Моннан берничә ел элек укытучым Ганс Хәкимов миңа төрле елларда укыту-тәрбия темасына язылган мәкаләләре һәм шигырьләре тупланган җыентыгын китергән иде. Үз сүзләре белән әйткәндә, теләге – “төзәтеп, китап итеп чыгарырлык хәлгә җиткерү”. Укытучының укучысына мондый мөрәҗәгате, белмим, ничек бәяләнәдер, әмма минем өчен бу кулъязманы уку иң катлаулы эш булды. Юк, җыентыктагы язмалар түбән сыйфатлы, яисә хаталы булган икән дип уйлый күрмәгез, укытучымның миннән ихтимал булган хаталарны таптырырга һәм төзәттерергә тырышуы авыр хәлгә куйды.
1968-74 елларда мин Дүртөйле районының Әсән урта мәктәбендә укыдым. Бу вакытта Ганс Фәтхелбаян улы иң абруйлы, эшенә иҗади карап, яшүсмерләр күңеленә төрле яклап юл таба белгән, укучыларның иң яраткан укытучысы иде. Ул безнең бөтен булмышыбызга, барлык күзәнәгебезгә остаз буларак сеңде. Кулыбыздан тотып диярлек шигырь язарга өйрәткән шул остазымның язмаларына хәзер мин ничек итеп тәнкыйть күзлегеннән карый алыйм?! Укыган чакта очраклы гына ясаган ялгышларын да күрмәгән, күргән хәлдә дә шулай тиеш дип уйлап, аны үземә идеал итеп алган остазым бит ул!
Ганс абыйны беренче күрү 1964 елда булды. Мин Наҗытамак башлангыч мәктәбен тәмамлагач, өч чакрымдагы Әсән урта мәктәбенә йөреп укый башладым. Бишенче сыйныф. Сыйныфыбыздагы укучыларның яртысыннан күбрәген безнең аңга ят “кыллы оркестр” түгәрәгенә яздылар. Дәресләр тәмамлангач, барыбызны да буш бүлмәгә җыйдылар. Каршыбызда горур имән кебек төз, озын буйлы, хәрбиләргә хас җитди карашлы бер абый басып тора. Ул безнең колакка ят яңгыраган шушы кыллы оркестрның дирижеры Ганс Фәтхелбаян улы Хәкимов булып чыкты. Уен кораллары кырыкка якын иде. Мандолина, төрле исемле домбра, балалайкалар (бас, контрабас, пикколо, тагын әллә ниндиләр), баян. Без ноталарны өйрәндек. Шушы оркестр белән ул безне Уфага республика фестиваленә дә алып барды хәтта. Без лауреат исеменә лаек булып кайттык. Соңыннан җыр буенча да, спортта да, дәрестән тыш төрле чаралар үткәрүдә дә, гомумән, бөтен яклап та яраткан укытучыбызга әйләнде. Ә бит аңа ул вакытта нибары 24 яшь булган!
Ганс абыебыз безне фотога төшерергә дә өйрәтте. Фототүгәрәк оештырып, укучыларны тасмалы фотоаппарат белән эш итәргә, сурәтләрне ничек киптерергә, химикатларны ничек кулланырга төшендерде.
Ә мәктәптәге спорт күнегүләре ни тора иде! Җиңел атлетика, чаңгы ярышлары... Районда безнең мәктәп укучылары һәрвакыт алдынгы урыннарны алды. Минем архивымда әле дә йөгерү, озынлыкка, биеклеккә сикерүдә призлы урыннар яулаганым өчен бирелгән грамоталар саклана. Ганс абый хәтта безгә “Спортчы кенәгәсе” дә булдырды. Анда һәрберебезнең уңышлары язылып барды. Мин Казан дәүләт университетына укырга кергәч, шул кенәгәмне күрсәтеп, уку йортының җыелма спорт командасына да кабул ителдем. Укытучым анда да минем уңышлар белән кызыксынып торды. Бер хатында хәтта: “Фәния, кыска дистанциядә йөгерү буенча синең рекордны быел Флүрә кабатлады”, дигән сөенче белән дә уртаклашты.
Әле булса сокланып хәтергә төшерәм: безнең укытучыларыбыз искиткеч артистлар да иде. Директорыбыз Фәнүз абый Фатыйхов җитәкчелегендә нинди генә драма әсәрләрен сәхнәләштермәде алар! Әнгам Атнабаев, Таҗи Гыйззәт, Рафаил Сафин, Юныс Әминев, Фәрит Богданов, Туфан Миңнуллин әсәрләре белән без шунда таныштык. Тик шунысы кызганыч, күп вакыт укучыларны спектакльләргә кертмиләр иде. Чөнки алар кичен соң башлана, ә безгә тамашадан соң туган авылларыбызга кайтырга кирәк... Безнең хәвефсезлек турында кайгыртканнарын ул вакытта аңламый идек шул...
Ганс Хәкимов 1945 елның 2 августында Югары Карга авылында колхозчылар гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белемне Түбән Карга авылында ала, 1959 елда Әсән җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Бәләбәй педагогия училищесына укырга керә. Укытучылык эшен 1963 елда үзе укыган Әсән мәктәбендә башлый. Шунда 20 ел эшләү дәверендә аңа өлкән пионервожатый, урыс һәм татар телләре, әдәбиятлары дәресләрен, математика, физика, җәмгыять белеме, тарих, рәсем, музыка, сызым предметларын укытырга, мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкарырга да туры килә. Сыйныфтан һәм мәктәптән тыш тәрбия эшләрен оештыручы булып эшләгән чорда Бабич исемендәге спорт клубына, мәктәп укучыларының “Романтика” дип аталган иҗади берләшмәсенә, халык уен кораллары оркестрына, хәрбиләштерелгән “Зарница” уенына нигез салгач, аңа дирижер да, тренер да, командир да вазыйфаларын йөклиләр. Ганс Фәтхелбаян улы мәктәптә дә, “Әсән” колхозында да комсомол оешмасына җитәкчелек итә. ВЛКСМның Дүртөйле райкомы әгъзасы комсомолның Башкортстан өлкә комитеты конференциясенә делегат итеп сайлана. Районда үзешчән сәнгатьне үстерүгә үзенең саллы өлешен кертә. Ул еллардагы хезмәтен бәяләп, аңа 1974 елда район Советы карары белән “Дүртөйле районының почетлы яшь гражданины” дигән мактаулы исем бирелә. Бу исемне аңа кабаттан 2019 елда да бирәләр. Шулай итеп Ганс Хәкимов ике тапкыр районның почетлы гражданины!
Совет Армиясендә ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәгән солдатның исеме хәрби частьның Мактау кенәгәсендә дә теркәлә. Кайту белән янә мәктәпкә килә. Ганс Хәкимов мәктәптә эшләгән чагында Удмурт дәүләт университетының сәнгать-графика факультетын тәмамлый. Мәскәүдә кандидатлык диссертациясе яклый. Яхшы әзерлекле белгечне бик күп урыннарга эшкә чакыралар, әмма туган төяген яратучы Ганс Фәтхелбаян улы Уфаны сайлый. 1984 елда хәзерге
М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетына эшкә күчә. Рәсем, сызым укыту методикасы кафедрасының өлкән укытучысы, дизайн кафедрасының доценты, сурәтләү кафедрасының һәм фәнни-тикшеренү лабораториясенең мөдире булып эшли. Бу лабораторияне үзе булдыра һәм пенсиягә чыкканчы аның җитәкчесе була. Лабораториянең филиаллары Уфа шәһәренең һәм районнарының берничә мәктәбендә озак кына эшли әле. Лабораториядә дистәләгән программалар, методик кулланмалар, укыту плакатлары, эш дәфтәрләре, мәсьәләләр җыентыклары әзерләнеп, мәктәпләргә таратыла. Ганс Хәкимов БДУның Стәрлетамак һәм Бөре филиаллары өчен кадрлар әзерләүдә дә җиң сызганып эшли. Аспирантлар укытып, аларның диссертация эшләренең фәнни җитәкчесе һәм рәсми оппоненты була. Шулай ук беренче булып, Башкортстанда сызым буенча олимпиадалар үткәрүне оештыра. Аның җитәкчелегендә 1985 елдан башлап, 35 ел рәттән шундый олимпиадалар үткәрелеп килә. Ул эшне хәзер аның шәкертләре дәвам итә. Ганс Фәтхелбаян улы Уфа шәһәр Советының мәгәриф бүлеге каршында оештырылган экспертлар советы әгъзасы да