Башкортстан Республикасының Люция Вафина җитәкчелегендәге “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының төрле шәһәр һәм районнарда 60тан артык бүлекчәсе эшләп килә. Халкыбызның рухи байлыгын, мәдәни мирасын саклау һәм үстерүгә, яшь буынны ата-бабаларыбызның йолалары, гореф-гадәтләре нигезендә тырыш, тәртипле, ватанпәрвәр итеп тәрбияләүгә зур өлеш кертә алар. Шул ук вакытта эшчәнлекләре мәдәни чаралар оештырудан алып, социаль ярдәм күрсәтүгә кадәр төрле юнәлешләрдә алып барыла.
Салават шәһәре оешмасына нигез салынуга да 10 ел узып киткән! Әйе, бу чорда авырлыклар да, борчулар да, уңыш-казанышлар да шактый булган. Зурлап үткәрелгән юбилей тантанасында аларның һәммәсе искә алынды. Шул ук вакытта тантаналы вакыйга башкарылган эшләр белән горурлану өчен бер сәбәп булса, киләчәккә планнар билгеләп, шул юнәлештә тырышып эшләргә көч-куәт тә бирде.
Шәһәрнең йөзек кашы
Салават бүлекчәсе 2015 елда Фәнзилә Тибеева җитәкчелеге астында эшли башлый. Фәнзилә Әхмәтдин кызы милләт өчен янып-көеп яшәүче һәм эшләүче хатын-кызларны бергә туплап, шәһәр җирлегендә татар милли хәрәкәтен җанландырып җибәрә. Татар фольклор ансамбле төзелә, аның әгъзаларына милли киемнәр тектерелә, алар, шәһәрдә һәм республикада үткәрелгән байтак чараларның бизәге булудан тыш, үзләре дә балаларга телебезне өйрәтү, бай мәдәниятебезне саклау юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара. Кызганычка каршы, берничә ел элек Фәнзилә Тибеева арабыздан китеп барды. Ләкин җитәкченең изге башлангычы дәвам итә.
Өч ел элек бүлекчәгә җитәкчелек итү дилбегәсе шул оешманың актив әгъзасы Вәсилә Бәширова кулларына тапшырылды. Вәсилә Муллагали кызы, элегрәк салынган күркәм йолаларга тугры калып, урындагы үзидарә органнары, мәдәният бүлеге һәм башка иҗтимагый оешмалар белән тыгыз элемтә урнаштырып, эшне лаеклы алып бара. Аның уң кулы – ире Айрат Ибрай улы, ул эшчәнлектә зур ярдәм күрсәтә. Телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә юнәлтелгән чаралардан тыш, шәһәрнең йөзек кашы булган “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе махсус хәрби операция башлану белән яугирләргә ярдәм итү эшенә тотына.
Волонтерлар штабында бүген төрле милләт хатын-кызлары берләшеп, яугирләребез турында аналарча хәстәрлек күрә: маскировка челтәрләре үрәләр, киемнәр тегәләр һәм бәйлиләр, азык-төлек һәм солдатлар өчен мөһим булган башка кирәк-яраклар озатып торалар. Әлеге эшчәнлекләренә дә яшьләрне, балаларны җәлеп итәргә тырышалар, шуның белән алар яшь буында халкыбызга, илебезгә карата патриотлык хисләре тәрбияли.
Истәлекле урыннар буйлап...
Шуңа мондый актив эшчәнлек алып барган иҗтимагый оешма бүлекчәсенең юбилеен билгеләүне шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм иганәчеләр дә хуплап каршы алды, һәм уңган хатын-кызларга рәхмәт хисләре белән сугарылган бәйрәм чарасы да бик зурлап, җылы шартларда үткәрелде.
Искиткеч бай программалы тантанага мәртәбәле кунаклар – Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова, Башкортстандагы “Ак калфак” оешмасы президенты Люция Вафина, “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәкимов, урындагы власть органнары вәкилләре һәм милли хәрәкәттә актив катнашучылар җыелды.
Кунакларнны Стәрлетамак районының Кантюковка авылындагы “Суфия” мәчете янында каршы алдылар. Һәм бу очраклы түгел. Күренекле меценат, туган ягының чын патриоты Рәфкать Кантюковның туган авылы ул. Әлеге мәчетне төзү, авылдагы төзекләндерү эшләре – барысы да аның ярдәме белән тормышка ашырылган. “Ак калфак”ның Салават бүлекчәсен дә ул үз канаты астына алган. Милли костюмнар тектерү булсынмы, башка төрле ярдәм таләп ителәме – ул һәрвакыт ярдәм кулы суза. Әйткәндәй, әлеге юбилей чарасын оештыруга да Рәфкать һәм аның бертуганы Рәфис Абдулхай уллары зур ярдәм күрсәткән.
“Суфия” мәчете – Кол-Шәрифнең кече копиясе дисәң дә була, ул да Айвар Саттаровның проекты буенча төзелеп, 2008 елда үз ишекләрен ачкан. Аннан беркайчан да кеше өзелми. Шушы чорда биредә 8733 никах теркәлгән һәм 6877 балага исем куштырылган. Шулай ук, дини сабаклар бирелә, аларга өлкәннәр дә, балалар да зур теләк белән йөри. Авылның имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Зәйнуллин, мәчет белән таныштырудан тыш, байтак йолаларның ничек башкарылуына да тукталды, шуңа мәчет буйлап экскурсия бик эчтәлекле һәм фәһемле булды.
Мәчеттән соң кунаклар, Аллагуват авылы зиратына барып, “Ак калфак” бүлекчәсенең беренче җитәкчесе Фәнзилә Тибееваның каберенә чәчәкләр салды. Аны якыннан белгәннәр, изге эшләрен телгә алып, аның рухына догаларын юллады.
Ишембай һәм Салават шәһәрләренең хәзерге биләмәләрендәге юкка чыккан авыллар истәлегенә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә “Аллагуват” иҗтимагый оешмасы башлангычы белән 2003 елда барлыкка килгән “Юрматы җире” мемориаль комплексы кунакларда зур кызыксыну уятты. Җыелучылар аның тарихы белән якыннан танышып, илебез азатлыгы өчен көрәшүчеләр истәлегенә куелган тактаташлар алдына, шул исәптән Советлар Союзы Герое Хәсән Әхтәмовның һәйкәленә чәчәкләр салды.
Күренекле татар прозаигы, драматург, журналист, тәрҗемәче Мирсәй Әмирнең, татар шагыйре, иганәче һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиевның (Дәрдмәнд) туган ягы – Мәләвез районының Җиргән авылында булу да һәркемдә онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Күренекле якташлары белән зур горурлык хисе кичереп яши җиргәнлеләр, шул ук вакытта аларның истәлеген мәңгеләштерү юнәлешендә зур тырышлык салып, бик күп изге эшләр башкарганнар.
Бүгенге йомгак – киләчәккә ният ул
Чараның икенче өлеше Салават шәһәренең “Агыйдел” Мәдәният сараенда узды. Фойеда “Ак калфак” һәм “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмалары бүлекчәләре әгъзаларының күз явын алырлык кул эшләре куелган иде, шулай ук волонтерлар хәрәкәтенең эшчәнлеге белән дә якыннан танышырга мөмкин булды.
Әйе, юбилей – ул башкарылган эшкә йомгак ясау, актив кешеләргә рәхмәт белдерү һәм киләчәккә планнар билгеләү дә. Бәйрәм чарасында да нәкъ шулай булды. Кунакларның тәбрикләүләре Мәдәният сарае каршында эшләүче бию ансамбльләренең, театр коллективларының чыгышлары һәм “Ак калфак” оешмасының “Энҗеләр” татар фольклор ансамбле башкаруындагы җырлар белән үрелеп барды. Тантаналы чарада шәһәр округы хакимияте башлыгы Марат Заһидуллинның катнашуы да аңа зур әһәмият өстәде. Марат Гайнулла улы тантана сәбәпчеләренә ихлас котлауларын җиткерде, “Ак калфак”ның шәһәр тормышындагы ролен ассызыклады, изге эшләрен мактап телгә алды һәм аны киләчәктә дә шулай актив дәвам итүләрен теләде.
Ерак араларны якын итеп килгән Данис Шакиров, Кадрия Идрисова, Заһир Хәкимов, Люция Вафина да бүлекчә җитәкчелегенең һәм барлык әгъзаларының эшчәнлекне югары дәрәҗәдә алып баруын, моның өчен вакытын да, акчасын да кызганмыйча, ихлас күңелдән башкаруын ассызыкладылар һәм аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Шулай ук, оешманың үсешенә зур өлеш керткән меценатларга да бүләкләр бирелде. Алар арасында Рәфкать Кантюковның милли хәрәкәткә күрсәткән ярдәме Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан югары бәһаләнде – ул “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медаленә лаек булды.
Бәйрәм концертын Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева һәм “Агыйдел” Мәдәният сарае җитәкчесе Равил Хәкимов алып бардылар. Зал тутырып килгән тамашачылар да милли көйләргә кушылып җырлады, чыгыш ясаучыларга көчле алкышлар бүләк итте. Шулай итеп, Салават шәһәрендәге “Ак калфак” бүлекчәсенең юбилее чын мәгънәсендә онытылмаслык вакыйга булды һәм төрле яшьтә, төрле милләттән булган, төрле яклардан килгән кешеләрне берләштерде, дуслаштырды. 8 яшьлек Аслан Хәбибуллинның татарча шигырь сөйләве, ә аннары, өлкәннәргә кушылып, “Туган тел” җырын оста башкаруы да күңелләрдә искиткеч матур хис-тойгылар калдырды. Бу сәнгать осталарының югары дәрәҗәләргә ирешүендә “ак калфак”лыларның да мөһим өлеше бар!
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.
Салават шәһәре.