-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
21 декабрь , 12:35

“Нинди гүзәл, матур минем халкым!..”

Бу җыр милләттәшләр җыелган чараның гимны булып яңгырады һәм һәрберебездә горурлык хисләрен арттырды.

“Нинди гүзәл, матур минем халкым!..”
“Нинди гүзәл, матур минем халкым!..”
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге республика­бызның татар җәмәгать­челеген, күркәм йола буенча, ел нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чарага җыйды. Быел ул Уфаның “Нестеров” кунакханәсендә зурлап оештырылды. Залда милләт җанлы шәхесләр, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, дин әһелләре, эшкуарлар һәм яшьләр җыелган иде.

Бу кичә узган елга нәтиҗә ясау, киләчәккә планнар билгеләү, милләтне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиев катнашуы да аңа зур әһәмият өстәде.
Чараны алып баручылар – “Роксана” радиосы тапшырулары алып баручысы Рузилә Байкова һәм “Татарча фатирник” яшьләр оешмасы җитәкчесе Алинә Сабитова билгеләп үтүләренчә, бу ел уңыш-казанышларга бай булды. Республикабыздагы иҗтимагый оешмаларның эшчәнлеге дә моны ачык чагылдырды. Шулай ук, агымдагы елда балаларга һәм яшьләргә дә игътибар зур булды, дип билгеләде алар. Шуңа кунакларның чыгышлары һәм бүләкләү мизгелләре 84нче Татар гимназиясе, Гази Заһитов исемендәге 65нче Татар гимназиясе, Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршында эшләп килүче “Нур” балалар студиясенең татар төркемендә шөгыльләнүчеләр, В. Н. Пегов исемендәге музыка мәктәбе укучыларының җыр-биюләре белән үрелеп баруы да очраклы түгел.
Чынлап та, быел республика күләмендә байтак чара узды, эре проектлар тормышка ашырылды. Аларның һәммәсе телебезне, бай мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклауга юнәлтелде. Бу уңайдан Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге, “Башкортстан татарлары конгрессы”, “Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе”, “Рәйхан”, “Изге Мирас”, “Ак Идел” иҗтимагый оешмалары, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызлары оешмалары, “Мәрьям Солтанова-Акчурина исемендәге фикердәшләр клубы”, “Татар морзалары җыелышы” һәм, әлбәттә, Башкортстанның югары уку йортларындагы татар кафедралары, укытучылар исеменә рәхмәт сүзләре әйтелде.
Шунысы куанычлы: дистә еллар дәвамында уңышлы эшләп килүче оешмаларның җитәкчеләреннән яшьләр дә үрнәк ала, тәҗрибә туплый, алар салган сукмаклар буйлап атлап килә һәм телебезне саклауга зур өлеш кертә. Бу уңайдан “Татарча фатирник”/ “Аулак өй” яшьләр оешмасының эшчәнлеге мактауга лаек. Ул яшьләрнең җыр-моң, шигърият, милли уеннар аша аралашу мәйданчыгы гына түгел, ә фикер алышу, милләт язмышына кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәрү, хәл итү юлларын эзләү урыны да. Үткәрелгән чаралар да моны ачык күрсәтә.
Көн тәртибендә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе – татар телен саклау һәм үстерү. Татар теленең киләчәге өчен җаваплылыкны һәркем үз өстенә алырга тиеш. Моның өчен гаиләдә, мәктәпләрдә, җәмәгать оешмаларында татар телен куллануны киңәйтү, татар телендә белем бирүне үстерү, татар мәдәниятен популярлаштыру зарур.
Чарада милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау һәм яңарту мәсьәләләре дә күтәрелде. Татар халкы бай тарихка, мәдәнияткә ия. Бу мирасны киләчәк буыннарга тапшыру – һәрберебезнең изге бурычы. Моның өчен милли бәйрәмнәрне, гореф-гадәтләрне яңарту, яшьләрдә милли горурлык хисе тәрбияләү мөһим. Милләттәшләребезне берләштергән бу чарада Вәсил Габделгаяз улы боларның һәммәсенә тукталып үтте, тормышка ашырылган эре проектларны телгә алды, башка өлкәләрнең тәҗрибәсе, шул исәптән бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү, бу юнәлештә актив эшләүче милләттәшләребез турында сөйләде. Узып баручы ел Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан “Тынычлык һәм Бөек Җиңү елы” дип билгеләнеп үтелсә, киләсе ел Татарстан Республикасында “Тукай елы” дип игълан ителүен билгеләде һәм аның чикләрендә оештырылачак дини, мәдәни һәм яшьләр өчен тәгаенләнгән эре чаралар турында да әйтеп үтте.
Башкортстандагы оешмаларның эшчәнлеген дә югары бәһаләде Милли Шура рәисе, һәм чара барышында милләт өчен җан атып йөрүчеләргә, тырыш хезмәт салучыларга бүләкләр тапшырды. Татарстан Рәисе указы нигезендә татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш керткәне өчен “Юлдаш” радиотапшырулар студиясенең мәгълүмат-музыкаль каналы программаларын алып баручы Рания Билаловага “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, дистәләгән татар артистын әзерләгән педагог Таңчулпан Бабичева, “Рәйхан” клубы әгъзасы, “Башкортстан мөслимәләре” оешмасының Кушнаренко бүлекчәсе җитәкчесе Рәсимә Гаделова, Салават шәһәренең “Агыйдел” Мәдәният сарае җитәкчесе Равил Хәкимов, иганәче Рәфис Кантюков, Кырмыскалы районының Прибельский авылыннан Наил Котлыяров һәм башкалар Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде.
“Юлдаш” радиосы дикторы Азат Фазлыйәхмәтовка, Башкортстанның атказанган артистлары, җырчы, композитор Айдар һәм Алмаз Юнысовларга Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” билгесе тапшырылды.
Укытучыларга да зур хөрмәт күрсәтелде. Кыйгы районындагы Тугызлы авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Улдановага — Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, шул ук мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Шәрифуллинага “Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклаган һәм үстергән өчен” күкрәк билгеләре тапшырылды.
Шулай ук, бу көнне Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр дә шактый булды. Ә Башкортстанның “Ике аккош” конкурсында җиңгән ике ансамбльгә тальян гармуннар тапшырылды. Шуларның берсе – Дүртөйле районының Эльза Әхмәдиева җитәкчелегендәге “Бәллүр” халык вокал-инструменталь ансамбле булса, икенчесе – Авыргазы районының Филарет Баһаветдинов җитәкчелек иткән “Тасма” тальянчылар һәм баянчылар ансамбле. Әйткәндәй, “Тасма”лыларның өстендәге милли костюмнар да быел Бөтендөнья татар конгрессыннан бүләк итеп тектерелгән.
Вәсил Габделгаяз улыннан тагын бер күчтәнәч — халык шагыйре Наил Касыймов һәм халык артисты Вил Усманов берлектә иҗат иткән “Нинди гүзәл, матур минем халкым!” җырын бергәләп тыңлау һәм аңа төшерелгән клипны карау да залда җыелучыларда үзебезнең милләтебез, туган җиребез белән горурлану хисләрен арттырды. Без – татарлар, дөньяның төрле почмакларында яшәсәк тә, безне туган телебез, мәдәниятебез, тарихыбыз берләштерә. Кайда гына булсак та, без һәрвакыт үз тамырларыбызны хөрмәт итәбез, саклыйбыз. Без – көчле рухлы халык, бердәм халык. Җыр да нәкъ шул хакта.
Чарага йомгак ясап, Альфред Дәүләтшин эшен 2020 елның гыйнварыннан башлап җибәргән Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллегенең биш ел дәвамында уңышлы эшләп килүен билгеләде һәм алга таба да бердәмлектә милләтебез хакына хезмәт салырга чакырды һәм моңа ышанычын белдерде.
Әлбәттә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге алга таба да татар җәмәгатьчелеген берләштерү, милли мәнфәгатьләрне яклау, татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү юнәлешендә актив эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ел саен үткәрелүче һәм йолага әверелгән әлеге очрашу да милләт өчен яңа үсеш юллары ачарга этәргеч бирә, дип ышанычлы әйтергә мөмкин.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас