-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
5 сентябрь , 09:50

“Милләт җыены” узды

Казан шәһәрендә өч көн барган чарага Русиянең 68 төбәгеннән һәм 27 чит илдән меңгә якын делегат килде

“Милләт җыены” узды
“Милләт җыены” узды

      “Милләт җыены”нда катнашкан 965 делегат арасында иң яше Мәскәү өлкәсеннән 18 яшьлек Эльмира Шарофеева булса, хатын-кызлар – 467, ир-егетләр – 498, яшьләр – 164, фән эшлеклеләре – 129, эшмәкәрләр – 147, дин әһелләре 36 кеше булды. Әлеге мәртәбәле җыенга Башкортстаннан 90 кеше делегат булып барды.

      “Милләт җыены”ның беренче көне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының иске бинасында Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлегенә 33 ел тулуга багышланган фотокүргәзмә белән танышудан башланды. “Татарстан – рухи Ватаным” шигаре астында узган чараны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев ачып, алып барды.
      – “Милләт җыены” быел яңача, киңрәк форматта оештырыла. Чара кысаларында берьюлы өч зур форум үтәчәк: VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы, IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Бөтенрусия тарих-туган якны өйрәнүчеләр җыены. Быел чарада Таиланд, Мисыр, Катар, Малайзия, Алжирдан, шулай ук Кырым, Донецк һәм Луганск төбәкләреннән вәкилләр беренче тапкыр килде, – диде Васил Шәйхразиев.
      Җыен барышында өлкән яшьтәге милләттәшләребезнең халкыбыз алдында куйган хезмәтләрен ассызыклап, аларга аерым игътибар бирелде, бүләкләү оештырылды. Алар арасында Башкортстаннан Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Касыйм Йосыпов, Миңнерәис Усманов, Кадерле Имаметдинов та зур хөрмәт казанды.
      Гомумән, мәртәбәле җыенда бүләкләнүчеләр арасында башкортстанлылар күп булды. Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшыру өчен сәхнә түренә Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте Советының башкарма җитәкчесе, Уфа Фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина чакырылса, “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән Башкорт дәүләт академия опера һәм балет театрының иң дәрәҗәле солистларының берсе, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, “Алтын битлек” премиясе иясе Илһам Вәлиев, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Дамира Сәетова бүләкләнде.
      Тантаналы чарадан соң җыенда катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының “Печән базары” шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайн фестивале каршы алды. Халкыбызның бай мирасын саклап, аны тергезеп, кул эшләрендә чагылдыручылар белән танышып аралашу һәркем өчен фәһемле булды.
      Җыенның икенче көнендә делегатлар Татарстанның төрле районнарына юлланды.
      VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы Тәтеш районында узды. Ул “Ана хакы” шигаре астында үтте.
      – Форум әлеге районның берничә авылында узды. Шәхсән мин Бакырчы авылында булдым һәм “Әни мендәре”, “Ата-ана нигезе” , “Әни чәе” дигән чараларны карадым. Бик матур яшиләр, зур эшләр башкара мондагы милләттәшләребез.
      Район үзәгендәге Балык музеен караганнан соң, форум делегатлары пленар җыелышта катнашты. Монда делегатлар тәҗрибә уртаклашты, киләчәккә планнар корды, “Ана хакы” дигән кинофильм һәм урындагы талантлар әзерләгән искиткеч матур һәм эчтәлекле концерт программасы карадык, – диде форумда катнашучы, Нефтекама шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова.
      Бөтенрусия тарих-туган якны өйрәнү конференциясендә катнашучылар Биектау районында җыелды.
      – Эшлекле конференция, очрашулар, яңа танышулар фәһемле булды. Безнең “Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе Пермь, Санкт-Петербургтагы туган якны өйрәнүче оешма әгъзаларыннан үзләрендә узачак чараларга чакыру алды.
“Ак Идел җире” берләшмәсе делегациясен Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты җитәкчелеге әлеге очрашуга чакырды. Монда узган “түгәрәк өстәл” артында җитди һәм эшлекле сөйләшүләр алып барылды, киләчәккә планнар корылды, үзара хезмәттәшлеккә юл салынды, – диде “Ак Идел җире” төбәк тарихын өйрәнүчеләр берләшмәсе җитәкчесе, Башкортстанның атказанган укытучысы, тарихчы Илфир Котдусов.
     Мин үзем, бер төркем делегатлар белән Арча районына сәфәр кылдым. Монда без данлыклы Арча педагогия колледжында кунакта булдык. Анда урнашкан уникаль “Әлифба” музее белән таныштык. Әлеге музейда төрле илләрдән алынган әлифбалар саклана. Алар арасында: азәрбәйҗан халыклары – курд, тамин, сахир милләтләре; фин-угыр халыклары – коми, мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами, уди милләтләре; мисыр, таиланд, япон һәм башка халыкларның әлифбалары бар. “Әлифба” музееның төп үзәген Сәләй Вәгыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Алар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен әзерләнгән әлифбаның авторлары, моннан тыш алар 43 төрле дәреслекләр һәм методик китапларның авторлары да.
     Шулай ук колледжда делегатлар өчен төрле остаханәләр оештырылып, анда һәркем катнаша алды. Колледж укытучылары һәм студентлары катнашлыгында оештырылган югары зәвык белән әзерләнгән концерт номерлары искиткеч җылы кабул ителеп, көчле алкышларга күмелде.
     Арытаба юлыбыз бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган җирләренә дәвам итте. Без аның кендек каны тамган Кушлавыч авылындагы музеенда, шигырьләрендә данланган, җырларга салынган Яңа Кырлай авылындагы искиткеч бай, матур, мәгълүматлы музейларда булып хозурландык, бөек шагыйрь йөргән җирләрне күрү, ул баскан сукмаклардан узу дулкынландырды, күңелне хисләндерде, илһамландырды.
     Сәфәребез Арча мәдәният йортында узган пленар утырыш белән тәмамланды.
     IX Бөтендөнья татар яшьләре форумы Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк бинасында узды.
     – Форумда дискуссион мәйданчыклар эшләде һәм пленар утырыш узды. Дискуссион сессия алты юнәлештә алып барылды. Биредә Башкортстан делегатлары, блогерлар Рузилә Байкова һәм Эльза Сафина да катнашты.
      Пленар утырышны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Райнур Хәсәнов алып барды. Утырышта мин дә чыгыш ясадым, яшьләрне кызыксындырган сорауларны, мәсьәләләрне күтәрдем, алдагы елга планнарыбыз турында сөйләдем.
     Пленар утырыш кысаларында Форумның Совет әгъзалары сайланды. 50 кешедән торган Советка Башкортстаннан 4 вәкил керде. Мине биредә сайланган Совет җитәкчесе Райнур Хәсәновның урынбасары итеп билгеләделәр, – диде Башкортстанның татар яшьләре лидеры, “Татарча фатирник/Аулак өй” оешмасы җитәкчесе Алинә Сабитова.
     Җыенның өченче көнендә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры каршында делегатлар һәм мәртәбәле кунаклар “Түгәрәк уен” һәм “Уйнагыз, гармуннар!” фестивальләрен тамаша кылды һәм “Милләт җыены”ның төп чарасы – пленар утырышта катнашты.
     Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Русия Федерациясенең Хезмәт Каһарманы Минтимер Шәймиев һәм делегатлар катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында 1945 елгы Җиңү парадында катнашкан 97 яшьлек иң өлкән делегат Өмет Гобәев булса, президиум составына күренекле якташыбыз, Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты Дамира Сәетова да керде.
      Утырышны ачып, Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев оешманың 33 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм тарихи хәтер темасына кагылды.
      Утырышта Конгрессның беренче җитәкчеләре – Индус Таһиров һәм Ринат Закиров та катнашты. Аларга “Милләт каһарманы” ордены тапшырылды.
      “Милләт җыены”ның пленар утырышында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та чыгыш ясады.
      – Шундый дәрәҗәдә булуыбыз, шундый республикада яшәвебез – зур горурлык. Алдыбызга куелган максат-бурычларны башкарып чыгарга көчебез, рухыбыз булсын иде! – диде Минтимер Шәймиев.
       Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышында татар халкын берләштерүче бу зур чараның мөһим әһәмиятен ассызыклады.
       – Бу – системалы, максатчан эш. Монда Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Васил Габтелгаяз улы һәм аның командасы зур көч куя. Аларга олы рәхмәт! – дип билгеләп узды ул.
Республика җитәкчесе чыгышында милләтне саклап калу юлында гаиләнең, телнең, диннең әһәмиятенә басым ясады. Аның фикеренчә, бала ана телендә сөйләшмәсә, тел югала, димәк, телне саклау эшен иң элек гаиләдән башлау зарур. Шулай ук татар халкының традицияләрен, гореф-гадәтләрен, рухи кыйммәтләрен югалтмаска кирәклеген искәртте Татарстан Рәисе.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Уфа “Нур” татар дәүләт театры җитәкчесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирзәт Габидуллинга “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, Туймазы татар дәүләт драма театры артисты, Башкортстанның халык артисты Данил Нурихановка          “Татарстанның атказанган артисты” югары исемнәре бирелде.
       Пленар утырышта Уфа шәһәреннән татар галиме, икътисад фәннәре докторы, профессор, Русия Табигый фәннәр академиясенең мохбир әгъзасы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Касыйм Йосыпов та чыгыш ясады. Тирән эчтәлекле чыгышын йомгаклап, Касыйм Йосыпов Татарстан җитәкчелегенә үзенең яңа “Хәтер” китабын бүләк итте.
       Өч көнлек эшлекле сәфәребез тәмам. Шушы өч көндә бихисап чараларда, тамашаларда катнашып, вакыйгалар үзәгендә кайнап, яңа танышлар табып, кызыклы шәхесләр белән аралашудан фәһем алып, мәдәниятебезне үстерү, телебезне, гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә эшләребезне дәвам итү өчен яңа көч һәм куәт алып кайттык.

Зөһрә ИСЛАМОВА.


Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас