-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
23 Май , 09:27

Үзәктә – халык рухияте!

м

Үзәктә – халык рухияте!
Үзәктә – халык рухияте!

 

Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган гыйльми җыен берьюлы ике юбилейга – утыз елга якын гомерен шушы кафедрага багышлаган фольклорчы-галим Илдус Фазлетдиновның 50 яшенә һәм танылган язучы, тел белгече, 1957-60 елларда биредә эшләп, кафедра тормышын үзенең “Нокталы өтер” романында мәңгеләштергән Илеш егете Хәсән Сарьянның тууына 95 ел тулуга багышланды.

Семинарны ачып, Уфа университетының Гуманитар һәм социаль фәннәр институты директоры Рафаэль Газизов ике юбилярның да фәнни-педагогик эшчәнлегенә аерым тукталды, төп үзенчәлекләрне билгеләде.
Җыен ике өлештән торды. Беренчесендә бүгенге юбиляр Илдус Фазлетдиновның “Көнбатыш – Көнчыгыш” контекстында Башкортстан татарлары фольклоры” дип исемләнгән доклады тыңланды. Биредә автор, республика татарларының үзе туплаган легенда-риваятьләренә һәм бәетләренә таянып, аларның урындагы үзенчәлекләренә һәм төбәк тарихын өйрәнүдәге әһәмиятенә аерым тукталды, халык иҗаты әсәрләренең елдан-ел югала баруына ачынуын белдерде.


Моннан соң юбиляр үзе тикшеренү объектына әверелде. Сабакташы, Уфа университеты Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, доцент Илсур Мансуровның чыгышы И. К. Фазлетдиновның фольклористика өлкәсендәге эшчәнлегенә багышланса, Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Руслан Сөләйманов аның шигъриятенә һәм журналистик язмаларына байкау ясады, “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары буларак хезмәтенә аерым тукталды.
Семинарның икенче өлеше татар прозасы тарихында якты эз калдырып, нибары 48 яшендә фани дөньяны ташлап киткән Хәсән Сарьян шәхесенә багышланды. Җыенда катнашу өчен Казаннан махсус килгән галимә, Татарстан Фәннәр академиясе
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әйдәүче гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы Венера Макарова – 2002 елда “Хәсән Сарьян прозасының поэтикасы” темасына кандидатлык диссертациясе яклаган шәхес. Аның чыгышы “Хәсән Сарьянның совет чоры әдәбиятына татар милли традицияләрен кайтаруда роле” дип аталды һәм биредә язучының иҗатта да, шәхси тормышында да милләт мәнфәгатьләре белән януы һәм моның өчен 1960 елларда КГБ тарафыннан эзәрлекләнүе, даими күзәтү астында торуы ассызыкланды.


Язучының якташы, Илеш районының үзәк китапханәсе китапханәчесе, “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Хәлиуллина “Хәсән Сарьян якташлары хәтерендә” дип аталган чыгышын бик бай фотоязмалар тезмәсе белән бергә үреп барды. Биредә язучының бөтен биографиясе бар тулылыгы белән чагылыш тапкан иде. Язучының балта остасы булуы аның “Әткәм һөнәре” повестенда да чагыла. Ләкин аның 1957 елда бизәкле кәрнизләр белән төзелгән йорты залда утырган һәркемнең дә һушын алды. Үз куллары белән салынган йортның фоторәсемендә үк Хәсән ага Сарьянның күңел җылысы сакланадыр кебек тоелды.


Җыенның ахырында Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина семинар кунаклары – М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы студентларына (кафедра мөдире – доцент Нурия Хәлиуллина), онлайн рәвештә Казаннан торып кушылган Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәренә, республикадагы тел-әдәбият укытучыларына җыенга битараф калмаганнары өчен рәхмәтләрен белдерде һәм мондый семинарларның киләчәктә дә кабатланып торачагын хәбәр итте.
Җыен күмәкләп фотога төшү белән тәмамланды.

Зариф ӨСӘНГУЛОВ.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас