-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
14 ноябрь , 08:40

“Районыбыз көчле шәхесләре белән данлыклы”

Гафури районы татарлары конгрессында уңышлар барланды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

“Районыбыз көчле шәхесләре белән данлыклы”
“Районыбыз көчле шәхесләре белән данлыклы”
Бу көнне Уфадан килгән мәртәбәле кунакларны – Башкортстан татарлары конгрессының республикадагы вәкиле Альфред Дәүләтшинны, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимовны, аның урынбасары Зәлия Ахунованы, Гафури районы Советы рәисе Галина Петрованы, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Байдәүләтованы, республиканың башка районнары вәкилләрен Игенъелга авылында “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм “Асылъяр” фольклор ансамбле әгъзалары җыр-моң белән каршы алды.

Чараның Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үткәрелүе аның көн тәртибенә бераз үзгәрешләр кертте. Бу көнне Игенъелга Мәдәният йортында районда яшәүче һәр милләт үзенең этник үзенчәлеген күрсәтте, матур чыгышлары белән сөендерде. Җыенның пленар өлешендә Гүзәл Байдәүләтова район хакимияте башлыгы Венер Вахитовның сәламләвен укып ишеттерде, бүгенге шартларда халыклар бердәмлегенең никадәр мөһим икәнлеген ассызыклады.
 
 – Башкортстанда 160 милләт гасырлар дәвамында дус-тату яши. Һәр милләт туган телендә сөйләшә. Махсус хәрби операциядә төрле милләт вәкилләре бер окопта бер-берсенә ярдәм итеп илебезне саклый. Сез исә – тылда аларның ярдәмчеләре. Әле фойеда бер оешманың 300 маскировка челтәре үреп озатуы турында сөйләделәр. Димәк, сез күпме кешене үлемнән коткаргансыз. Моның өчен сезгә зур рәхмәт! – дип белдерде чыгышында Заһир Хәкимов һәм районның актив вәкилләренә конгрессның Рәхмәт хатларын тапшырды.
 
“Гафури районы татарлары көчле шәхесләре белән данлыклы”, – дип ассызыклады Альфред Дәүләтшин һәм якташлары белән горурлануын белдерде. Ул татар теле укытучыларын бүләкләде, авыл китапханәсенә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән татар китаплары бүләк итте.
 
Бүген Гафури районында өч мәктәптә татар теле укытыла. “Милләтнең бишеге булган авылларыбызда балалар туган телдә сөйләшми, аларның фикер йөртүе дә туган телдә түгел. Мәктәпләр ябылган яисә башлангыч мәктәп кенә калган авылларда тел, гореф-гадәтләребезне саклауга клуб белән берлектә мәчетләребез ярдәмгә килә. Мәктәп музее да аларга бу эштә ярдәм итә”, – диде чыгышында Үтәк авылы музее җитәкчесе, тарихчы Равил Ракаев.
 
“Районыбызда Бурлы, Ялгызкаен урта, Игенъелга төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар теле дәресләре укытыла. Зур авылларда да балаларның аз тууы, яшьләрнең күбрәк шәһәр тормышын сайлавы мәктәпләрдә укучыларның саны кимүгә, бу инде үз чиратында аларның ябылуына китерә. Соңгы елларда нәкъ шул сәбәпле Татар Саскүле, Кормантау, Тугай, Котлыгуҗа авылларында мәктәпләр ябылды. Үзегез беләсез: мәктәп бетсә, авылларның киләчәге бик аяныч. Мондый авылларга белгечләр килми, яшьләр авылда калмый”, – дип хафалары белән уртаклашты татар авыллары хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, район татарлары җыены рәисе урынбасары Зилә Сәетбатталова.
 
Халкыбызда: “Үткәнен белмәгәннең киләчәге дә юк”, дигән бик дөрес мәкаль бар. Авыллар тарихын, гореф-гадәтләрен, читтә яшәүче милләттәшләр белән бәйләнешне саклау буенча районда күп эшләр башкарыла. 2022 елда Игенъелганың – 300, Ялгызкаенның – 350 еллыклары югары дәрәҗәдә уздырылды. Үтәктә – “Шушы яктан, шушы туфрактан без”, Бурлыда “Туган ягым – Бурлыташым”, “Юкә” бәйрәмнәре истә калырлык узган. Мәктәпләрдә туган якны өйрәнү музейлары, клубларда музей почмаклары эшли. Халыкның да үткәне белән кызыксынуы арта, авыл клубларында фольклор ансамбльләре эшләп килә. Халкыбызның онытылып барган гореф-гадәтләрен тергезүдә, җырларын өйрәнүдә ансамбльләрнең әһәмияте бик зур. Клубларда төрле осталык дәресләре уздыру, түгәрәкләргә йөрү күпләрендә кызыксыну уята.
 
– Халык җитеш яшәсен, көнкүреш шартлары яхшы булсын өчен эш урыннарының булуы да мөһим. Бу яктан, мәсәлән, безнең Игенъелгада проблема юк, киресенчә, эшче куллар җитешмәү күзәтелә. Яшәү шартлары нинди генә булуга карамастан, һәр авылда зәңгәр ягулык, автобуслар бәйләнеше, Интернет челтәре бар, тик авылларның картаюы күзәтелә, – дип ассызыклады Зилә Сәетбатталова.
 
Чарада яңгыраган чыгышларның һәрберсендә көнүзәк мәсьәләләр күтәрелде. Җыенның резолюциясенә аерым алганда район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында туган телләрне укыту, район авылларында яшәүче яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында үстерү, бу юнәлештә аларны авылларда уздырылган “Саумысыз, авылдашлар!”, “Шәҗәрә бәйрәмнәре”нә, “Аек авыл” проектына һәм төрле спорт чараларына актив җәлеп итү, шулай ук яшьләрне авыллар, төбәк тарихы, данлыклы шәхесләр белән таныштыру аша тәрбияләү, йөзьеллык тарихы булган матбугат басмасы, халкыбызның рухи мирасы “Кызыл таң” гәзитенә язылуны оештыруга булышлык итү кертелде.
 
Әйткәндәй, бу көнне Мәдәният йорты фойесында “Кызыл таң” гәзитенә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларына язылу оештырылды. Заһир Хәкимов “Изге подписка” акциясенә кушылып, район ветераннарына 10 “Кызыл таң” яздырды. Гәзит-журналларга язылу дәвам итә, үзен татармын дип исәпләгән һәр кеше шушы эштән читтә калмасын иде!

Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова:
– Өч ел элек конгресс җыенында республика районнарында яшәүче татарлар тормышы белән якынрак танышу бурычын куйган идек. Гафури районын актив, данлыклы татарлар төбәге дип беләбез, алар матур эшләре белән билгеле. Өстәвенә, Заһир Хәкимов – ул төбәктән сайланган депутат. Альфред Дәүләтшин да чыгышы белән шул яклардан. Зилә Сәетбатталова белән бәйләнешкә кердек. Очрашуга шатланып риза булдылар. Безне анда колач җәеп каршы алдылар, шатлыклары белән дә, проблемалары белән дә уртаклаштылар Халыкның шундый очрашуларга сусаганлыгын аңладык.
 
Чыннан да, ургылып чыккан чишмә кебек булды бу аралашу. Барысын да уртага салып сөйләштек, киләчәккә планнарны билгеләдек. Гомумән, безнең миссия – татар дөньясын җанландыру, берләштерү дип уйлыйм. Төбәкләрдә, шул исәптән Уфа шәһәре районнарында да татар конгрессы бүлекчәләрен оештыру турындагы хыяллар белән янып йөрибез. Үзебезнең тарихыбызны барлыйбыз, телебезне саклыйбыз, китапларыбызны таратабыз, балаларыбызны милли рухта тәрбияләргә тырышабыз.
 
Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас