-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
25 июль , 10:56

Һәр гамәлебез ил һәм милләт мәнфәгатендә!

Башкортстан татарлары когрессының бүлекчәләре республика төбәкләрендә актив эшчәнлек алып бара

Һәр гамәлебез ил һәм милләт мәнфәгатендә!
Һәр гамәлебез ил һәм милләт мәнфәгатендә!

Һәр зур эш артында оешманың үзәген, милли хәрәкәтнең төп көчен тәшкил иткән гамьле, кайнар йөрәкле милләтпәрвәрләр, оешманың терәк баганалары тора. Киләчәккә атлаучы татарның юлына нур, гамь, якты хәтер чәчеп кала алар. Һәр бүлекчәнең үз карашы, үз рухы, үз юлы-тарихы бар.

Авыргазы районы күренекле шәхесләре белән дан тота: район мәдәният бүлеге “Зәңгәр чишмә” әдәби берләшмәсе белән берлектә туган якны данлап, һәр елны март аенда районның барлык авылларында, китапханәләрдә язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов көннәре оештыра.
35 еллык тарихы булган Бәләбәй татар иҗтимагый үзәгеннән җыр-биюләр, хатирәләр, гамьле һәм нәфис сүз, гармун чыңы, дәрт-дәрман, рәхмәт хатлары һәм бүләкләр, якты хис-тойгылар, өмет, ышаныч һәм, әлбәттә, без – татарлар дигән горурлык, бергәлек-бердәмлек тойгысы бөркелеп тора! Ел саен уздырылучы “Халкым хәзинәсе” татар мәдәнияте фестиваленең дә максаты – татар мәдәнияте традицияләрен саклау, туган телне үстерү. Халкыбызның буыннан-буынга тапшырыла килгән мәдәни хәзинәсенең гаять бай һәм гүзәл булуын, Бәләбәй җирендә талантлар чишмәсенең һич тә саекмавын, киресенчә, нәни чишмәләр бәреп чыгып, кушылып кына торуын раслап тора ул. Бәләбәй шәһәренең татар гимназиясендә шаулап-гөрләп “Тукай моңнары” муниципаль фестивале дә уза. Балаларның Тукай иҗатын белүе һәм яратуы, шигырь сөйләү осталыгының елдан-ел шомаруы туган телебез киләчәгенең якты булуына ышанычны ныгыта.

Борай районында иҗади ансамбльләр бик актив. “Ак алъяпкыч билләрдә, чиккән сөлге иңнәрдә” дип аталган әдәби-музыкаль кичә булсынмы, милли ашлар пешерү яки милли кием тегү буенча остаханәме, традициягә әйләнгән “Туган як авазлары” дип аталган шигырь укучылар бәйгесеме – һәрвакыттагыча үзгә һәм югары дәрәҗәдә үтә.
Бишбүләк районында татар конгрессы һәм “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе бер үк кеше булгач, төбәктә телне, халкыбызның изге йолаларын, гореф-гадәтләрен саклау юнәлешендә бик күп эш башкарыла. Мәсәлән, инструменталь иҗат, вокал, хореография, фольклор буенча үткәрелгән “Рух. Дәрт. Моң” фестивалендә катнашырга теләүчеләр саны буенча чын-чынлап рекорд куела: Башкортстан район-шәһәрләреннән һәм Татарстан, Ырынбур, Киров өлкәләре, Пермь краеннан барлыгы 150дән артык гариза кабул ителә. Бер генә тәрбияви чара да ак калфаклы ханымнарсыз үтми. Тырыш-уңган әниләр, тыйнак киленнәр кичләрен сәхнә түрендә булса, көндез – каз өмәләре, “Әниемнең җылы куллары” кебек күркәм чаралар оештыра. СВОдагы егетләребезгә ярдәм кулы сузалар, уллары яу кырында булган аналарның хәлен белеп торырга тырышалар.

Благовар районында Рифхәт Асаев башлангычы, тырышлыгы белән, тарихи эзләнүләр аша “Минем гаиләм тарихы – туган ягымның хезмәт даны тарихында” исеме астында даими рәвештә шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрелә. Асаевларның тату нәселе вәкилләре үзләренең хезмәт сөючәнлеге, белемгә омтылуы, өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәтләре белән дан тота. Районда үткәрелгән һәр чарада актив катнашалар.

Зианчура районында өч татар авылы бар: Чебенле, Каргалы, Күгәрчен. Халкы эшкә бик уңган. Аларның һәр башлангычын район башлыгы да, хакимият тә игътибарсыз калдырмый, үз меценатлары да бар. Матур, үрнәкле яшиләр, мәчетләреннән азан өзелми, мәктәпләрендә балалар бар, туган якны өйрәнүгә багышланган китаплар чыгып тора. Күбрәк иҗтимагый эш белән ир-атлар шөгыльләнә, шуңа күрәдер дә эшләре аеруча нәтиҗәле.

Күмертау шәһәре татар конгрессы башкарма комитеты, “Көнчыгыш” мәчете, үзәк балалар китапханәсе, шәһәрнең һәм Куергазы районының битараф булмаган кешеләре белән берләшеп, су басудан зыян күргәннәргә гуманитар ярдәм җыйды, транспорт биргән кешеләр ярдәмендә Күмертау шәһәренең “Көнчыгыш” мәчетеннән “Тәүбә” һәм Ырынбур шәһәренең “Хөсәения” мәчетләренә гуманитар ярдәм мохтаҗларга җиткерелде. Шулай ук СВОга да күп ярдәм күрсәтәләр. Күмертау шәһәрендә татар конгрессы әгъзалары нинди эш алып бара? Бәйрәмнәрдә актив катнаша, чаралар бик матур үтә: Җиңү балы, Җиңү вальсы, Үлемсез полк, җыр смотры, Җиңү турында укулар, “Чемодандагы музей”, концертлар. Бик күп чараларда катнашып, мәртәбәле җиңүләргә ирешәләр. Һәм куанычлы яңалык – агымдагы елның апрель аенда гына оештырылган “Алмаз” татар фольклор-эстрада ансамбле беренче тапкыр шәһәр күләмендә чыгыш ясады!
“Яшибез, эшлибез, тырышабыз! Дөньялар гына имин-тыныч булсын! Тарихыбыз, гореф-гадәтләребез, туган телебез онытылмасын!” – ди Күмертау шәһәре татар конгрессы җитәкчесе Гөлбану Исхакова.

Кушнаренко районы барлык иҗтимагый оешмаларның да берлектә эшләве белән аерылып тора. Төбәк тарихчыларын, Дүртөйле, Чакмагыш, Кушнаренко, Благовар, Бүздәк районнарынан шәҗәрәләр төзү белән шөгыльләнүчеләрне җыя алар. Студентларның “кара генерал” Даян Мурзинга багышланган фәнни-гамәли конференциясе ел саен үтә, эзләнүләр дәвам итә һәм, әлбәттә, 2024 елда башлангыч бирелгән “Батырлар җыены” белән дан тота! Төгәл бер ел элек Кушнаренко районының Иске Тукмаклы авылында беренче тапкыр үткән “Батырлар җыены” республика фестивале – милли көрәш буенча Русиянең спорт мастерлары, якташлар Фәнис Котдусов, Роберт Мортазин, Марсель Мамлиев, Галимҗан Кодакаев истәлегенә багышланган булса, быелгы җыен милли көрәш буенча Русия чемпионы Рамил Бәшировның 70 яшьлек юбилеена, Бөек Җинүнең 80 еллыгына, сугыш һәм тыл ветераннары, махсус хәрби операциядә hәлак булган егетләрнең истәлегенә багышланды. Бәйрәмдә район җитәкчелеге, көрәш, хезмәт, СВО батырлары, авыл халкы, татар җәмәгатьчелеге катнашты. Теләге булганнар спорт ярышларында, халык уеннарында катнашты, балалар өчен уеннар, ярминкә – бихисап мәйданчыклар гөрләде. Концерт программасы да эчтәлекле һәм күркәм булды.

