Башкортстан Республикасында Люция Вафина җитәкчелегендә уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының иң эре проектларының берсе булган үзешчән фольклор коллективларның “Җырлыйк әле!” конкурс-фестивале быел да төрле тарафларда яшәүче милләттәшләребезне бер мәйданга – ачык һавадагы “Бабай утары” этнография музее биләмәсенә җыеп, шаулап-гөрләп узды. Сигезенче тапкыр үткәрелгән әлеге зур чарада байтак чит ил кунаклары катнашты – фестиваль чикләрендә Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы да узды.
Кунак килә, каршы ал!
Сигезенче тапкыр оештырылган әлеге күләмле фестиваль катнашучыларны һәм кунакларны ел саен ниндидер бер яңалык белән сөендерә. Беренчедән, республикабыз һәм илебезнең төрле төбәкләрендәге татар фольклор коллективлары бирегә килеп, үзләренең төбәкләренә генә хас булган йолаларны күрсәтә. Икенчедән, традициягә әверелгән конкурс-фестивальнең программасына да ел саен бер яңалык өстәлә. Быел, мәсәлән, ике көн дәвамында барган фестиваль кунак каршы алу йоласы белән башланып китте.
“Бабай утары”на килүче мәртәбәле кунакларны – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе, Бөтендөнья татар хатын-кызлары хәрәкәте координацион советы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Ихсанов һәм илебезнең төрле төбәкләрендәге “Ак калфак” бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук ерак араларны якын итеп, Кытай, Австралия, Мисыр кебек чит илләрдән килгән милләттәшләребезне төрле елларда Гран-при яулаган коллективлар борынгы йола буенча зур хөрмәт күрсәтеп каршы алды. Туймазы шәһәренең – “Җидегән йолдыз”, Архангель районының – “Ахирәтләр”, Дүртөйле шәһәренең – “Әллүки”, Бакалы районының – “Туганайлар”, Бишбүләк районының – “Ак калфак”, Чишмә районының – “Җидегән чишмә”, Туймазы районының “Төмәнәк” татар фольклор ансамбльләре һәрберсе үзенең мәйданчыгында күркәм табын корды, шул якның борынгы кәсепләрен, кул осталарының эшләрен тәкъдим итте. Ә төмәнәклеләр корган сәкеле, мичле, бишекле авыл өе исә борынгы әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен якыннан күзалларга мөмкинлек бирде. Шулай ук, биредә тәбикмәк һәм чәк-чәк пешерү буенча осталык дәресләре үтте.
Кул эшләрендә – күңел җылысы
Арытаба кунаклар “Гүзәлләр тудырган гүзәллек” бәйгесендә катнашучы уңган хатын-кызларның үзләре һәм аларның кул эшләре белән танышты. Нефтекама шәһәреннән Миләүшә Җиһаншина үз бакчасында җитен үстереп, эшкәртү белән шөгыльләнә, дару үләннәре җыя. Бакалы районының Яңа Балыклы авылыннан мәгариф ветераны Рәсимә Шәйдуллинаның калфакларына, чигелгән сөлге һәм алъяпкычларына сокланучылар гына түгел, аларны сатып алучылар да күп булды. Шул ук районның Иске Катай авылында яшәүче Фәйрүзә Закирова, Илеш районының Карабаш авылыннан – Зимфира Шәемова, Иштирәк авылыннан – Гүзәл Муллагалиева, Чакмагыштан – Резида Нигъманова, кул эшләренә барлык күңел җылысын салып, зур осталык белән башкарганнар. Күркәм йола буенча, җиңүчеләрне билгеләү һәм тәбрикләү дә нәкъ “Җырлыйк әле” фестивалендә тантаналы шартларда үтә.
Йолаларда – рухи тәрбия
“Җырлыйк әле!” фестивалендә катнашучылар, нигездә, йолаларны үз җирлекләрендә эзләп, өйрәнеп, аннан соң гына сәхнәгә чыгара һәм башкаларга тәкъдим итә. Бу эштә алар киләсе буыннар да халкыбызның бай мирасын белеп үссен, сакласын һәм дәвам итсен өчен яшьләрне, балаларны да җәлеп итәргә тырыша. Әйткәндәй, соңгы елларда ансамбльләрнең составы да яшәрә бара, быел “Бабай утары” сәхнәсенә күтәрелүче ансамбльләрнең чыгышларын бәһаләүче мәртәбәле жюри әгъзалары: Кадрия Идрисова, Данис Шакиров, Люция Вафина, Бөтенрусия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов, композитор Алик Локманов, рәссам Вәкил Шәйхетдинов кебек абруйлы затлар да моңа игътибар итте.
Очрашу, аралашу, үзеңне күрсәтү, тәҗрибә уртаклашу кебек шатлыклы мизгелләрдән торган фестивальдә быел, кызганычка каршы, моңсуланып алырга да туры килде – беренче елыннан башлап аның алып баручысы һәм жюри әгъзасы булган Айрат Халиков, бәйгечеләрнең чыгышларын оста бәһаләгән, йомшак кына итеп киңәшләрен биргән Фән абый Вәлиәхмәтовның арабызда булмавы бик көенечле иде. Аларның рухына багышлап дога кылынды һәм бер минут тынлык белән искә алынды.
Бишбүләк районының “Ак калфак”, “Чишмәкәй”, “Яран гөл”, “Асылташ” татар фольклор ансамбльләренең чыгышы арытаба сәхнәгә күтәреләчәк иҗат коллективларын гына түгел, барлык тамашачыларны да рухландырып җибәрде, “Ак калфак” җырына хореографик композиция ак калфакның, милләтебезнең тарихын чагылдырды. Аны тамаша кылучылар милләте белән горурлык хисләре кичереп утырды.
Фестивальне алып баручылар Флорида Исмәгыйлева һәм Альберт Уразмәтов сәхнәгә кунакларны чакыргач, чараның тантаналы өлеше сәламләү сүзләре һәм тәбрикләү мизгелләре белән дәвам итте. Милләтебез дип янып-көеп яшәүче, телебезне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклауда зур көч салучылар лаеклы бүләкләрен алды. Хезмәттәшебез – “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова да Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медаленә лаек булды.
Агымдагы елда да бәйгедә катнашучылар күркәм йолалар тәкъдим итеп сөендерде. Икенче турга үтүчеләр “Солдат боткасы”, “Орчык өмәсе”, “Кич утыру”, “Юрган сыру” кебек байтак үзенчәлекле йолаларны тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, Гран-прига “Туймазы мәрҗәннәре” ансамбле (җитәкчесе – Рәвия Фәрхитова) лаек булды һәм, гадәттәгечә, Бөтендөнья татар конгрессыннан барлык коллективка костюмнар тектерү өчен сертификат белән бүләкләнде, шулай ук Казан шәһәрендә үтәчәк “Түгәрәк уен” фестиваленә чакыру алды.
Беренче урынны исә Салават районының “Изге ай” (җитәкчесе – Светлана Хәйретдинова), 2нче урынны Шаран районының “Ихлас” (җитәкчеләре – Рифат Хәйруллин һәм Бәһия Шәймәрданова), 3нче урынны Илеш районының “Сәрбиназ” (Зимфира Шәемова) иҗат коллективлары яулады. Нефтекама шәһәренең Светлана Вәлиева җитәкчелегендәге “Ак калфак энҗеләре” һәм Кыйгы районының Зилә Нургатина канаты астында эшләүче “Чибәркыя кызлары” махсус бүләккә лаек булдылар. Өченче региональ турда Татарстанның Әлмәт районыннан килгән “Зифа” ансамбле җиңүче дип танылды. Алар исә үзләренең якларына хас булган “Суган җилгәрү” йоласын күрсәтте. Җитәкчесе Лилия Шәйхетдинова билгеләвенчә, совет чорыннан ук аларның авыл халкы суган үстереп, аны сатудан килгән акчага тормыш көткән. Әйткәндәй, Түбән Абдул авылында суган үстерүчеләр әле дә күп.
Нефтекамалылар исә Мәрьям-ана гөлен үстерү йоласын тергезгән, моның өчен алар әлеге гөлне бик күпләп үстереп алып килгән иде. Шулай ук Шаран районының Күгәрчен-Бүләк авылындагы “Ихлас” ансамбленең чыгышы үзенчәлекле булды – алар “Печән өсте” йоласын якташлары Фән Вәлиәхмәтовка багышлап тәкъдим итте.
Киңәшле эш таркалмый
Фестивальнең беренче көне чараларга бай булды. Бәйгедән соң җыелучылар Чишмә районының Ярми авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәхнә дуслары” театр төркеме (җитәкчесе – Гөлфия Сәрвәрова) тарафыннан Мансур Гыйләҗевның пьесасы буенча куелган “Яра” спектаклен тамаша кылды, “Түгәрәк уен”да һәм “Кич утыру”да катнашты. Икенче көн дә бик фәһемле, мавыктыргыч үтте. Ераклардан килгән кунаклар “Бабай утары” буенча сәяхәт кылганнан соң, “Фольклор ансамбльләр аша – йолаларга” дип аталган күчмә утырышка җыелды. Анда оешманың эшчәнлеге, татар гаиләләрен ныгыту, гореф-гадәтләрне саклау кебек мәсьәләләр каралды.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова әлеге зур чараның югары дәрәҗәдә оештырылуына күп көч салган Башкортстан оешмасы җитәкчесе Люция Вафинага сүз бирде. Люция Ябир кызы республикабызда оешманың ничек эшләве, әхлакый тәрбия бирү, халкыбызның күркәм йолаларын, гореф-гадәтләрен яшәтү җәһәтеннән нинди чаралар уздырылуын тәфсилләп бәян итте. Аның сүзен дәвам итеп, байтак еллар дәвамында уңышлы эшләүче Бишбүләк районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Лилия Мусаева чыгыш ясады. “Ак калфак”ның беренче карлыгачлары булудан тыш, иң актив эшләүчеләрнең дә берсе алар – бер районда гына оешманың биш бүлекчәсе бар, яңадан-яңа фольклор ансамбльләр төзелә. Телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау буенча төп эшчәнлекләреннән тыш, ак калфаклы ханымнар махсус хәрби операциядәге яугирләр турында да аналарча хәстәрлек күрә – милли ризыклар пешереп, чәйләр әзерләп, җылы киемнәр тегеп һәм бәйләп, шулай ук солдатларга кирәк булган барлык әйберләрне туплап, гуманитар ярдәм озатып торалар.
Чит илләрдән килгән кунакларның чыгышлары аеруча кызыклы булды. Шулай, Кытайдан килгән милләттәшләребез, тәү чиратта, туган телдә яхшы сөйләшүләре белән сокландырса, икенчедән, бәян иткән темалары да күпләрне уйланырга мәҗбүр итте: ул гаилә кору, балаларга әхлакый тәрбия бирүгә багышланды. Педагог Гөлчәһрә Тукаева татарларның Кытайдагы туй йолалары турында сөйләде. Кытай медицина университетын тәмамлаган Балгынай Нурлан исә дөрес туклану һәм шуның нәтиҗәсендә байтак чирләрне булдырмау мөмкинлеге турында сөйләде, бу уңайдан киңәшләрен бирде.
Кунаклар, ике көн барган бай программалы эшлекле һәм күңелле очрашудан канәгать калуларын белдереп, рәхмәт сүзләре белән чыкты һәм ихлас аралашуларын Туймазы районының истәлекле урыннарына сәяхәт кылган вакытта дәвам итте.
“Җырлыйк әле!” милләттәшләребезне ел саен бер мәйданчыкка җыеп кына калмый, танышу, аралашу шатлыгы, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирә һәм алга таба да милләт киләчәге өчен җиң сызганып эшләргә рухландыра.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.