-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
8 август , 09:55

Милләтпәрвәрлек Бәләбәй төбәген данлы итә

Бәләбәй шәһәрендә Бөтен­дөнья татар конгрессы бүлек­чәсе (рәисе — Рәсүл Гәрә­ев) һәм Милли-мәдәни мохтә­риятнең урындагы бүлек­чәсе (җитәкчесе — район Советы секре­таре Артур Садыйков) белән берлектә милләтебезне, телебезне, милли йола һәм гореф-гадәт­ләре­безне саклау, киләчәк буынга тапшыру буен­ча төрле юнәлешләрдә киң эшчәнлек алып барыла.

Милләтпәрвәрлек Бәләбәй төбәген данлы итә
Милләтпәрвәрлек Бәләбәй төбәген данлы итә
Матбугат

Ул – туган телне, мәдәниятне, тарихны саклау чарасы, урындагы үзидарә органнары эше, социаль программаларны тормышка ашыру, төзекләндерү планнары турында бәян итүче чыганак, безне бергә туплап торучы, берләштерүче басма. “Бәләбәй хәбәрләре” гәзитенең татарча чыгарылышы өчен Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре Зәйфә Салихова җаваплы.
Гәзиттә шәһәр-район татарларының милли рухы, яшәеше, туган тел язмышы даими яктыртыла. Әлеге вакытта бу басма үз бурычын тулысынча үтәп килә. Бәйләнеш төркемендә дә үз бите ачылган.
Аның эшендә актив катнашучы дуслары да бихисап. Гөлфия Зиннәтуллина, Ракия Төхвәтшина, Сания Ганиева һәм үзем — әнә шундыйлардан. Кызганычка каршы, шушы көннәрдә “Бәләбәй хәбәрләре” иң тугры дустын — Русиянең һәм Башкортстанның Язучылар берлекләре әгъзасы, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе Камил Фазлыйны югалтты (урыны оҗмахта булсын).

Мәдәният

“Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәгендә үткәрелгән татар халкы тарихын, мәдәниятен, телен саклау, үстерүгә багышланган чаралар шәһәр тормышында шактый зур роль уйный.
Шуларның иң мөһиме — “Халкым хәзинәсе” муниципаль татар мәдәнияте фестивале.
Фестивальнең оештыручылары булып “Урал-Батыр” милли-мәдәни үзәге белән татар җәмәгатьчелеге – Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе, район татарлары милли-мәдәни автономиясе, Бәләбәйнең “Ак калфак” оешмасы тора. Фестивальдә катнашу хокукына олысы да, кечесе дә ия. Зур чараның максаты – татар мәдәнияте традицияләрен саклау һәм ана телен үстерү; татар халкы музыкасына, җырларына, әдәбиятына җәлеп итү; фестивальдә катнашучыларның, аеруча яшь буынның, башкару осталыгын чарлау; яңа коллективларны һәм талантлы башкаручыларны ачыклау; үсеп килүче буынга ватанпәрвәрлек тәрбиясе бирү; дәүләт, коммерция структураларын һәм җәмәгатьчелек игътибарын татар мәдәниятен саклау, яшьләр иҗатын үстерү проблемаларына җәлеп итү.
Һәр ел саен бу фестивальдә Бәләбәйнең сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе укучылары, укытучылары, балалар бакчалары, авыл клубы коллективлары, китапханәчеләре, башка оешма әгъзалары катнаша. Шәһәребездә мондый милли чараларның үтүе милли үзаң тәрбияләү, балаларның рухи дөньясын баету, иҗади сәләтен үстерү, эстетик тәрбия бирү җәһәтеннән гаять мөһим әһәмияткә ия.
Шәһәребезнең Мәдәният сарае каршындагы “Акчарлак” татар җыры ансамбле (җитәкчесе — Рәзидә Ибәтуллина) зур популярлык казанды. “Каз өмәсе”, “Кәккүк чәе”, “Сөлге бәйрәме”, “Ак мич бәйрәме”, “Самавыр бәйрәме”, “Кымыз бәйрәме”, “Армиягә озату”, “Никах укыту” — әлеге коллектив үткәргән чаралар әнә шундыйлардан. “Акчарлак”лылар, шулай ук, шәһәр-республика күләмендәге чараларда, конкурсларда лауреат, дипломант исемнәренә лаек була. Быелгы уку елында, мәсәлән, алар Бәләбәй шәһәренең мәктәп-интернат базасында (җитәкчесе — Р. К. Салихова) үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты укытучыларының чираттагы семинары кысаларында “Киез басу бәйрәме” йоласын, укучылар белән татар халык уеннарын күрсәтте. “Акчарлак” ансамбле үзе үткәргән чараларга колледжларда укучы студентларны да җәлеп итә.

Китапханә

Аның туган якны, милли әдәбиятны өйрәнү бүлегендә милли әдәбият, милли матбугат басмалары, туган якны өйрәнү буенча бай материал тупланган. “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләре, “Сөембикә”, “Тулпар” журналлары киң катлам укучыларының күз алдында.
Бүлек җитәкчесе Рәсимә Сәлимова китапханә хезмәткәрләре белән берлектә төбәк язучыларының тормыш һәм иҗат юлларына, йола, гореф-гадәтләрне саклауга багышланган традицион кичәләр, онлайн-конкурслар оештыра, мәктәп һәм гимназия укучыларын, студентларны да җәлеп итә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар кысаларында күренекле татар шагыйре, яугир Фатих Кәрим иҗатына багышланган кичә оештырылды. Анда әдипнең тормышына һәм иҗатына багышланган конкурска йомгак ясалды. Мәктәп укучылары, конкурс шартларына ярашлы, иҗади эшләр, презентацияләр, буктрейлерлар әзерләгән иде. Чарада Рәсимә Мөдәрис кызы Ф. Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләде, укучылар шигырьләрен укып ишеттерде, презентацияләр күрсәтелде. “Ул безнең арада калды” дип аталган конкурс үз максатына иреште.

“Ак калфак”

Татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары, төрле тематик кичәләр уздыру белән беррәттән, шәһәрдәге милли-мәдәни чараларда да актив катнаша. Бәләбәй татар гимназиясендә үткәрелгән чаралар да “Ак калфак”лыларсыз узмый. Ел да үткәрелеп килүче “Тукай моңнары”, “Нәүруз” һәм башка милли чараларда, конкурсларда алар жюри составында укучыларга бәя бирә, оештыручылар да була.
“Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәгендә үткәрелгән “Татар малае-2024”, “Татар кызчыгы-2024” төбәк конкурсында гимназиянең 2нче сыйныф укучысы Солтан Хәбибрахманов (“Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай”, укытучысы — Рәсилә Мөҗипова) белән 1нче сыйныф укучысы Сабина Галиуллина (“Иң талантлы кыз”, укытучысы — Рита Ануфриева) катнашып, татар гимназиясенең данын күтәрделәр.
“Ак калфак”лылар республика күләмендә үткәрелгән чараларда да актив катнаша. Мәсәлән, күптән түгел Шаран районында беренче тапкыр үткән “Шаран җиләге” этник мәдәният фестивале кысаларында Шаран җиренең шәрәфле шәхесе, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовка һәйкәл ачылу тантанасында катнаштылар.
Шундый чараларга, М. Җәлил музеена экскурсиягә баруны оештырган өчен Бөтендөнья татар конгрессының Бәләбәй бүлекчәсе җитәкчесе Рәсүл Гәрәевка алар зур рәхмәтләрен белдерә.

Мәгърифәт

Сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе (директоры — Дамир Хәбибрахманов) бу җәһәттән төп үзәкне тәшкил итә. Башка мәктәпләрдә укучы татар балалары бирегә төрле конкурсларга, бәйрәмнәргә җыела, укытучылар төрле семинарлар үткәрә. Гимназиянең үзендә исә милли чаралар даими үткәрелеп килә, бигрәк тә “Аулак өй”ләр күңелле һәм максатчан үткәрелеп, ата-аналар, Бәләбәй җәмәгатьчелеге алдында популярлык казанды.
Гимназия укучылары татар теле буенча үткәрелгән конкурсларда, конференцияләрдә, олимпиадаларда актив катнаша, призлы урыннарга лаек була. Мәсәлән, быелгы уку елында 9нчы сыйныф укучысы Мәдинә Салихова татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада призер булды.
Сәнгать бүлеге (җитәкчесе — Тимерхан Әхмәтов) укучылары шәһәрдә үткәрелгән бер чарадан да читтә калмый, кечкенә гармунчылар, курайчылар, биючеләр, җырчылар үзләренең чыгышлары белән бәләбәйлеләрне һәрдаим сокландырып тора, бәйгеләрдә зур җиңүләр яулый.
Әлеге көннәрдә татар гимназиясе 30 еллык юбилеена әзерләнә.

Дини тәрбия

Бу юнәлештә Бәләбәй тарихи мәчете эшчәнлегенә (имам-хатыйп — Илдар Галиев) аерым тукталып үтү урынлы булыр. Тарихи мәчеттә һәр көн азан әйтелә, биш вакыт һәм җомга намазлары укыла, олылар һәм кечкенәләр өчен дин дәресләре дә үткәрелә. Корбан гаетләре, Ураза бәйрәмнәрендә мөселманнар биредә бигрәк тә күп була.
2015 елда мәчет янында мәдрәсә яңартылды, аның ихатасында спорт мәйданчыгы ясалган. Мәдрәсәдә балаларга дин сабаклары өйрәтелә, каникулларда лагерьлар эшләп килә, милли һәм дини бәйрәмнәр үткәрелә. “Нурсибә” дип аталучы хәләл ашханә дә янәшәдә. Монда Коръән ашлары, яшьләр өчен милли ашлар пешерү буенча осталык дәресләре, никахлар үткәрелә.
Күп авылларда халык үтенече буенча зиратта әрвахларны искә алу догалары укыла. Күптән түгел шундый чара Каен-Елга авылында үткәрелде, Илдар хәзрәт ир-егетләр белән бергә зиратта дога укып, халыкка вәгазьләрен җиткерде. Тирә-як авылларның (Тузлыкуш, Мәтәүбаш һ.б.) мәчетләре дә уңышлы эшләп килә. Әлеге көннәрдә Надеждино авылында мәчет төзү дәвам итә.
Барлык оешма әгъзалары да “Бөтендөнья татарча диктант”, “Милли кием” һәм башка акцияләрдә теләп катнаша, “Без үзебезнекеләрне ташламыйбыз” девизы астында СВОда катнашучылар өчен авылларда һәм шәһәрдә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эш алып бара.
Гомумән, Бәләбәй татарлары заман белән бергә атлый, ил һәм республика мәнфәгатьләре белән янып яши.

Люзия Фәттахова,
Башкортстанның атказанган укытучысы,
“Ак калфак” оешмасы әгъзасы.


Автор: Резида Валитова
Читайте нас