-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
5 декабрь , 09:25

Җәлилчеләрне якташлары онытмый

Марий Элның Бәрәңге районында “Насретдинов укулары” дүртенче мәртәбә оештырылды“1945 елгы Җиңүдә рухи кыйммәтләр һәм Ватанга мәхәббәт: Кормаш-Җәлил төркеменең батырлыгы истәлегенә” дигән IV “Насретдинов укулары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе шул темага багышланды һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылды. Шуңа күрә аның 1945 елгы Җиңүнең рухи кыйммәтләренә һәм язмышы Бәрәңге төбәгенә бәйле каһарман милләттәшебез Гайнан Кормаш шәхесенә багышлануы гаҗәп түгел.

Җәлилчеләрне якташлары онытмый
Җәлилчеләрне якташлары онытмый

Төбәкара фәнни-гамәли конференция ел саен Марий Элда республика мөселманнары Диния идарәсе тәкъдиме белән Русия мөселманнары диния идарәсе һәм Мәскәү Ислам институты белән берлектә республиканың Мәдәният, матбугат һәм милләтләр эшләре министрлыгы һәм Бәрәңге районы хакимияте ярдәмендә үткәрелә. Чарага мәгълүмати ярдәмне “Мәдинә” нәшрият йорты күрсәтә.

Конференцияне Марий Эл Республикасы мө­селманнары Диния идарәсе (Марий Эл мөхтәсибәте) рәисе Фәрит Шаһиев ачты һәм Йошкар-Ола шә­һәрендәге Ислам үзәге имам-хатыйбы Ибраһим Атабиевны Коръән укырга чакырды. Аннары Русия мөселманнары Диния идарәсенең Казыйлар шурасы әгъзасы Мөнир Бәюсов конференциядә катнашучыларга шәех Равил Гайнетдиннең сәламләвен ирештерде.

Бәрәңге районы хакимияте башлыгы Олег Попов “Насретдинов укулары”ның темасы тарихи хәтерне һәм патриотик тәрбияне берләштерә, шуның белән чараның дәрәҗәсен дә күтәрә, дип билгеләде, Бәрәңге районында яшәүче халыкның 47 процентын татарлар тәшкил итә, биредә 8 мәчет эшли, диде.

Бәрәңге районы муниципаль берәмлеге депутатлары җыены рәисе Әлфит Ибраев “Насретдинов укулары”нда ел саен катнаша һәм ул мөнбәргә бернинди кәгазьсез чыгып, һәрвакыт туган телебездә сөйли. Әлфит Ибраев үзе район хакимияте башлыгы булган чорда, (ә ул бу вазыйфада 24 ел эшләгән) Гайнан Кормашка “Советлар Союзы Герое” исемен бирүләрен сорап 2 тапкыр мөрәҗәгать итүен, әмма җавап алмавын әйтте.

“Һичшиксез, Гайнан Кормаш бу исемгә лаек, без аның белән горурланабыз. Безнең өчен каннарын коеп, гомерләрен биргән кешеләрнең исемнәрен без онытырга тиеш түгел”, – диде ул.

“Дин әһелләренең милләтебез, мәдәниятебез һәм телебез үсешенә керткән өлеше әйтеп бетергесез зур. Бөтендөнья татар конгрессы моны төптән аңлап, татар дин әһелләре белән инде күптән хезмәттәшлек итә. Бу табигый да, чөнки динебез һәм телебез белән мәдәниятебез – бер кошның ике канаты. Без динебезне мәдәниятебездән, мәдәниятебезне динебездән аерып карый алмыйбыз”, – диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Марс Тукаев.

Марий Эл Республикасы мөселманнары Диния идарәсе рәисе Фәрит Шаһиев үз чыгышында идарәнең 2025 елдагы эшчәнлеге турында сөйләде. Аннары ул Мөнир Бәюсов белән бергә дин әһелләренә, хәйрия­челәргә Марий Элда рухи-әхлакый кыйммәт­ләрне ныгытуда һәм хәйрия проектларында риясыз хез­мәтләре өчен шәех Равил Гайнетдиннең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Кем ул Гайнан Кормаш? Гайнан Нури улы Кормашев (1919-44) РСФСР­ның Урал өлкәсен­дә (хәзерге Казахстан Республикасы территориясе) туган. Бәрәңге педагогия техникумын тә­мамлаган, 1939 елда ар­миягә алынганчы Марий Эл Бәрәңге районының Куян урта мәктәбендә укытучы һәм Актүбә шәһәрендә мәктәп директоры булып эшләгән.

Армиядә кече командирлар мәктәбен тәмамлагач, аңа лейтенант званиесе бирелә. 1942 елда разведчик Гайнан Кормашев әсирлеккә эләгә. 1942-43 елларда нацистик Германия хакимияте совет хәрби әсирләреннән коллаборационист (хезмәттәшлек итүче) частьлар, шул исәптән “Идел-Урал” татар-башкорт легионын төзергә омтыла. Әмма беренче көннәрдән үк легионда яшерен каршылык хәрәкәте оештырыла, аның башында разведчик Кормашев һәм шагыйрь, фронт журналисты Муса Җәлил торганнар. Әлеге яшерен оешманың агитация эшчәнлеге нәтиҗәсендә легионның Витебск районына белорус партизаннарына каршы көрәшкә җибәрелгән 825нче батальоны 1943 елның 23 февраленә каршы төндә восстание күтәрә һәм үзебезнекеләр ягына чыга.

Кормаш, Җәлил, аларның иң якын көрәштәшләре, партизаннар ягына күчкән гади легионерларның гамәлләрендә рухи көч, аның бөеклеге сокландыра. Сугыш әсирләре өчен немец лагерьлары шартларында могҗизалы рәвештә исән калып, алар үзләрен һәм башка легионерларны ватандашларының каны белән тапламас өчен хәтта ки мөмкин булмаган гамәлләр башкара алган. Икенче империя судының 1944 елның 12 февралендә чыгарган карары буенча яшерен оешма әгъзалары “немец рейхының хәрби куәтен какшаткан өчен” һәм “дошманга булышлык күрсәткән өчен” 1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә (Берлин) җәзалап үтерелә. Гильотинада беренче булып 25 яшьлек Гайнан Кормашның башы киселә.

Төбәк тарихчысы, “Якташлар” гәзитенең мөхәррире Фәнил Мусин-Маматов әсирлеккә төшкән Гайнан Кормаш һәм аның җитәкчелегендәге яшерен каршылык күрсәтү хәрәкәте эшчәнлеге турында мәгълүмат, каһарманның нәселенә бәйле яңалыклар белән уртаклашты. 2024 елда Фәнил әфәнде Гайнан Кормашның бабасының кабере ачыклануы турында хәбәр иткән иде. Фәнил Мусин бер үк вакытта Марий Элдагы “Татар тарихы җәмгыяте” иҗтимагый оешмасының рәисе дә. Ул агымдагы елда Куян авылында Кормашевлар нәселенең 7 вәкиленең кабере ачыклануын җиткерде.

Татарстаннан “Хәрби дан клубы” рәисе Михаил Черепановның чыгышы Гайнан Кормаш төркеме батырлыгының әһәмиятенә багышланды. Ул башта сүзне яшерен каршылык күрсәтү хәрәкәтенең башында нәкъ менә Гайнан Кормаш булганлыгын дәлилләр өчен бәрәңгелеләрнең якташы, Марий Эл Республикасы төбәкчеләр җәмгыяте җитәкчесе Сания Газизҗановага бирде. Ул исә, документларга таянып, шундый мәгълүмат китерде.

“1944 елның февралендә Германиянең империя суды яшерен каршылык күрсәтүдә катнашучыларны гильотинада үлем җәзасына хөкем иткән. Гаепләү төгәл булган: “Кормашев һәм башка унау” төркеме дошманга ярдәм итте, ә аның лидеры рейхның хәрби куәтенә зыян салды”.

Үземнең Кормашевлар нәселенең бер кыйпылчыгы булуым белән горурланам. Минем әбием Кормаш фамилиясен йөртте һәм шунысы кызыклы: мин, журналист буларак, аның истәлекләрен яздыру өчен диктофон алсам, ул сөйләвеннән туктый иде. Алар 2 тапкыр: 30нчы һәм 37нче елларда репрессиягә дучар булган, әмма Кормашевлар үзләренең зыялылыгын югалтмаган”, – дип шәхси истәлеге белән дә уртаклашты ул.

Тәҗрибәле эзтабар Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган сугышчыларның исемен ачыклау юнәлешендә мөһим эш башкара.

“Кызганыч, Кормаш һәм аның иптәшләре белән беррәттән, күп кенә башка каһарманнарның да исемнәре онытылган. Без Герой исеменә тәкъдим ителгән, ләкин аны алмаган якташларыбыз турында мәгълүмат таба алдык”, – дип, яңа эзләнүләре хакында хәбәр итте. Ул Русия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсенең Казыйлар шурасы әгъзасы Мөнир Бәюсовка Бөек Ватан сугышында катнашкан 280 татар фамилияле исемлек тапшырды.

Бу сугышчылар, зур батырлык кылып, “Советлар Союзы Герое” исеменә тәкъдим ителгән булган, ниндидер сәбәпләр белән әлеге исем аларга бирелмәгән. Әмма батырлык эшләнгән, димәк, алар – батыр. Мәскәү мәчетләрендә 280 татар рухына дога кылыгыз”, – дигән теләген белдерде Михаил Черепанов.

“Хуш, Хөсәен!” Әлеге сүзләрне Муса Җәлил үзен җәзага алып киткәндә әсирлектәге табиб Хөсәен Фәракшинга әйткән. Бу хакта төбәк тарихын өйрәнүче белгеч, педагогик хезмәт ветераны Фирзия Сабирҗанова сөйләде. Аның чыгышы Бөек Ватан сугышында катнашкан хәрби табиб, фашистик концлагерь тоткыны, хирург Хөсәен Фәракшинның (1915-92) әсирлектәге һәм аннан соңгы тормыштагы батырлыгына багышланды. Табиб антына да, Туган иленә дә хыянәт итмәгән, йөзләгән сугышчыны коткарган. Мулла, укытучы малае Хөсәен Фәракшин Түбән Новгород өлкәсендәге Кучкай Пожары (Кочко-Пожарки) татар авылында туган. Әсирлектән исән кайтып, Ватанга хыянәт итүдә гаепләнеп, 10 елга иркеннән мәхрүм ителгән. Һәм хәтта Воркута лагереннан да исән кайтып, табиб Мари АССРының Красногорский госпиталенә эшкә урнаша алган.

Фирзия Сабирҗанова Хөсәен Фәракшинның лагерь карточкасы белән аклану белешмәсен күрсәтте. Беренче документ 2022 елда Дрезден архивында Михаил Черепанов тарафыннан табылган. Ә икенчесе гаилә архивында сакланган. Хөсәен Фәракшин 1961 елның 20 ноябрендә Генеральный прокурор исеменә үзен аклауны сорап мөрәҗәгать иткән, ул 1962 елның 22 мартында хәрби трибунал тарафыннан акланган.

Бәрәңге урта мәктәбе укучылары Гайнан Кормаш шигырьләрен сөйләде.

Чарадан соң кунаклар Куян урта мәктәбенә барды, уку йорты каһарман милләттешебез Гайнан Кормаш исемен йөртә һәм мәктәп музееның бер өлеше аңа багышланган.

Русия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас