Чара кысаларында делегация әгъзалары Гафури районына сәфәр кылды. Аларны район хакимияте башлыгы Венер Вахитов каршы алды.
Чара Гафури районы тарихы һәм мәдәни мирасы белән танышу форматында узды. Бу төбәк – ─күренекле язучы, шагыйрь, драматург, фольклорчы, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы Мәҗит Гафуринең туган ягы. Узган елның июль аенда әдипнең тууына 145 ел тулды. Әлеге дата төбәктә киң билгеләп үтелде.
Кунаклар райондагы истәлекле урыннарның берсе ─– Мәҗит Гафуринең мемориаль музеенда булды. Алар әдипнең тормыш юлы, иҗаты, халыклар дуслыгы идеясен гәүдәләндергән әдәби мирасы белән танышты. Биредә Милли Шура рәисе музейның истәлек дәфтәренә теләкләрен язды һәм “Җыен” фонды тарафыннан “Шәхесләр” сериясе кысаларында 2021 елда Казанда басылып чыккан Мәҗит Гафури китабын бүләк итте.
Сәфәр барышында Вәсил Шәйхразиев Мәҗит Гафури бюстына чәчәкләр салды, әдипнең татар һәм башкорт мәдәниятләрен берләштерүдәге ролен билгеләп үтте. Аның фикеренчә, Мәҗит Гафури мирасы – ике тугандаш халыкның рухи байлыгы, ә аны өйрәнү һәм популярлаштыру – уртак бурыч.
Бурлы авылында Милли Шура рәисе Русия Герое Фәрвәт Якупов бюсты алдында баш иде. Чарада Бурлы авылы хакимияте башлыгы Рәүфә Хәйретдинова, Гафури районы Советы рәисе Галина Петрова, Ветераннар советы вәкилләре һәм геройның туганы – Фәрзәнә Абдулла кызы чыгыш ясадылар. Алар һәркайсы Фәрвәт Якуповның кыюлыгын, ныклыгын, аның яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте. Митинг ахырында катнашучылар Геройны бер минут тынлык белән искә алды.
Игеньелга авылында Дан орденының тулы кавалеры Хөснулла Яркалов бюсты янында тантаналы митинг үтте. Аннары кунаклар республикадан читтә дә киң билгеле страус фермасы белән танышты. Шулай ук, делегация авыл мәдәният йортына да барды. Анда үзешчән сәнгать осталарының чыгышларын карады, халык белән аралашты. Очрашуда Вәсил Шәйхразиев иҗади коллектив әгъзаларына халык сәхнә костюмнары тапшырылачагын белдерде.
Ялгызкаен ─– Русиядә илгә ике Советлар Союзы Героен биргән уникаль авыл. Бүген монда 500 хуҗалык бар, 1200 кеше яши. 350 урынлык мәдәният йорты, китапханә, почта бүлекчәсе, 25 урынлык стационар дәваханә, аптека, амбулатория, балалар бакчасы, мәктәп урнашкан.
Авылның Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык күрсәткән батыр улларын искә алып, делегация Советлар Союзы Геройлары Зәйнетдин Әхмәтҗанов һәм Закир Әсфәндияров бюстларына чәчәкләр салды. Ялгызкаен урта мәктәбендә урнашкан Хәрби һәм Хезмәт Даны музее яшь буынны тәрбияләүдә үз өлешен кертә, авылның тарихы, шәхесләре белән танышырга ярдәм итә. Моны чара кунаклары да ассызыклады. Мәктәпкә Татарстан Республикасы Рәисенең бүләге булган китаплар тупланмасы тапшырылды.
─ Кунакларны без мәктәп каршында җырлар, икмәк-тоз белән каршы алдык. Аннары алар музейда булды. Безгә күп итеп китаплар алып килгәннәр. Гомумән, татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшинның тамырлары шушы авылдан, ул бездә еш кунак һәм бервакытта да буш килми. Татар теле кабинетындагы менә бу проектор да аның бүләге. Эшебездә бик ярдәм итә, ─– диде татар теле укытучысы Лилия Хәсәнова.
Программа кысаларында Вәсил Шәйхразиев Ялгызкаен авыл мәчетен карады, аның эшчәнлеге белән танышты һәм Коръән бүләк итте.
Сәфәр барышында Гафури районында мәдәни проектлар, төбәкләр арасындагы иҗтимагый һәм гуманитар хезмәттәшлек юнәлешләрен киңәйтү мәсьәләләре дә каралды.