Телебез бетә, гореф-гадәтләребез онытыла, яшьләр шәһәр тормышын үз итә, авыллар юкка чыга кебек
зарлануларны еш ишетергә туры килә. Әлбәттә, бүгенге көндә проблемалар бар, ләкин, минемчә, хәл алай ук аянычлы түгел. Байтак милли чараларда катнашып, андагы күзәтүләрем шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә. Ә инде кайбер авылларга юл төшкәч, мондагы тормышка, милли-мәдәни тормышның кайнап торуына сөенеп, авыл халкының тырышлыгын, бердәмлеген күреп, үзең дә дәртләнеп кайтасың. Өлкәннәр белән аралашканда үзләренең, шул заманының авырлыкларына карамастан, яшьлекләрен сагынып искә алуларына, шул елларга әйләнеп кайткандай, бигрәк “тәмле” итеп сөйләүләренә бераз көнләшеп тә куясың. Көнне төнгә ялгап эшләүләренә карамастан, аулак өйләргә, кичке уеннарга да җыелышканнар. Шунысы сөенечле, күркәм йолаларыбыз яшәп килгән авыллар бүген дә бар. Шундыйларның берсе – Кырмыскалы районының Иске Акташ авылы. Шушы көннәрдә биредә “Аулак өй” дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды.
Ямьле Агыйдел ярында урнашкан Иске Акташ авылы әллә ни зур булмаса да, халкы бик уңган, бердәм һәм искиткеч талантлы. Биредә эшкә дә бергәләшеп чыгалар, бәйрәмнәрне дә бик матур һәм күңелле итеп үткәрәләр. Дистә еллап элек урындагы башлангыч мәктәп ябылганнан соң, искеакташлылар бинаны ятим итмәде, биредә башта җыелышып кул эшләре белән шөгыльләнсәләр, тора-бара шушы авылның активистлары, укытучылар Гүзәлия Гыйззәтуллина һәм Наилә Фәхретдинова авылдагы җыр-моңга гашыйк һәм кул эшләренә оста апаларны җыеп, “Яшьлегем моңнары” татар фольклор ансамбле төзеде. Хәзер инде аларны районда узган һәрбер чарада күрергә мөмкин. Үзләренең авылында да мәдәни тормыш гөрләп тора. 2019 елда буш торган бина, авыл халкы көче, шулай ук урындагы хакимият вәкилләре, депутатлар ярдәме белән рәсми рәвештә “авыл клубы” статусын алып, эшчәнлеген башлады. Бу еллар дәвамында мәдәният учагы мөдире дилбегәсен Наилә Фәхретдинова бик уңышлы тартып килә. Авылның иҗтимагый тормышында катнашып, туган авылының киләчәген кайгыртып яшәүче буларак, Наилә Рәшит кызын олысы-кечесе хөрмәт итә, халык арасында да сүзе үтемле. Шуңа үзе артыннан башкаларны да бик актив ияртә ул. Хәзер инде клуб эшчәнлеген алып бару, халыкны мәдәнияткә җәлеп итү, рухи азык өләшү өчен биредә шартлар да бар. Аларның күбесен үз көче белән булдырды искеакташлылар. Иң мөһиме – илебез Президенты Владимир Путинның: “Биналарыбыз төзек һәм матур гына түгел, мәгънәле һәм кирәкле чаралар белән тулы булырга тиеш”, – дигән сүзләрен исбатлап, авыл халкы, чараларда катнашудан тыш, һәрвакыт зал тутырып килә.
Борынгы йолаларыбызны тергезү, аларны яшь буынга тапшыруга да зур игътибар бүленә монда. Язгы ямьле кичләрнең берсендә “Яшьлегем моңнары” ансамбле халкыбызның борынгыдан килгән йоласы, яшьләр өчен аралашу, сөйләшү, танышу һәм күңел ачу урыны булган “Аулак өй” тамашасын сәхнәгә алып менде. Башкортстан татарлары конгрессының эш планына кертелгән әлеге чара урындагы мәдәният учагының иҗат сезонын ябу тантанасы белән туры килеп, җыелучыларга зур бәйрәм бүләк итте. Фольклор бәйрәме өлкәннәрне яшьлегенә алып кайтса, яшь буынны халкыбызның борынгы җырлары, күркәм йолалары, милли уеннары белән таныштырды һәм “Моңнар кайтсын авылга” дигән җырдагыча, аулак өйле һәм гармунлы үткәннәргә сихри, мавыктыргыч сәяхәт кылырга мөмкинлек бирде.
Әйткәндәй, “Моңнар кайтсын авылга” җыры – авылның гимны дисәм, һич ялгыш булмас. Гадәттә, кунакларны биредә нәкъ шул җыр белән каршы алалар һәм бу юлы да шулай булды. Ә моңа һич гаҗәпләнәсе юк – шушы һәм тагын меңләгән популяр җыр текстлары авторы, шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе Рамил Чурагуловның туган авылы бит Иске Акташ. Бу юлы да Рамил Мотаһар улы авылын, авылдашларын, монда узган аулак өйле һәм гармунлы яшьлеген сагынып кайткан. Шулай ук чарада Башкортстан татарлары конгрессы идарәсе рәисе урынбасары Зәлия Ахунова, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе һәм Башкортстан татарлары конгрессының Кырмыскалы районы бүлекчәләре җитәкчесе Зөлфия Әхмәрова, авыл старостасы Марат Сәйфуллин, авылның имам-хатыйбы Вәлиҗан Гәрәевның катнашуы аңа зур әһәмият өстәде. Ә фольклор бәйрәмен тамаша кылырга, искеакташлылардан тыш, күрше авыллардан да килделәр.
Авыл клубы сәхнәсе бу көнне борынгы авыл өен хәтерләтте. Искиткеч бизәлеш. Әйткәндәй, чигелгән мендәрләр, сөлгеләр, алъяпкычлар, калфаклар, бәйләнгән челтәрләр һәм башка бик күп борынгы көнкүреш җиһазлары шушы авыл халкы ярдәме белән җыелган, аларның күбесе – кадерле ядкарь, ә бер өлеше ансамбль әгъзаларының алтын куллары белән башкарылган. Бу исә шул ук вакытта хуҗаларның осталыгын һәм гореф-гадәтләргә игътибарлы булуын да күрсәтеп тора. Шунысы аерым игътибарга лаек, әлеге “Аулак өй” күренешенә авылның шактый кешесе җәлеп ителгән, яшьләр һәм урта буын вәкилләре белән беррәттән, өлкәннәр дә сәхнә бизәге булды. Әйтик, әлеге чарада катнашкан Сәлимә апа Ибәтуллина, Әнисә апа Сугаяпова һәм Нәзифә апа Әхтәмова – сугыш чоры балалары, өлкән яшьтә булуларына карамастан, алар авыл тормышында кайнап яши. Иң мөһиме – гармунчылары да үзләренеке. Олыкүл авылында яшәсә дә, Рәзил Хафизов авылдашларын ташламый, биредә узган барлык чараларны гармун моңнары белән бизи. Ә гармунчы булганда, җырлар да матур яңгырый. Бу чарада да бик күп борынгы җырлар башкарылды, кушылып җырлап утыручылар да аз булмады. Әбекәй сандыгындагы һәр нәрсәнең – үз тарихы, шуларга кагылышлы күпме җырлы-биюле милли уеннарны уйнадылар.
“Иске Акташ авылы үзешчәннәре чыгышы һәркемгә үрнәк булырлык. Үткәннәргә сәяхәт кылгандай булдык. Сезнең кебек кешеләр булганда, телебез дә, гореф-гадәтләребез дә яшәячәк”, – дигән теләкләрен белдереп, Зөлфия Әнвәр кызы һәм Зәлия Рәфис кызы чараны оештыручы Наилә Фәхретдиновага һәм иң актив катнашучыларга Кырмыскалы районы Советы һәм Башкортстан татарлары конгрессының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Авыл халкына хас кунакчыллык күрсәтеп, искеакташлылар милли ризыклар белән тулы күркәм табын да корды. Чәй табыны артында танышу, дусларча аралашу дәвам итте. Искеакташлылар зур горурлык белән күркәм эшләре, уңышлары турында сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты һәм проблемаларын да ачып салды. Әйе, алар да җитәрлек. Чараларга күрше авыллардан да килүләрен исәпкә алып, киләчәктә тамаша залын бераз зурайту яхшы булыр иде, шул ук вакытта утыргычлар да җитешми, булганнары да иске. Ун ел дәвамында уңышлы эшләп килгән, Сахай авыл биләмәсендәге һәм райондагы байтак чараларның бизәге булган “Яшьлегем моңнары” ансамбле әгъзаларының милли костюмнарын яңарту турында да хыялланалар.
Әлбәттә, югарыда әйтелгән мәсьәләләрне алар үзләре дә җайлап хәл итәргә, изге уй-ниятләрен тормышка ашырырга тырышачак. Башлаган эшләрен бервакытта да ярты юлда калдырмыйлар: әнә бит үз көчләре белән авылда мәчет тә булдырдылар, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлары истәлегенә һәйкәл ачтылар, зиратны зурайтып, коймаладылар, кипкән күлләрне тергезәләр һәм яшәгән урыннарын күркәм итү өчен башка бик күп изге эшләр башкаралар. Быел исә төрле төбәкләрдә яшәүче авылдашларын җыеп, Иске Акташның 280 еллыгын билгеләргә дә җыеналар. Менә шундый үткәннәргә хөрмәт белән караучы, авылның киләчәген кайгыртып һәм хәстәрләп, яшь буынга милли һәм патриотик тәрбия биреп, тырышлык үрнәге күрсәтеп яшәүчеләргә читтән дә ярдәм булса, ничек шәп булыр иде!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.