-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
1 октябрь , 16:50

Осталык дәресләре милли үзаңны үстерә!

Уфаның 65нче Татар гимназиясендә “Халык традицияләреннән - гаилә кыйммәтләренә” дип аталган этнофестиваль узды.

Осталык дәресләре милли үзаңны үстерә!
Осталык дәресләре милли үзаңны үстерә!
Уфа шәһәренең Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясендә “Халык традицияләреннән - гаилә кыйммәтләренә” дигән этнофестивальне йомгаклау чарасы узды. Анда мәртәбәле кунаклар – Башкортстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе вәкилләре һәм популяр җырлар авторы, шагыйрь, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов катнашты.

“Безнең гимназия быел “Ата-аналар берләшмәләре башлангычлары-2025” грант конкурсында җиңү яулады. 225 мең сумлык грант чараларын әти-әниләр, гимназия укытучылары белән берлектә, балаларда милли үзаңны үстерүгә, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләргә ихтирам уятуга юнәлтте. Нәтиҗәдә, милли осталык дәресләре өчен барлык кирәкле җиһазлар сатып алынды. Һәм без укучыларны кызыклы да, файдалы да осталык дәресләренә җәлеп итә башладык. Этнофестиваль шушы дәресләрнең үзенчәлекле йомгалау чарасы булды. Бу көнне кызлар һәм малайлар, нәкъ элекке аулак өйләрдәге күркәм йолаларны тергезеп, бергәләп такыялар үрде, чигү чикте. Татар милли бизәкләре төшереп, этнофутболкалар ясаганда аеруча җанлылык күзәтелде. Татар бию хәрәкәтләрен өйрәнү дә бик мавыктыргыч булды, чөнки бу көнне кемнәрдер беренче тапкыр татар көйләренә басты”, – ди гимназия директоры Әнфисә Галимҗанова.

Шунысы игътибарга лаек: осталык дәресләрен әти-әниләр, нәнәйләр һәм картәтиләр күрсәткән. Әйтик, этнофутболкалар булдырырга 4нче "А" сыйныфы укучысы Нурия Заһитованың әнисе Гүзәл Миртимер кызы белән башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Тәнзилә Галиева, такыялар үрергә – гимназиянең “Ләйсән” фольклор ансамбле җитәкчесе Чулпан Бариева, ә татар биюенә исеме республика күләмендә киң билгеле хореограф, Русия мәгарифенең мактаулы хезмәткәре, гимназия укучысы Даниил Соколовның дәү әтисе Айрат Нәбиуллин өйрәткән. Балаларны курчаклар тегү алымнары белән тагын бер оста куллы әни Ирина Семенова таныштырган.

Әнфисә Фәрит кызы билгеләвенчә, гимназиядә милли осталык дәресләре ел буена дәвам итәчәк. Яшь буынны милли рухта тәрбияләүнең күркәм нәтиҗәләрен дә күрергә язсын!

Фото гимназия сайтыннан.


Автор: Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас