“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң күркәм проектларының берсе — “Татар кызчыгы, татар малае” республика бәйгесенең финалы быел да Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йортында шаулап-гөрләп үтте.
Өченче ел – Ярмидә...
Беренче тур республиканың шәһәр һәм районнары балалар бакчаларында узды. Финалга 7 бала сайлап алынды һәм бу көнне алар Ярми авыл мәдәният йортының матур итеп бизәлгән сәхнәсендә чыгыш ясады. Чараны тамаша кылырга “Ак калфак” оешмасы һәм Башкортстан татарлары конгрессының район һәм шәһәр бүлекчәләре җитәкчеләре дә килде.
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Люция Вафина билгеләп үтүенчә, бу чараны оештыру өчен Ярми мәдәният йорты юкка гына сайланмады – барлык гомере балалар бакчасы белән бәйле булган Гөлфия Сәрвәрова сабыйлар өчен бәйрәм ничек оештырылырга тиешлеген яхшы белә һәм менә инде өченче ел “Татар кызчыгы, татар малае” бәйгесе биредә ныклы әзерлек белән үткәрелеп килә.
Эшләре мактауга лаек
Чара бүләкләү тантанасыннан башланды. Билгеле булуынча, Гөлфия Сәрвәрова җитәкчелегендәге “Сәхнә дуслары” театр төркеме һәм “Җидегән чишмә” татар фольклор ансамбле әгъзалары урындагы авыл хакимияте белән берлектә махсус хәрби операциядәге яугирләргә ярдәм күрсәтүне тәүгеләрдән булып башлап, бу юнәлештә бик актив эш алып бара. Ярми волонтерлары гуманитар ярдәм озата, маскировка челтәрләре үрү һәм яугирләр өчен махсус киемнәр тегү-бәйләү буенча даими рәвештә осталык дәресләре дә үткәрә һәм башкарган эшләре белән күргәзмәләрдә дә катнаша. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткән өчен Ярми авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәнүр Исмәгыйлев, мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Сәрвәрова, аның ярдәмчесе Ринат Галикәев Дәүләт җыелышы-Корылтайның Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Эчтәлекле һәм әһәмиятле бәйге
Кунакларны чишмәлеләр күркәм тамаша белән каршы алды. Балалар сәхнәдә үзләрен иркен тотсын өчен әкият дөньясына алып керделәр — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне булуын күз уңында тотып, “Су анасы” әкиятендәге бер күренеш тәкъдим ителде. Үткән елларда “Татар кызчыгы” исеменә лаек булган Җәннәт Бимәтова һәм “Татар малае” Ранэль Фәттаховның чыгышлары, шулай ук Чишмә поселогының “Аленушка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре әзерләгән патриотик рухтагы бию бәйгедә катнашучыларны дәртләндереп җибәрде.
“Татар кызчыгы, татар малае-2025” бәйгесе Русиядә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланды. Финалга чыккан Бакалы районының Катай авылы, Илеш районының Карабаш авылы, Чишмә районы үзәгендәге “Аленушка” һәм Ярмидәге “Салават күпере” балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре үзләренең чыгышларында бу темага өстенлек бирде. Конкурс программасы биш биремнән торды: балалар тәү чиратта үзләре белән таныштырып үтте, аннары яраткан мавыгулары турында сөйләде, әниләре һәм нәнәйләре белән бергәләп пешергән милли ризыкны тәкъдим итте, төрле төстәге фигуралардан татар паласын җыйды һәм үзләре яшәгән төбәктәге борынгы татар халык йоласын күрсәтте.
Милли рух ургылып тора!
Бәйге сынаулары җитди уйланылган иде. Төп таләп – татар телендә сөйләшү. Балаларның туган телен ни дәрәҗәдә белүе беренче биремне үтәгәндә үк ачык күренде. Бакалы районының Катай авылыннан килгән Әдилә Әхмәтова бу бәйгедә икенче тапкыр катнаша. Быел балалар бакчасындагы малайлар да аңа ярдәмгә килгән. Әхмәтовлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә – бер ул һәм өч кыз. Әдилә җырларга, биергә, рәсем төшерергә ярата, балалар бакчасында чигү чигәргә дә өйрәнә башлаганнар – бу эш кызга аеруча ошый икән.
Илеш районының Карабаш авылыннан килгән Ислам Гыйздәтуллинга 6 яшь. Әтисе Рәиф, әнисе Гөлназ һәм ике апасы турында да сөйләде ул. Гыйздәтуллиннар гаиләдә туган телдә аралаша, аеруча моны әтиләре таләп итә икән, шуңа малайның үзе һәм гаиләсе белән саф татарча таныштыруына барысы да сокланып утырды. Ислам балалар бакчасына йөрүенә карамастан, мәктәпкә тулысынча әзер диярлек, саный да, укый да белә, шулай ук җыр-биюгә дә оста.
Ярми авылында яшәүче Аллаяровлар гаиләсе Үзбәкстаннан күченеп килгән, ике дистә елга якын биредә яшәп, авыл тормышында актив катнашалар, татар телендә дә бик матур сөйләшәләр, балаларының да телне, гореф-гадәтләрне белеп үсүен телиләр. Бәйгедә катнашучы Сөләйманга 6 яшь, ул “Салават күпере” балалар бакчасына йөри.
Шул ук авыл кызы Эмилиана Йосыпова үзе белән шигъри юллар аша таныштырды. Уңган, тату өч балалы гаиләдә иң кечесе ул. Кечкенәдән эш яратып, әти-әнисенә ярдәмләшеп үсүләре, җырларга, биергә яратуы турында сөйләде.
Чишмәдә яшәүче Гыймадиевлар да үрнәкле гаилә. Гаилә башлыгы Рәзил Райзан улы – хәрби кеше, менә ике ел инде ул махсус хәрби операциядә Илебез азатлыгы өчен көрәшә. Узган ел Аделина тамашачы сыйфатында килсә, кайткач: “Әни, минем дә бәйгедә катнашасым килә”, — дигән теләген белдергән. Шул бәйгедән соң гаиләдә татарча сөйләшә башлаганнар, бик күп шигырьләр ятлаганнар, җырлар һәм биюләр өйрәнгәннәр. 4 яшьлек сеңлесе дә апасыннан калышмый, киләсе елда, бәлки, ул да бу сәхнәдә чыгыш ясар, дип көтә әнисе.
Менә шулай һәркем үзе, гаиләсе белән таныштырып үтте, яраткан шөгыле, мавыгулары турында сөйләде.
Иҗади бәйгегә кызлар һәм малайлар үзләренең тәрбиячеләре ярдәме белән ныклы әзерләнгән иде. Җырладылар да, биеделәр дә, оста итеп шигырь дә сөйләделәр. Милли ризыкларны исә әниләре һәм нәнәйләре белән бергә пешергәннәр. Өчпочмак, чәк-чәк, кыстыбый, вак бәлеш, пылау, коймак – бу гаиләләрдә тансык азык түгел. Өлкәннәр белән бергә әзерләгәч, алар барлык нечкәлекләрен белеп тора һәм рецептлары белән дә уртаклаштылар. “Кем тизрәк?” дигән дүртенче биремдә иҗади сәләтләрен эшкә җигәргә туры килде – төрле төстәге фигуралардан берсен-берсе уздырып татар паласын җыйдылар.
Йолалар кадерләп саклана
Ә бишенче бирем буенча татар халык йоласын күрсәтергә кирәк иде. Чараның бу өлешенә оештыручылар да, катнашучылар да зур игътибар бүлгән. Бу аңлашыла да, халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Аларда олысы-кечесе катнашып, үзара дуслык, кешелеклелек, бердәмлек сыйфатлары тәрбияләнә. Бу таләпләрне кечкенәдән белеп үскән балалар үзләрен әдәпле тотарга өйрәнә, милли тәрбия ала. Һәрбер йола ныклап өйрәнелеп сәхнәләштерелгән иде. Шул ук вакытта гаиләләрнең бердәмлеге дә, тәрбиячеләрнең өлеше дә аеруча нык сизелде. Бакалылылар “Бишек җыры” бәйрәме тәкъдим итте, яңа туган сабыйга гаиләдәге өлкән балалар матур теләкләрен җиткерде һәм бергәләшеп бишек җырын башкарды.
Кечкенә илешлеләр дә яңа туган сабыйны күрергә килгәндә нинди йолалар үтәлергә тиешлеген яхшы белә: бишеккә бакыр акча салсаң – ул муллыкта яшәячәк, сөлге, яулык бүләк итсәң – сабый сау-сәламәт булып үсәчәк. Шулай ук алар матур теләкләр әйтеп, бәби коймагы белән дә сыйланды.
Ярмилеләр “Орчык бәйрәме” үткәрде. Өлкәннәр балаларны йон эшкәртүнең барлык нечкәлекләренә өйрәткән. Бәләкәч булсалар да, кызлар һәм малайлар йонны яза да, эрли дә белә, бу сәләтләрен җыелучылар да күреп хәйран калды. Сөләйманның кулындагы орчык әнә ничек бөтерелә!
Ә Чишмәдә яшәүчеләр барлык йоласына туры китереп, авыл егетен хәрби хезмәткә озатты. Егетнең әнисе төче күмәч пешереп, аны улыннан авыз иттерде, калган өлешен ак яулыкка төреп алып куйды – бу исә ризыгы калсын, чакырып торсын, ашарга ризыгы бетмәсен дигәнне аңлата. Әйткәндәй, бу йола авылларда хәзер дә саклана. Шулай ук балалар булачак солдатка бик матур теләкләр әйтеп, җырлар җырлап озатты.
Менә алар – җиңүчеләр!
Балаларның чыгышларын Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәһалады. Нәтиҗәдә, “Татар кызы-2025” титулын Бакалы районының Катай авылыннан Әдилә Әхмәтова яулады. “Татар малае-2025” исеменә Ярми авылыннан Сөләйман Аллаяров ия булды. Калган катнашучылар исә төрле номинацияләрдә билгеләнде. “Иң талантлы малай” – Илеш районының Карабаш авылыннан Ислам Гыйздәтуллин, “Иң талантлы кыз” – Чишмә районының Ярми авылыннан Эмилиана Йосыпова, ә Чишмә поселогыннан Аделина Гыймадиева иң матур сәхнә образы тудырган өчен бүләк алды. Гомумән, бу көнне беркем дә бүләксез калмады – конкурсантлардан тыш, аларны әзерләүчеләргә һәм ярдәм итүчеләргә дә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
“Татар кызчыгы, татар малае” быел да шаулап-гөрләп үтте. Әлеге бәйгедә катнашучы һәр сабый үзенә генә хас сәләте, иҗади осталыгы белән аерылып торды. Сәхнәгә чыгып, үзләрен кыю тотуларына да сокланмый мөмкин түгел. Әйе, туган телендә барысы да иркен сөйләшми, ләкин алар моңа омтыла. Әнә бит татар җырларын һәм биюләрен ничек оста башкаралар! Бу да мактауга лаек. Мондый чаралар ешрак оештырылып торсын иде дип телисе килә, чөнки алар туган телебезне өйрәнүгә, бай мәдәниятебез белән кызыксынуны арттыруга зур этәргеч бирә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.