була. Анда ул башкала укытучыларының дистәләгән иҗади хезмәтләрен тормышка ашыруга үзенең фәнни өлешен кертә. Әлеге юнәлештәге колачлы эшчәнлеге өчен аңа “Башкортстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелде. Мәгариф, Мәдәният министрлыкларының, СССР педагогия фәннәре академиясенең, ВЛКСМ Үзәк комитеты һәм башка бик күп оешмаларның күпсанлы грамоталары, Русия Дәүләт думасының медальләре белән бүләкләнде. Халыкара педагогия фәннәре академиясенә мөхбир әгъза итеп сайланды. Аның 150дән артык фәнни хезмәте дөнья күрде. Хезмәтләре Русия Фәннәр академиясе һәм Педагогия академиясе тарафыннан югары бәяләнеп, мәктәп китапханәләрендә урын алды, дәреслекләр итеп нәшер ителде.
Аның хакында М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының деканы менә нәрсә дигән иде: “Факультетта эшли башлавының беренче көннәреннән үк Ганс Хәкимов үзен төпле укытучы итеп күрсәтте. Коллегалары һәм студентлар арасында аңа яңа килгән кеше итеп караучы булмады, үз урынын тиз тапты ул. Сызым графикасы буенча күп эшләр башкарды. Уфаның рәсем һәм сызым укытучыларының иҗади клубын да ул оештырды. Ул клубны соңрак илебез укытучылары иҗади берләшмәсенә ассоциатив әгъза итеп алдылар . Ә Ганс Хәкимов шул “Укытучыларның иҗади берлеге”нең Сочида үткәрелгән беренче оештыру съездына делегат итеп сайланды. Предметның дәрәҗәсен безнең республикада гына түгел, Русия күләмендә күтәрде”.
Укытучыбыз алтынчы сыйныфта укыганда ук Башкортстан радиосының “Сигнал” радиогәзитенә хәбәрләр язып торган. Язышуын Бәләбәйдә укыганда да, укытучы булып эшләгәндә дә, югары уку йортында хезмәт түккәндә дә ташламый. Ганс Фәтхелбаян улының шигырьләр язуын, аларны үзе үк көйгә салып, мандолинада уйнап җырлаганын мәктәптә укыганда ук белә идем һәм аның шундый күпкырлы сәләтенә гаҗәпләнеп соклана идем. Ул барыбызны да әсир итә иде. Сокланасыларым алда булган икән әле! “Кызыл таң” гәзитендә эшли башлагач, укытучым миңа бер шәлкем шигырьләрен китерде. Мин аларны шундук укып чыктым да, тагын бер кат сокланып, гәзиткә тәкъдим иттем. Шигырьләр басылып чыккач, бик күп хатлар килде редакциягә. Укытучымны белүчеләрдән дә, таныш түгел кешеләрдән дә. Соңгылары: “Без моңа кадәр бу авторны белми идек, ул кайдан, кем булып эшли?” – дип кызыксындылар. Гәзиттә мәкаләләрен, шигырь-хикәяләрен, эсселарын мин эшләгән дәвердә аеруча еш бастырды. Укытучымның бер бәяләмәсе хәтердә. “Яшерен-батырын түгел, “Кызыл таң”ны өч-дүрт дистә еллап алдырганнан соң, гәзиттәге материалларның эчтәлегеннән күңелем кайтып, бераз алдырмый торган идем. Анда укучым Фәния эшли башлагач, яңадан алдыра башладым. Милләтебезнең күренекле шәхесләре турындагы аның очерклары тарихка кереп калырлык бит”. Ганс абый үзе дә гәзитебезгә бай эчтәлекле материаллар китерде. “Киртәләр аша” повесте басылды. Аның өчен ул 2018 елда “Кызыл таң” гәзите лауреаты исеменә лаек булды. Аннан соң “Балачактан урап киләм әле” исемле хатирәләре белән гәзит укучыларны сөендерде. Ганс Хәкимов үз исәбенә алты әдәби китап чыгарды. Ә 2024 елда З. Биишева исемендәге китап нәшриятында “Күңел көзгеләре” дигән исем астында чыккан күмәк җыентыкта укытучымның да иҗат җимешләрен күрү минем өчен зур куаныч булды. Остазымның үзнәшер юлы белән чыгарылган “Шагыйрьләр авылы” дигән җыентыгында исә Әсән территориясенә караган авыллардагы иҗади кешеләр турында киң мәгълүмат тупланган. Бу китап укытучымның якташларына зур бүләге булды. Ул данлыклы якташыбыз Шәехзадә Бабич турында Ганс абый Хәкимовның үзе катнашлыгында булган тарихи мәгълүматлар белән ачыла.
Укытучыбыз әле Бабичның исемен телгә алырга да ярамаган вакытта шагыйрьнең Лысьвада яшәгән сеңлесе Фәсәхәт апа белән хатлар алыша. Туган авылы Әсәнгә күченгәнче, фатир алганчы Фәсәхәт апа Ганс абый белән аның тормыш иптәше Эльмира янында яши. Шагыйрь турында аның сеңлесе белән нинди генә темаларга сөйләшми алар! Ганс Хәкимовта бик күп тарихи документлар, истәлекле хатлар саклана. Ш. Бабич исеменең (аны телгә алырга ярамаган вакытта ук) үзенең туган авылында онытылмавында Ганс абыйның да роле гаять зур булды. Мәктәптә иҗат белән шөгыльләнүчеләргә, сәләтле укучыларга Шәехзадә Бабич исемендәге премия дә булдырды ул хәтта. 1973 елда мин дә ул премияне алу бәхетенә ирештем. Бүләккә берничә китап та бирделәр әле. Алар арасында урыс телендә чыккан “Шайхзада Бабич” (Төзүчесе һәм кереш сүз авторы Әхнәф Харисов) дигән шигырьләр китабы да бар иде. Ул китапны мин әле булса кадерләп саклыйм. Әсән мәктәбендә Ш. Бабич рухында безне тәрбияләгән укытучыбызга бик күпләр рәхмәтле. Шуңа да авылда иҗат белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан-артты. Шәйхел Вахитов 1980 елда Әсәнне юкка гына “шагыйрьләр авылы“ дип атамагандыр! Ә Наҗар Нәҗми “Минем теләгем шул, һәм мин үземнең хыялымның тормышка ашуына ышанам: Әсән авылы башкорт әдәбиятының Мәккәсенә әйләнәчәк”, дип әйткән иде. Менә шул Мәккәнең бер вәкиле – минем укытучым Ганс Хәкимов.
Мәкаләмнең башындагы кулъязмага күчәм хәзер. Ул чыннан да бик мавыктыргыч кулъязма булды. Мавыктырырлык та шул. Ганс Хәкимовның шигырьләре гап-гади күзәтүләрне фәлсәфи уйланулар югарылыгына күтәреп иҗат ителгән. Менә игътибар итегез әле:
Авырлыкка, утка, суга түзә:
Кеше – бетон,
Кеше – титан.
Кеше күңеле йомшак, нечкә, нәзек:
Ул – пыяла,
Тиз уала.
“Тамчы” дип аталган шигырь үзе бер поэмага торырлык.
Кар бөртеге
Керфегемә кунды.
Тән җылымнан
Эреп, тамчы булды.
Сафлыгыннан
Никтер күңел тулды.
Тулган күңел
Керфегемнән какты.
Тамчы нәни
Чишмә булып акты.
Җиргә төшеп,
Бозчык булды. Катты.
И бу гомер!
Бигрәк кыска мизгел.
Җир Шарына
Дөнья керфегеннән
Тоз булмыйча,
Саф боз булып,
Үлгәч,
Төшик без гел...
Мондагы чагыштыруларга гына карагыз: “дөнья керфегеннән саф боз булып төшик”, “тулган күңел керфегемнән какты”.
Ганс Фәтхелбаян улы шигырьләрендә беркем дә әйтмәгән мондый чагыштырулар, канатлы сүзләр искиткеч күп! “Хәтерем тотмый калды”, “Эшсезлек – җайсыз тәхет”, “Көймәләрне дулкын йоткан кебек”, “Күңел төенчегем чишмәдем”, “Үрмәкүчем хәбәрләрен ташыр өчен юллар үрмәде”, “Җимешләрнең (сүз миләш турында бара) сутларына күз яшьләрең (әнисенең) тулышкан” һ.б. Миләш менә ни өчен ачы икән – аңа әнисенең күз яше сеңгән бит...
Ганс абыйның көтелмәгән нәтиҗәләре, ягъни шигырьләренең тәмамланышы үзенчәлекле. Шул ук “Әнием миләше”ндә “Күз яше – кайгы билгесе. Кызыллык – шатлык төсе. Эчең тулы ут һәм ялкын. Ә тышың чәчкә төсле”, дип көтелмәгәнчә чагыштыру белән тәмамлый фикерен шагыйрь, миләш агачын сурәтләгәннән соң. Әнисенең кайгыларны яшереп, улына күрсәтми яшәвен миләш җимешләренең ачылыгына һәм үзенә тартып торган кызыллыгына тиңли. “Амбразура”, “Зиратта уйланулар”, “Эш һәм эшсезлек”, “Юксың”, “Дүртөйле пристане янында” һәм башка күп кенә шигырьләрендә дә көтелмәгән нәтиҗәләр ясала.
Робагыйлар дип аталырга хаклы дүртьюллыклардагы тирән фәлсәфи фикер дә күпләрне уйландырыр.
Бер исерек яңа яуган кардан
Алпан-тилпән, уңга-сулга китте.
Йөзәрләгән кеше аның эзен
Кәкре-бөкре шома сукмак итте.
Аек акыл белән тау битенә
Төп-төз итеп матур сукмак салдым.
Беркем иярмәде. Тау башында
Горур бөркет кебек ялгыз калдым.
Менә бу юллар ничек уйландырмасын?!
Охшатам: әдәп – ыштанга
Ныклап тегелгән сәдәп.
Сәдәпсез ыштан кигәндәй
Күренә бәгъзе адәм.
Әлеге кулъязмада татар шигъриятендә моңача беркемдә дә очратмаган күренешкә тап булдым: өч юлдан гына торган шигъри строфалар бу. Мин андый шигырьләрне Казанда укыганда Равил Фәйзуллинда очраткан идем. Аны “ак шигырь” дип атыйлар иде. Ганс Фәтхелбаян улы аларны “Хайкулар” дип атаган. Хайку – япон шигъриятендәге жанр. Ул чыннан да өч юлдан гына тора. Беренче һәм өченче юллар биш иҗектән, ә уртадагысы җиде иҗектән корылырга тиеш. Хайку үз үсешендә берничә яңарыш кичергән. 15-16нчы гасырларда яшәгән япон шагыйрьләре Аракида Моритакэ белән Ямадзаки Сакана хайкуны бары тик комик хәлләрне сурәтләүдә генә кулланалар. Ә лирик жанр юнәлешен аңа Мацуо Басе (17нче гасыр) бирә. 18нче гасырда Кобаяси Исса дигән шагыйрь гражданлык мотивлары белән баета. 19-20нче гасырда иҗат ителгән хайкуларда реализм ярылып ята.
Ганс Хәкимовның хайкулары югарыда санап кителгән барлык төсмерләрне дә үз эченә алган. Аларда комизм да, табигать күренеше дә, социальлек тә ярылып ята. Берничәсенә генә күз салыйк.
Агач ботыйлар,
Бөреләре ачылгач.
Әллә ул Бабич?
Өч кенә юл, ә никадәр тирән мәгънә! Бөтен бер поэмага торырлык!
Күлләвек кенә.
Санламый булмый, аяк
Чыланса анда.
Аз гына сүз белән күп нәрсәне әйтә белү – шагыйрьләрдә иң кыйммәтле сыйфат. Ә хайкулар нәкъ шул вазыйфаны үти һәм үзенә тоташ бер поэманы сыйдыра.
Ничек сокланмыйсың инде остазыңа!
Җыентыкта укучы игътибарын җәлеп итәрдәй шаярулар һәм сүз уйнатулар да бар. Укытучым сүзләрнең күпмәгънәлелеген оста файдаланган.
Кеше арасында синең хакта
“Әллә җилле инде?” – димәсеннәр.
“Җилле итеп яши!” – дисеннәр.
Балалар өчен язылган шигырьләр дә табышларга бай булуы белән игътибарны җәлеп итә.
Җыентыкның төп өлешен, мөгаен, педагогик эссе алып торадыр. Кереш сүздә, остазым үзе язганча, укыту-тәрбия эшенә илле биш ел гомерен биргән кешенең яшьләргә әйтер сүзе тупланган бу эсседа. Ул берничә язмадан тора. Алар үгет-нәсыйхәткә корылмаган, ә педагогның үз башыннан үткән, үзе кичергән хәл-вакыйгаларга бүгенге күзлектән бәя бирүендә. Һәм шунда ук, аңлаган кеше өчен, “улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла” дигән өндәмә дә ярылып ята. Бу язмаларны укыган һәркем үзенә, гомер юлында, гаиләдә булсынмы ул, мәктәптәме, яисә хезмәт коллективындамы, кирәкле дәрес алачак. Ә укытучылар өчен ул кулланма әсбап булырлык. Аеруча әдәп-әхлак мәсьәләләре кискен торган әлеге заманда, бернинди канунны да санга сукмый үсүче балалар белән эшләгәндә...
Педагогик эссе шундый җиңел тел белән язылган ки, андагы вакыйгалар, кино карагандай бер-бер артлы күз алдына килеп, әйтерсең, синең катнашлыкта бара. Герой белән бергә су коенасың, аның өчен кайгырасың, борчыласың. Хәтта “Ник алай эшләде инде?” – дип кыек адымнан, я ялгыш җаваптан коткарып калырга тырышасың.
Кыскасы, укытучымның ярты гасыр буе тупланган тәҗрибәсе, күзәтүләре эзсез үтмәгән, һәм ул эз, шигырендәгечә, шактый туры һәм бу юл башкаларны да кызыксындырырлык, димәк, артыннан ияртерлек. Бу кулъязма, Аллаһка шөкер, “Җан җылысы” дип аталган китап булып киңкатлам укучыларга да барып иреште.
Бу китапны укыгач, Сезнең юлдан баручылар ишәер, Укытучым! Мин үз тәҗрибәмдә моңа ышандым инде...
Ганс абыйның шигырьләре белән бик күп кешеләр таныш та инде. Ул аларны социаль челтәрләрдә урнаштыра. Андагы язмаларга гади укучылардан гына түгел, Башкортстанның һәм Татарстанның танылган шагыйрьләреннән дә уңай бәяләмәләр ала. Бәяләмәләр яхшы булса да, ул моңа кадәр конкурсларда бик катнашып бармый иде. Күптән түгел Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килүче “Мәйдан” журналы үткәргән “Авыл шагыйрьләре” дип аталган конкурста катнашырга батырчылык итте. Һәм беренчелекне яулады. Димәк, укытучымның шигырьләре билгеле шагыйрьләрдән торган мәртәбәле жюрины да әсир иткән! Үзенең юбилей елына Ганс Фәтхелбаян улы, шулай итеп, иҗади уңышлар белән аяк басты.
Юбилеегыз котлы булсын, Сезне яраткан күпсанлы укучыларыгыз исеменнән ихлас тәбрик итеп, сәламәтлек, иҗади уңышлар телим!
Фәния СӘЕТГӘРӘЕВА-ГАБИДУЛЛИНА.