-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
9 сентябрь , 20:50

“Башкортстан татарлары конгрессы” яңа проект башлый!

Республикада яшәүче милләттәшләребезне берләштерүче әлеге иҗтимагый оешма 2026 елда иң активларны билгеләячәк.

“Башкортстан татарлары конгрессы” яңа проект башлый!
“Башкортстан татарлары конгрессы” яңа проект башлый!
Татар милләтенә хезмәт итү, телебезне, гореф-гадәтләребезне тергезү, саклау һәм үстерү, шулай ук республикабызда халыкара дуслыкны ныгыту максатын күз уңында тотып, чирек гасырдан артык эшләп килүче “Башкортстан татарлары конгрессы” – республикада яшәүче барлык милләттәшләребезне бергә туплаучы иң эре иҗтимагый оешмаларның берсе. Армия солдатлары белән көчле булган кебек, ул да шәһәр-районнардагы бүлекчәләре белән көчле. 2022 елда иҗтимагый оешманың 25 еллыгы уаеннан уздырылган съездыннан соң республика буенча бүлекчәләр саны тагын да артты һәм бүген 70 бүлекчә уңышлы эшләп килә. Аларның актив эшчәнлеген “Башкортстан татарлары конгрессы”ның социаль челтәрләрдәге битләрендә дә күзәтеп барырга мөмкин.

Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов һәм аның урынбасары, җәмәгать эшлеклесе Зәлия Ахунова җитәкчелегендәге оешма үзе­нең максатларын төрле юнә­лешләр буенча тормышка ашыра. Оешма вәкилләре бер генә чарадан да читтә калмый. “Туган тел” татар җырларын яшь башкаручылар конкурсы, “Нәүруз гүзәле”, “Татар кызы”, “Дәү әни сабаклары” бәйгесе кебек эре проектлар белән беррәттән, һәр район һәм шәһәр бүлекчәсенең үз якларында гына үткәрелеп, шул җирлекнең тарихына бренд чаралары буларак кергәннәре дә бихисап. Байтак районнарда татар фольклор ансамбльләре төзелеп, алар гореф-гадәт­ләребезне саклау юнәлешендә зур эш башкара, үзләренең эшчәнлегенә балаларны, яшьләрне җәлеп итә, шуның белән беррәттән телебезне саклауга, ихтирам һәм сөю тәр­бияләүгә дә этәргеч булып тора ул. Махсус хәрби опера­циядәге яугирләргә ярдәм итү – бүген һәммәбезнең мөһим бурычы. Оешма әгъзалары да бу эшчәнлеккә беренче көннәрдән үк кушылды һәм бүген дә зур өлеш кертә.
Фольклор бәйрәмнәре, иҗат кичәләре, шигырь һәм җыр бәйгеләре, күренекле шәхесләр белән очрашулар, милли ризыклар әзерләү һәм кул эшләре буенча осталык дәресләре... Боларның барысы да миллә­тебезне, телебезне саклау буенча алып барылган эшнең бер өлеше генә. Һәр чара – тамырларыбызга кайту, киләчәк буынга мирасны тапшыру юлы.
Бу – хәтерне яңарту, рухны күтәрү, милли горурлыкны уяту.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: бүлекчә җитәкчеләре һәм әгъзалары бу эшчәнлекне күңел кушуы буенча башкара, алар­ның фидакарь хезмәте зур хөрмәткә лаек. Алар үз вакытларын һәм көчләрен җәмгыять файдасына багышлый, моның өчен бернинди матди бүләк тә алмый. Аларның эшчәнлеге башкаларга үрнәк булып тора һәм җәмгыятьтә рухи кыйм­мәтләрне саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Шул ук вакытта бу эшчәнлекләренә, аерым алганда, чараларны оештыруга, матди ярдәм күрсәтүчеләр – иганәчеләр дә бик күп. Кыскасы, милләтебезнең киләчәге өчен кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итәргә тырыша. Шулар­ның барысын да күз уңында тотып, “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы, елга йомгак ясап, барлык өлкәләрне үстерүгә үз өлешен керткән татар җәмәгатьчелеген, оешмаларны һәм актив кеше­ләрне бүләкләү буенча тагын бер күләмле чара оештырырга ниятли.
Зәлия Рәфис кызы бу уңайдан оешманың планнары белән уртаклашты.
– Әлеге зур җыен Уфа шәһәрендә 2026 елның гыйнвар-февраль айларында үткәреләчәк, – диде ул. – Еллык эшчәнлеккә йомгак ясау һәм киләсе елга планнар билгеләү, актив эшчәнлек алып барган бүлекчәләрнең тәҗрибәсен өйрәнү белән беррәттән, төрле номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы да узачак.
Шулай, татар проектларын һәм башлангычларын тормышка ашыруга матди ярдәм күрсәтүчеләр – “Ел меценаты” номинациясендә, укучыларны татар телендәге олимпиадаларга һәм конкурсларга әзер­ләүче, укытуда яңа инновацион методикалар кулланучы һәм күпьеллык хезмәт стажына ия туган тел укытучылары “Мәга­риф” номинациясендә бүләклә­нәчәк. “Мәдәният” номинация­сендә төрле конкурсларда җиңү яулаучылар, күләмле мәдәни чаралар оештыручыларның исемнәре яңгыраячак. “Яшьләр хәрәкәте” – яшьләр проектларында актив катнашучылар, шул исәптән, татар форумнары һәм чаралары оештыручыларны ачыклаячак. “Дин һәм йолалар” номинациясендә милли йолаларыбызны саклауда иҗтимагый оешмалар белән дини учреждениеләрнең мөнә­сә­бәтләрен ныгытуга өлеш кертүчеләр билгеләнәчәк. Башкортстан татарларының тормышын, шулай ук эшчәнлеген яктыртып баручы журналистлар, блогерлар, киңкүләм мәгълүмат чаралары һәм авторлар да бүләкләнәчәк. Шулай ук, төрле башлангычлар һәм күркәм татар проектлары тормышка ашырылган район хакимиятләре һәм урындагы бүлекчәләр дә “Иң актив район (шәһәр)” номинациясендә бил­геләнәчәк.
Оештыру комитеты билгелә­венчә, номинацияләр моның белән генә чикләнми, алар килгән заявкаларны тикшергән­нән соң тагын да арттырылырга мөмкин. Шуңа күрә, әгәр сез татар хәрәкәтендә актив катнашасыз икән, бу проектка кушылып, үзегезне күрсәтә аласыз.
Җиңүчеләрне медальләр, дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләү каралган.
Заявкаларны kongresstatarrb@gmail.com электрон почтасына җибәрергә кирәк. Шулай ук, сорауларны “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Рәфис кызы Ахуновага 8-917-75-76-814 номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин.
Милләтебез язмышына битараф булмаган һәркемне әлеге проектта көтеп калалар. Бергәләшеп кенә зур уңыш­ларга ирешергә мөмкин. Әлеге күләмле чара – шушы юлда тагын бер адым. Ул милләте­безнең иң яхшы вәкилләрен бергә җыя, тәҗрибә уртаклашырга, фикер алышырга һәм киләчәккә планнар корырга мөмкинлек бирә. Мондый очрашулар яңа дуслар табарга, хезмәттәшлекне ныгытырга һәм тагын да рухланып эшләргә ярдәм итәчәк.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.

Автор фотосы.

“Башкортстан татарлары конгрессы” яңа проект башлый!
“Башкортстан татарлары конгрессы” яңа проект башлый!
Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас