-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
9 июнь , 13:40

Дәү әни сабаклары күңелдә гомерлеккә кала

Республикада икенче ел бу юнәлештә мөһим проект тормышка ашырыла.

Дәү әни сабаклары күңелдә гомерлеккә кала
Дәү әни сабаклары күңелдә гомерлеккә кала
Дәү әнисенең әкиятләрен, бәетләрен тыңлап, тәмле ризыкларын ашап, картәтисеннән фәһемле киңәшләр алып үскән баладан да бәхетлерәге юктыр. Өлкәннәр салган тәрбия орлыклары яхшы шытым биреп, яманлыктан яклап-саклап, яхшылыкка өндәп, кешене гомере буе озата бара. Шулай булгач, нәнәйле, картәтиле кешеләр бик бәхетле. Өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү, буыннар бәйләнешен, нәсел җепләрен ныгыту, татар халкы йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау, аларны яшь буынга тапшыру максатыннан менә инде икенче ел республикада “Дәү әни сабаклары” бәйгесе уза. Анда әнә шундый бәхетле, туган телен, мәдәниятен белгән, ата-бабаларының үткәненә хөрмәт белән караган балалар, аларның хәстәрлекле дәү әниләре җыела.

Башкортстан татарлары конгрессы һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының уртак проекты быел Татарстан Рәисе гранты исәбенә тормышка ашырыла. Бәйге ике этапта үткәрелеп, сайлап алу турында уңышлы чыгыш ясаган – туган телне, гореф-гадәтләрне яхшы белгән гаиләләр агымдагы елның сентябрь аенда Уфа шәһәрендә узачак финалга җыелачак. Ә әлегә бәйге республиканың шәһәр һәм районнарында бара, аларның һәрберсе бәйрәм төсе алып, күпсанлы халык катнашлыгында уза. Күптән түгел шундый бәйрәм Илеш районының Карабаш авылында шаулап-гөрләп үтте. Белемле, тәрбияле балалар үстерүче, күп сыйфатлары белән авылдашларына үрнәк булып торучы гаиләләрнең чыгышларын карарга Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина һәм күрше районнардагы бүлекчә җитәкчеләре, Илеш районы хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы урынбасары Альфира Вәлитова, Карабаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәрит Баязитов һәм башка мәртәбәле кунаклар җыелды. Әйткәндәй, кунакларга жюри бурычларын да башкарып, командаларның чыгышларын бәһаларга туры килде.
Карабаш авылындагы күркәм гаиләләр – балалар, аларның әниләре һәм нәнәйләреннән торган командалар җыелучыларны матур чыгышлары белән сөендерде. Балалар үзләре һәм гаиләләре белән таныштырды, иҗади сәләтләрен күрсәтте, үсеп килүче буынны тәрбияләү белән бәйле сорауларга җавап бирде, бергәләп әзерләгән татар милли ризыкларын тәкъдим итте, халкыбызның борынгыдан килгән йоласын сәхнәләштерде һәм шул ук вакытта нәнәйләреннән өйрәнгән догаларны да укыды. Һәрбер бәйгегә бик җитди әзерләнүләре күренеп торды. Халкыбызның төрле йолаларын да белә балалар. Ислам, догалар укып, балага исем кушты, ә Илвер дәү әнисе һәм дәү әтисе белән баланың беренче чәчен алу йоласын күрсәтте.
Чараның икенче өлеше саф һавада узды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова җитәкчелегендәге “Алтын ачкыч” балалар театры коллективы “Карга боткасы” йоласын тәкъдим итте. Чараның бу өлеше үзе бер зур бәйрәмгә әверелде. Бәйгедә катнашучылар белән берлектә Карабаш авылының балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре, “Апрель” балалар вокал ансамбле әгъзалары да үзләренең җыр-биюгә осталыкларын күрсәтте. Аннары бергәләшеп төрле милли уеннар уйнадылар.
Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган дәү әниләрнең һәр сүзендә фәһем бар, алар оныкларына кечкенәдән бер-береңә ярдәм итәргә, дус-тату булырга кирәклеген аңлатып үстерә, туган җиребезгә, телебезгә сөю тәрбияли. Шуңа бу чараның әһәмияте бәһалап бетергесез, шул ук вакытта мондый конкурслар милләтебезне, телебезне саклауга һәм үстерүгә булышлык итә. “Дәү әни сабаклары” конкурсы хәзер инде йолага әверелеп, ел саен үткәрелер һәм республикабызның шундый актив гаиләләрен ачыклап, аларның гаилә йолалары, тәрбия алымнары белән таныштыруны дәвам итәр, дип ышанасы килә.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.


Дәү әни сабаклары күңелдә гомерлеккә кала
Дәү әни сабаклары күңелдә гомерлеккә кала
Дәү әни сабаклары күңелдә гомерлеккә кала
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас