-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
12 декабрь , 10:40

“Тормыш девизым – кешеләргә хезмәт итү!”

Русиянең Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Римма Үтәшева белән әңгәмә

“Тормыш девизым – кешеләргә хезмәт итү!”
“Тормыш девизым – кешеләргә хезмәт итү!”

     Римма Үтәшеваның исеме Башкортстанда, күрше төбәкләрдә, тоташ Русиядә яхшы таныш. Римма Әмир кызы гомерен дөньядагы иң изге, иң кирәкле, җаваплы һөнәрләрнең берсе булып исәпләнүче табиблыкка багышлаган, ул – акушер-гинеколог. Әңгәмәдәшебез, төп эшеннән тыш, озак еллар дәвамында депутатлык вазыйфасында җигелеп эшләүче хатын-кызларның берсе булса, Башкортстан татарларының төп милли лидеры да, ул – Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы җитәкчесе.
Бүгенге әңгәмәбез Римма Әмир кызының тынгысыз эшчәнлеге, кызыклы тормыш юлы хакында.

      – Тирән тамырлы агач кына ныклы кәүсәле, күптармаклы, мул яфраклы һәм җимешле була. Римма Әмировна, гаилә тамырларыгыз хакында тулырак сөйләп үтсәгез иде.
 
      – Халкыбызның буыннан-буынга тапшырылып килгән бик матур мәкале бар: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”. Нәкъ шушы мәкаль безнең гаиләгә дә туры килә. Бүздәк районының Сабай авылында Зөһрә белән Әмир Шәриповлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Гаиләбездә җиде кеше булдык: әти, әни, Гыйлемзадә нәнәй һәм без, дүрт бала – Римма, Рида, Ринат, Лилия. Мәктәпкә укырга барганчы Бүздәк белән Чиләбе арасында яшәдем дип тә әйтә алам. Әниемнең әнисе Мәрьям нәнәем янына Чиләбегә кунакка баргач, гел генә мине үз янында калдыра иде, чөнки ул ялгызы яшәде. Шәһәр җирендә урысчага да бик тиз өйрәнеп алганмын. Мәрьям нәнәем мине үз янына яшәргә күчерергә дә уйлаган, тик әтием ризалык бирмәгән.
      Әтиемнең язмышы авыр булган: ул бик кечкенә вакытта ятим калган, әтисе нәнәемне хатынлыкка алганчы берничә үги әни белән дә яшәргә туры килә аңа. Әтием җиденче сыйныфны тәмамлагач та колхозда эшли башлый, аннан соң озак еллар урманчы булып эшләде. Әтием чисталыкны, пөхтәлекне, һәр эштә тәртипне яратты. Бездә дә шушы сыйфатларны тәрбияләде, яхшы укуыбызны таләп итте. Тик әтием бик иртә вафат булды, нибары 57 яшендә кичке йокысыннан иртәнгә күзләрен ачмады. Быел аның вафатына инде 40 ел булды.
Әтием белән әнием, искиткеч матур гаилә корып, бәхетле яшәделәр. Әнием Зөһрә Хәсән кызы урыс теле укытучысы иде. Гыйлемзадә нәнәемне соңгы көненә кадәр кадер-хөрмәттә тәрбияләделәр. Нәнәем күңелемдә матур хатирәләр генә калдырган: ул һәрвакыт нидер эшли, бәйләм бәйли, каз бәбкәләрен саклый...
      Әнием алты ел элек 90 яшендә арабыздан китте. Әти-әни, Гыйлемзадә нәнәем корган җылы ояда мин бәхетле балачак кичердем һәм киләчәк тормышыма нигез дә гаиләдә салынды. Болар өчен әти-әниемә мин бик рәхмәтле.
      Бүген туган нигезебезнең җылысын сеңлем Рида саклый. Ул безнең һәркайсыбызны киң күңел, ачык йөз белән каршы ала, кунак итә.
      Туган ягыма кайткач, беренче чиратта зиратка – якыннарымның, бик иртә бакыйлыкка күчкән энем Ринатның каберенә барам. Урыннары оҗмах түрендә булсын!
     
      – Шәхес буларак формалашуыгызда әти-әниегез нинди роль уйнады?
 
      – Балачак хыялым журналист, я булмаса, әнием кебек укытучы булу иде. 5-9нчы сыйныфларда мин Чиләбедә укыдым, ә инде урта мәктәпне туган авылымда тәмамладым. Унынчыда укыганда укытучыбыз Мансур Гали улы дәваханәгә эләкте. Укучылар белән җыелып, без аның хәлен белергә бардык. Нәкъ шунда мин ап-ак халат кигән табибларны күрдем һәм алар кебек кешеләр сәламәтлеген саклыйсым килде. Әти-әниемә табиб булырга теләгәнемне әйткәч, алар каршы килде, бу һөнәрнең авырлыгы, җаваплылыгы хакында дә искәрттеләр, укырга керү дә җиңел түгеллеген әйттеләр. Моңа карамастан, мин үз сүземдә тордым, имтиханнарны җиңел генә тапшырып, укырга кердем. Монда инде мәктәптә тырышып укуым, аны көмеш медальгә тәмамлавым да ярдәм итте. Уфага укырга киткәнче колхоз амбарында эшләп тә алдым.
 
      – Әниегезнең нинди сыйфатларын үзегезгә алгансыз?
 
      – Әнием авырлыкларны үз иңенә алып, башкаларга ярдәм итәргә ашыкты. Һәр эшне җиренә җиткереп, тырышып эшли иде, бала җанлы булды, ул үзе өчен яшәмәде дә. Миңа калса, холкымдагы менә шушы сыйфатлар әниемнән килә. Һәрвакыт белемгә омтылу, пөхтәлекне ярату да – әнидән. Әйткәндәй, минем көлүне дә әниемнекенә охшаталар.
 
      – Римма Әмировна, Сез медицина фәннәре кандидаты, озак еллар Уфаның 4нче балалар тудыру йортында, Сәламәтлек саклау министрлыгында җаваплы вазыйфалар башкардыгыз, берничә чакырылыш Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау комитетында эшләдегез, коронавируска каршы Ситуацион үзәккә җитәкчелек иттегез. Сез республикада бу өлкәдә иң танылган шәхесләрнең берсе. Моңа өстәп, Сез бик күпләр өчен “кендек әбисе” дә. Сез кем үрнәгендә акушер-гинеколог булдыгыз?
 
      – Ходайдан бирелгән һөнәрләр – укытучы һәм табиб, диләр. Безнең гаиләдә әнием, сеңлем, энем укытучы булса, мин – табиб.
Башкорт дәүләт медицина институтында укыганда дүртенче курска кадәр мин кардиолог булырмын дип хыялландым. 1нче балалар тудыру йортында практика үткән вакытта беренче тапкыр баланың якты дөньяга килүен күрдем һәм киләчәктә акушер-гинеколог булырга теләвемне укытучым, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган табибы, акушер-гинеколог Хәнифә Бәхтияровага әйттем. Ул бу теләгемне куәтләде, дәртләндерде. Институтның интернатурасында укыганда бик теләп 1нче балалар тудыру йортында практика үттем, аннан соң эшкә дә шунда ук калдым. Озакламый 4нче балалар тудыру йорты ачылды һәм мин шунда эшкә күчтем.
      Һәр уңыш артында укытучыларың һәм коллективың тора, диләр. Бу чыннан да шулай. Институтта укыганда укытучыларымнан уңсам, хезмәт юлымны башлагач танылган галим, тәҗрибәле клиникачы, эрудицияле табиб Өлфәт Хәмәдҗанов, Василий Кулавский белән бергә эшләү бәхете тиде һәм мин алардан бик күпкә өйрәндем. Табибтан җитәкче вазыйфасына кадәр үрләдем. 48 яшемдә медицина фәннәре кандидаты булдым, шуннан соң БДМУның кафедрасына укытырга бардым, доцент булдым. Димәк, балачактагы укытучы булу теләгем дә тормышка ашты, дип әйтә алам. Табиб – мультидисциплинар һөнәр, ул берничә һөнәрне белүне таләп итә. Сайлаган һөнәрем белән һәрвакыт горурландым һәм горурланам. “Республиканың кендек әбисе” дип йөрткәннәрен дә беләм һәм моны шатланып, горурланып кабул итәм.
 
      – Медицина көннән-көн үсеш ала. Бу өлкәдә белемнәрегезне яңартып торасызмы?
 
     – Әлбәттә, мин дә квалификация күтәрү курсларын үтәм, белемемне камилләштереп торам. Моңа Дәүләт думасында Сәламәтлек саклау комитетында эшләвем дә этәргеч бирә, чөнки илебез, дөнья күләмендәге медицина яңалыкларын белеп бару фарыз.
 
      – Дәүләт думасы депутаты, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе буларак, әледән-әле командировкаларга чыгып, чараларда катнашып, төрле аудиторияләрдә чыгыш ясыйсыз. Боларның барысына да ничек җитешәсез?
 
     – Эшеңне яратып башкарсаң, барысына да вакыт җитә. Табиб булып эшләгәндә иртәнге җидедә мин инде эш урынымда була идем. Кичке тугызда кайтсам, ирем һәм улларым өчен бу зур бәхет санала иде. Аллаһка шөкер, янымда мине тулысынча аңлаучы, иңен куючы ирем, яратучы балаларым бар. Өлкән улым табиб һөнәрен сайлады, кечесе – юрист. Үз тормышларын корып, оныклар сөю бәхетен дә бүләк иттеләр.
 
     – Римма Әмировна, депутат эшчәнлегегезгә аерым тукталыйк әле. Ни дисәң дә, хатын-кызга бу йөкне тарту җиңелдән түгелдер?
 
     – Әле совет чорында ук ике чакырылыш шәһәр Советы депутаты булып сайландым. Илебездәге үзгәртеп кору чорында беренче чакырылыш шәһәр округы Советы депутаты булып эшләгәннән соң, Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутат булып сайландым. Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитетны җитәкләдем. Шулай ук Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр һәм Финанс мәсьәләләре буенча комитетларында да эшләдем.
     2021 елда Русиянең Дәүләт думасына депутат булып сайланып, бүген һөнәри эшчәнлегемне ил парламентының Сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча комитеты составында дәвам итәм. Анда сәламәтлек саклау системасын оештыруга күп көч салабыз. Илебезгә каршы санкцияләр кулланылуга карамастан, алга барабыз. Беренчел медицина звеносы булдыру, аның көйле эшләве бик мөһим. Әйткәндәй, Башкортстанда ФАПлар төзү, аларның һәркайсында медицина хезмәткәрләре булу, эшчәнлекләре — күпләр өчен үрнәк. Болар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның халык мәнфәгатьләрен хәстәрләп, алга карап эшләвен күрсәтеп тора.
      Дөньяга ковид ябырылгач, иң беренче чиратта бу авыр сынауны табибларга узарга туры килде. Радий Фәрит улы башлангычында республикабызда коронавируска каршы Ситуацион үзәк төзелгәч, аның белән җитәкчелек иттем. Иртәнге сигездән кичке сәгать сигезгә кадәр көчергәнешле режимда эшләдек. Операторлар телефоннан шалтырату кабул иткәч тә экспертлар җавап бирде. Экспертлар булып БДМУның профессорлары, доцентлары торды. Алар белән искиткеч авыр, җаваплы эш башкардык дип уйлыйм, иң мөһиме — кешеләрдәге паниканы киметә алдык. Әлеге үзәк бүген дә эшли, Республика ситуацион үзәгендә миңа координатор хезмәте йөкләтелгән. Бүгенге көнгә үзәк 250 миллион шалтырату кабул иткән. Соңгы елларда СВО темасына кагылышлы сораулар күбрәк кабул ителә. Без бер генә шалтыратуны да игътибарсыз калдырмыйбыз. Төбәкләрдә халык белән очрашулар вакытында СВО яугирләренең, һәлак булганнарның якыннары, гаиләләре белән очрашуларда катнашам, аларның сорауларын, үтенечләрен хәл итәбез, ярдәмләшәбез.
      Ә инде, депутат булу җиңелдән түгелдер, дигәнгә болай җавап бирер идем: бу бик югары дәрәҗә һәм зур җаваплылык.
 
      – Римма Әмировна, Сез Башкортстан татарларының төп милли лидеры булып торасыз. Иҗтимагый эшкә вакытыгызны бүлеп, күп көч түгеп, армый-талмый эшлисез. Нәкъ Сезнең тырышлык белән 2019 елда Уфада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Сез җитәкләгән Милли-мәдәни автономиянең тормышка ашырган проектлары берсеннән-берсе саллы, дәрәҗәле. Ә бит мондый эшкә күңел таләбе белән генә алынып була. Килешәсездер?
 
      – Әйе, килешәм. Күңелең халкым дип янмаса, аның киләчәген уйламасаң, рухыңда миллилек булмаса, иҗтимагый эшкә алынып булмый. Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясенең тормышка ашырган проектлары берсеннән-берсе кызыклы, халыкчанлыгы белән дә аерылып тора. Аларның берничәсен генә телгә алсак та, бу эшләрнең никадәр колачлы икәнлеге күренә. Менә алар: шигырь сөйләүчеләрнең “Тукай моңнары” сәнгатьле уку, “Пушкин, Тукай һәм Кәрим” балалар рәсемнәре конкурслары, “Ике аккош” республика җыр һәм музыка, “Бәлешфест” милли аш-су фестивальләре һәм башка бик күп чаралар һәм проектлар тормышка ашырыла. Һәркайсының артында аркадаш, фикердәшләрнең тынгысыз хезмәте, рух ныклыгы ята.
 
      – Сез – гаиләгез өчен хәстәрлекле әни, сөекле хатын. Шул ук вакытта Сез – иҗтимагый һәм сәясәт эшлеклесе. Сезнең күңелгә аларның кайсы якынрак?
 
      – Сайлаучыларга, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка Дәүләт думасы депутаты булу мөмкинлеге биргәннәре өчен хөрмәтем чиксез. Коллегаларыма, иҗтимагый эштә бергә кайнаучы фикердәшләремә мин һәрвакыт рәхмәтлемен. Шулай да, иң яхшысы үзең корган оя – гаиләдән килә. Әгәр дә ирем Заур, улларым, киленнәрем, оныкларымның терәге булмаса, яки моны тоймасам, мин бу кадәр биеклекләргә үрли алмас идем. Тимур белән Таһирны ирем тәрбияләде дисәм, бер дә арттыру булмас. Ул — һөнәре буенча педагог. Без аның белән БДМУда таныштык. Мин студент булсам, ул физкультура укытучысы булып эшли иде. Менә шул еллардан бирле без бергә, Аллаһка шөкер. Шуны да әйтәсем килә: бүген әти-әниләребез исән булса, алар безнең уңышларга сөенеп яшәр иде, дип уйлыйм.
 
     – Сез план корып яшисезме?
 
     – Әйе, мин план корып яшим. Башкача булуы да мөмкин түгел, минемчә. Хезмәтеңне оештыра белү мөһим. Ниятләрем, иң азы дигәндә, бер атна, бер ай алдан корылган. Шулай ук ялга, якыннарым, дусларым белән аралашуга да вакыт калдырырга тырышам.
 
     – Иртәләрегез ничек башлана? Нинди музыка тыңларга яратасыз?
 
     – Дәүләт думасы депутаты булгач, мин өч атна Мәскәүдә комитетларда эшлим, бер атнаны төбәктәге халык белән очрашуларга багышлыйм. Ике шәһәрдә дә Уфа вакыты белән яшим. Иртәләремне якты уйлар, балаларыма, якыннарыма яхшы теләкләр белән башларга тырышам. Иртән торгач гимнастика ясыйм. Үзалдыма нинди дә булса җырны көйли-көйли иртәнге аш әзерлим. Иң яраткан җырчым – халкыбызның бөек шәхесе Фәридә Кудашева. Анна Германның җырлаганын, Александра Пахмутова иҗатын да яратам.
 
     – Сезнең өчен туган як нәрсә ул?
 
     – Туган ягым – кече Ватаным. Ул — минем булмышым, йөрәгем. Якташларыма кулымнан килгәнчә ярдәм итәргә тырышам, чөнки кешеләргә хезмәт итү – тормыш девизым. “Бүздәк районының шәрәфле шәхесе” дигән мактаулы исемгә лаек булуым — минем өчен зур хөрмәт.
 
     – Җаваплы вазыйфа биләүче кешегә һәр очракта да гадел булып калу мөмкинме?
 
     – Эшең никадәр җаваплы булуга карамастан, законны бозарга ярамый, гадел булып калырга һәм моны кешеләргә дә аңлата белергә кирәк. Нинди генә сорау, вәзгыять килеп туса да, аны Русия Федерациясе законнарына ярашлы хәл итәргә кирәк!
 
     – Сезгә ярдәм сорап күп мөрәҗәгать итәләрдер. Гаҗәпләндергән очраклар булдымы?
 
     – Әйе, миңа бик күпләр төрле сорау, үтенечләр белән мөрәҗәгать итә. Күпчелеге — хакимият белән бергә хәл итүне таләп итүче авыр сораулар. Башка берәүгә ни дә булса сорап мөрәҗәгать итү, кемнәндер ярдәм таләп итү җиңелдән түгел. Шуңа күрә дә кабинетка килгән кешене аңлап, аның мөрәҗәгате, соравының чишелеш юлларын эзләргә, ярдәм итү юлын табарга кирәк. Әйе, гаҗәпләндергән очраклар да була. Күптән түгел бер ханым Грециядә операция ясатуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте...
     
     – Тарих битләренә күз салсаң, һәр чорның үз авырлыгы. Бүген дә без катлаулы заманда яшибез. Тормышка булган дәртне ничек сакларга?
 
     – Әйе, һәр чорның үз авырлыгы. Ул ак һәм кара буйлар белән алмашынып бара. Илебездәге бүгенге вәзгыять – чын сынау. Күп ир-егетләребез Ватан сагына басса, тылдагылар сугышчыларга гуманитар ярдәм озата. Бу сынау безне берләштерде. Балалар туып торсын, алар – тормышның дәвамы. Без матур, бай илдә яшибез. Моның кадерен белергә, һәр мизгелгә шатланып яшәргә кирәк! Шул вакытта тормышка булган дәрт тә сүнми!

      Зөһрә ИСЛАМОВА әңгәмәләште.
Автор: Зөһрә Исламова
Читайте нас