Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Салават шәһәрендәге бүлекчәсе 2015 елда Фәнзилә Тибеева җитәкчелеге астында эшли башлый. Фәнзилә Әхмәтдин кызы милләт өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән хатын-кызларны бергә туплап, шәһәр җирлегендә татар милли хәрәкәтен җанландырып җибәрә. Татар фольклор ансамбле төзелә, аның әгъзаларына милли киемнәр тектерелә, алар шәһәрдә һәм республикадагы байтак чараларның бизәге булудан тыш, үзләре дә балаларга телебезне өйрәтү, бай мәдәниятебезне саклау юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Кызганычка каршы, берничә ел элек Фәнзилә Тибеева арабыздан китеп барды. Ләкин җитәкченең изге башлангычы дәвам итә. Дүрт ел элек бүлекчәгә җитәкчелек итү дилбегәсе шул оешманың актив әгъзасы Вәсилә Бәширова кулларына тапшырылды. Вәсилә Муллагали кызы, дистә ел элек салынган күркәм йолаларга тугры калып, урындагы үзидарә органнары, мәдәният бүлеге һәм башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтә урнаштырып, эшне лаеклы алып бара. Аның уң кулы – тормыш иптәше Айрат Ибрай улы, ул эшчәнлектә зур ярдәм күрсәтә.
Телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә юнәлдерелгән чаралардан тыш, “Ак калфак”лар махсус хәрби операция башлану белән, яугирләргә ярдәм итү эшенә тотына. Волонтерлар штабында бүген төрле милләт хатын-кызлары берләшеп, яугирләребез турында аналарча хәстәрлек күрә: маскировка челтәрләре үрәләр, киемнәр тегәләр һәм бәйлиләр, азык-төлек әзерләп һәм солдатлар өчен мөһим булган барлык кирәк-яраклар озатып торалар. Әлеге эшчәнлекләренә дә яшьләрне, балаларны җәлеп итәргә тырышалар, шуның белән алар яшь буында халкыбызга, илебезгә карата патриотлык хисләре тәрбияли.
Шуңа мондый актив эшчәнлек алып барган иҗтимагый оешманың юбилеен билгеләүне шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы, иганәчеләр дә хуплап алды, һәм уңган хатын-кызларга рәхмәт хисләре белән сугарылган бәйрәм чарасы шаулап-гөрләп, җылы шартларда үтте.
Искиткеч бай программалы юбилей тантанасына мәртәбәле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы президенты Люция Вафина, “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, урындагы власть органнары вәкилләре һәм милли хәрәкәттә актив катнашучылар җыелды.
Кунакларнны Стәрлетамак районының Кантюковка авылындагы “Суфия” мәчете янында каршы алдылар. Һәм бу очраклы түгел. Күренекле меценат, туган ягының чын патриоты Рәфкать Кантюковның туган авылы ул. Әлеге мәчет, авылдагы төзекләндерү эшләре – барысы да аның ярдәме белән тормышка ашырылган. Әйткәндәй, әлеге юбилей чарасын оештыруга да Рәфкать Абдулхай улы һәм аның бертуганы Рәфис Абдулхай улы зур ярдәм күрсәткәннәр.
Мәчеттән соң кунаклар Аллагуват авылы зиратына барып, “Ак калфак” оешмасының беренче җитәкчесе Фәнзилә Тибееваның каберенә чәчәкләр салды. Аны якыннан белүчеләр изге эшләрен телгә алып, аның рухына догаларын юлладылар.
Ишембай һәм Салават шәһәрләренең хәзерге биләмәләрендәге бетерелгән авыллар хөрмәтенә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы башлангычы буенча 2003 елда барлыкка килгән “Юрматы җире” мемориаль комплексында, күренекле татар прозаигы, драматург, журналист тәрҗемәче Мирсәй Әмирнең, татар шагыйре, иганәче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевның (Дәрдмәнд) туган ягы – Мәләвез районының Җиргән авылында булу һәркемдә онытылмас тәэссоратлар калдырды.
Чараның икенче өлеше Салават шәһәренең “Агыйдел” мәдәният сараенда узды. Биредә “Ак калфак” һәм “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмалары бүлекчәләре әгъзаларының кул эшләре, шулай ук волонтерлык хәрәкәтенең эшчәнлеге белән танышырга мөмкин иде.
Әйе, юбилей – ул үзенә күрә башкарылган эшкә йомгак ясау, актив кешеләргә рәхмәт бедерү һәм киләчәккә планнар билгеләү дә. Бәйрәм чарасы да нәкъ шулай килеп чыкты. Кунакларның тәбрикләүләре, мәдәният йорты каршында эшләүче бию ансамбльләренең чыгышлары һәм, әлбәттә, Ак калфак” оешмасының “Энҗеләр” татар фольклор ансамбле башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды.
Тантаналы чарада Салават шәһәр округы хакимияте башлыгы Марат Заһидуллинның катнашуы да аңа зур әһәмият өстәде. Марат Гайнулла улы тантана сәбәпчеләренә ихлас котлауларын җиткерде, изге эшләрен мактап телгә алды һәм аны киләчәктә дә шулай актив дәвам итүләрен теләде.
Эльвира Ямалетдинова фотолары.