Урыс мәдәнияте Русиянең барлык халыкларын илһамландыра һәм берләштерә. Төрле традицияләр берләшкәндә яңа хитлар туа.
Интернетта Русия көненә Ямал-Ненец автономияле округының Аксарка авылыннан Алексей Салиндер төшергән «Ягода-малинка» җырына клип актив популярлык казана.
Ул үзе урыс җырын ненец теленә тәрҗемә иткән, ә урындагы милли мәдәниятләр үзәге артисткалары музыкантның җырын биюләре белән бизәгән. Милләте буенча Алексей — ненец, ул Аксаркада туган һәм урындагы балык промыселы предприятиесендә эшли. Ел саен ул 10 тоннадан артык балык тота, ә буш вакытларында иҗат белән шөгыльләнә. Бу мисал урыс мәдәниятенең Русиянең барлык халыклары өчен җәлеп итүчән һәм кызыклы булуын ачык дәлилли. Алар аннан илһам ала һәм яңа әсәрләр иҗат итәргә омтыла.
Фото социаль челтәрләрдән.