Караидел районында күбрәк китап сөюче, туган телгә, әдәбиятка, мәдәнияткә битараф булмаган китап укучылар һәм якташ шагыйрьләр катнашкан, үзәк модельле китапханә белән берлектә, нәфис сүз аша кеше күңеленә җылылык, рухи ныклык бирүгә омтылып, язучыларны олылап, хөрмәтләп, искә алып, иҗат, шигърият, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрәләр.

Ә Кыйгы районында фәнни-гамәли, дини конференцияләргә басым ясала. Аларның төп максаты – тарихи, дини һәм документаль мирасны өйрәнү һәм саклау, туган як тарихына урындагы җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, район тарихын, архив документларын өйрәнеп, шул исәптән гаилә архивларыннан табылган материалларга төпле анализ бирү. Районда шулай ук йола йортлары да һәм район татар конгрессының үз бинасы да, үз гәзите һәм күкрәк билгеләре дә бар. Җитәкчесе – Владик Заһиров.

2022 елда узган татар конгрессы съездыннан соң Мәләвез бүлекчәсе зур көч һәм башлангычлар белән эшли башлады. Күп кенә чаралар Җиргән авылы тарихны өйрәнү музеенда уза. Ә 2024 елның август аенда музей каршында бөек шагыйрь, беренче гильдия сәүдәгәр, меценат Закир Рәмиевка (Дәрдемәнд) бюст куелды. Биредәге татар конгрессы җитәкчесе Лилия Камалова Башкортстан Башлыгы белән очрашу вакытында Дәрдемәнднең мирасын саклау буенча фикер-тәкьдимнәрен белдерде. Бу эш җитәкчелек тарафыннан хупланды. Һәм эшкуар, меценат Рамил Кыямовның матди ярдәме белән тормышка ашты. Закир Рәмиев – уникаль шәхес! Татар әдәбиятында гына түгел, дөнья әдәбиятында да феномен булган, милләтебезнең йөзек кашы, горурлыгы! Әгәр дә татар халкы үзенең шундый мәшһүр шәхесләрен күтәреп ала икән, димәк, ул халыкның киләчәге бар.
Оешмабызның социаль челтәре эшләп килә, ул төркемдә булган һәр кеше Мәчетле районында нинди татар авыллары булуын беләдер, мөгаен. Алар: Яңа Мөслим, Олы Ака, Олы Ыктамак, Коргат, Әҗекәй, Абдулла авыллары. Зөлфирә Сәлимова җитәкләгән “Зөбәрҗәт” халык фольклор ансамбле, “Яшь йөрәкләр” халык уен кораллары оркестры, “Нәүруз” үзешчән халык уен кораллары оркестры да татар дөньясына яхшы таныш. Татар моңын яңгыратып, район, республика, Русия, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, һәрвакыт җиңү белән кайта алар.

Нефтекама шәһәрендә дә бик күп эшләр башкарыла, ел әйләнәсенә гөрләтеп милли айлыклар үткәрелә, халык шәһәрдә үткәрелгән чаралар, бәйрәмнәр, фестивальләр, конкурслар аша милләтләрнең мәдәнияте, йола-традицияләре белән таныша. Апрель – Нефтекамада татар ае. Бу айда шәһәрдә бик күп чаралар үтә, аларның һәрберсе телне, гореф-гадәтләрне, милли мәдәниятне саклауга юнәлтелгән. Ел буена төрле юнәлештә эш алып барыла һәм апрель аенда аларга йомгак ясала.
2010 елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча Нефтекамада татарлар икенче урынны били. Ә инде милләт турында сүз йөрткәндә, аны иң кечкенәләрдән башларга кирәктер, чөнки телнең киләчәге – балаларда. Бу юнәлештә балалар бакчаларында зур эш алып барыла, һәр мәктәпкәчә учреждениедә милли түгәрәкләр эшли, ике балалар бакчасында татар төркеме бар. 23нче балалар бакчасы татар полилингваль мәктәбенең база бакчасы булып тора. Моннан берничә ел элек шәһәрдә татар мәктәбе ачылды һәм ул татар дөньясының бер учагы булып тора. Нефтекамада барлыгы 17 гомуми белем бирү учреждениесе бар, аларда 19 татар теле укытучысы эшли, һәркайсы югары белемле, беренче һәм югары категориягә ия.
Гомумән, татар теле укытучылары туган тел, милләт өчен янып эшлиләр. Шәһәрнең Милли-мәдәни үзәге үткәргән чараларда актив катнашучы, үзләре дә бик күп чаралар оештыручы алар. Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында ел саен апрель аенда “Минем гаиләм татарча сөйләшә”, “Әкиятләр илендә”, “Тукай моңнары” бәйгеләре үтә. Быел да бу чараларда бик күп нәниләр катнашты. Аларның гаилә белән катнашулары, дәү әти, дәү әни, әти-әниләренең башлап йөрүе мактауга һәм соклануга лаек. Ә инде һәр мәктәптә үткән “Татар милли ашлары көне” үзе зур бер бәйрәмгә әйләнә, анда әти-әниләр дә җәлеп ителә, ел саен татар милли ашларына багышланган искиткеч ямьле чаралар үтә, аларда ун меңнән артык бала катнаша.
Шулай ук полилингваль мәктәп үткәргән “Мин татарча сөйләшәм” шәһәр олимпиадасын әйтеп үтәргә кирәк. Ул традицион рәвештә укучылар һәм әти-әниләр арасында үткәрелә.
Туган тел күп кешеләргә җырлар, милли көй-моңнар аша якын. Коллективлар саны елдан-ел арта, әйтик, узган ел Милли мәдәният үзәге каршында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Нефтекама шәһәре оешмасы җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова тырышлыгы белән “Түбәтәй” гармунчылар ансамбле төзелде. Президент грантында катнашып, җиңгән акчага биш гармун сатып алынды. Шулай ук быел “Мизгелләр” инструменталь-вокаль ансамбль төзелүе дә зур шатлык.
Быел исә шәһәрдә озак еллар эшләп килгән “Без” татар театры (җитәкчесе Илмира Әлетдинова) белән беррәттән, Милли үзәкләр каршында “Рухият” милли театры (җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова) төзелде. Татар мәдәнияте айлыгында аның “Язылмаган сугыш” дигән әсәре буенча премьера үтте. Яңа театрның чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде.
Шулай ук Нефтекама шәһәре үзендә дәүләт филармониясе булу белән бәхетле, биредә Рифкать Габделҗанов җитәкләгән “Кайтаваз” татар төркеме эшләп килә һәм алар татар чараларын ямьләп, баетып тора.

Стәрлетамак районы татар Конгрессын Гөлнәфис Гафиева җитәкли. Талач авылында үткәрелгән “Карга боткасы” халык бәйрәме үрнәк итеп куярлык булды. Укытучылар белән “Туган тел – халыкның рухи хәзинәсе” исемле “түгәрәк өстәл”ләр дә үткәрелеп тора.

Туймазы шәһәре һәм районында 30дан артык татар иҗат коллективы эшли. Укытучылар белән дә, балалар белән дә күп эш алып барыла. Әдәби-музыкаль кичәләр, рәссамнар, дизайнерлар, эшкуарлар бәйгеләре – барлык юнәлештә дә зур эш алып барыла. Җитәкчесе – Индира Латыйпова.

Шулай ук Уфа, Агыйдел, Салават, Бөре, Дүртөйле шәһәрләре, Нуриман, Салават, Илеш, Күгәрчен, Аскын, Краснокама, Шаран районнары оешмалары да актив эшчәнлек алып бара.
Күпмилләтлелек – безнең илнең иң матур чагылышы. Һәр милләтнең мәдәнияте, сәнгате – ул илебезнең байлыгы. Шуңа күрә дә һәр милләтнең үсүе, саклануы мөһим.
Яшебезгә, шөгыльләребезгә, максатларыбызның нинди булуына карамастан, үткәнебез, бүгенгебез, киләчәгебез – Илебез, Ватаныбыз язмышы белән тыгыз бәйләнгән һәм ул халкыбызның бердәмлегенә нигезләнә. Бергә булыйк! Бердәм булыйк!

Зәлия АХУНОВА,
Башкортстан Республикасы татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас