башкортстан татарлары конгрессының эш планына кертелгән әле чара, урындагы мәдәният учагының иҗат сезонын ябу тантанасы белән туры килеп, җыелучыларга зур бәйрәм бүләк итте.
“Моңнар кайтсын авылга” җыры – авылның гимны, дисәм дә һич ялгыш булмас. Гадәттә, кунакларны биредә нәкъ шул җыр белән каршы алалар һәм бу юлы да шулай булды. Ә моңа һич гаҗәпләнәсе юк – шушы һәм тагын меңләгән популяр җыр авторы, шагыйрь, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе Рамил Чурагуловның туган авылы да бит ул Иске Акташ. Менә бу юлы да Рамил Мотаһар улы авылын, авылдашларын, монда узган аулак өйле һәм гармунлы яшьлеген сагынып кайтты.
Шулай ук, чарада Башкортстан татарлары конгрессы идарәсе рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм Башкортстан татарлары конгрессының Кырмыскалы районы бүлекчәләре җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова, авыл старостасы Марат Сәйфуллин, авылның имам-хатыйбы Вәлиҗан Гәрәевның катнашуы аңа зур әһәмият өстәде. Ә фольклор бәйрәмен тамаша кылырга, искеакташлылардан тыш, күрше авыллардан да килделәр.
Авыл клубы сәхнәсе бу көнне борынгы авыл өен хәтерләтте. Искиткеч бизәлеш. Әйткәндәй, чигелгән мендәр тышлары, сөлгеләр, алъяпкычлар, калфаклар, бәйләнгән челтәрләр һәм башка бик күп борынгы көнкүреш җиһазлары шушы авыл халкы ярдәме белән җыелган, аларның күбесе – кадерле ядкарь, ә бер өлеше ансамбль әгъзаларының алтын куллары белән башкарылган. Болар исә бер үк вакытта хуҗаларның осталыгын һәм гореф-гадәтләргә игътибарлы булуын да күрсәтеп тора.
Шунысы аерым игътибарга лаек: әлеге “Аулак өй” тамашасына авылның шактый кешесе җәлеп ителгән, яшьләр һәм урта буын белән беррәттән, өлкәннәр дә сәхнә бизәге булды. Әйтик, әлеге чарада катнашкан Сәлимә апа Ибәтуллина, Әнисә апа Сугаяпова һәм Нәзифә апа Әхтәмова – сугыш чоры балалары, өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар авыл тормышында кайнап яши. Иң мөһиме - гармунчылары да үзләренеке. Ә гармунчы булганда, җырлар да матур яңгырый. Бу чарада күп борынгы җырлар искә алынды, кушылып җырлап утыручылар да аз булмады. Әбекәйнең сандыгындагы һәр нәрсәнең үз тарихы, шуларга кагылышлы җырлы-биюле байтак милли уеннарны искә алдылар.
“Иске Акташ авылының үзешчәннәре чыгышы һәркемгә дә үрнәк булырлык. Үткәннәргә, матур вакытларга сәяхәт кылып кайткандай булдык. Сезнең кебек кешеләр булганда телебез дә, гореф-гадәтләребез дә яшәячәк әле”, - дигән ышанычын белдереп, кунаклар чараны оештыручы Наилә Фәхретдиновага һәм иң актив катнашучыларга Кырмыскалы районы Советы һәм Башкортстан татарлары конгрессының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Ә шулай да иң зур бүләк булып бу көнне үзешчән артистларга көчле алкышлар яңгырады.
Менә шулай, үткәннәргә хөрмәт белән карап, авылның киләчәген кайгыртып һәм хәстәрләп, гореф-гадәтләребезне саклап һәм яшь буынга милли тәрбия орлыклары чәчеп яши искеакташлылар. Монда узган чираттагы чара - җырлы-моңлы “Аулак өй” бәйрәме моны тагын бер тапкыр исбат итте.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.