Яңа ел алдыннан башкарылган эшкә йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү гадәткә кергән. “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасының шәһәр һәм район бүлекчәләрендә дә бу уңайдан җыелышлар үтә. Шушы көннәрдә Уфа шәһәренең Октябрь районы бүлекчәсе активы күпсанлы кунаклар катнашлыгында 1нче китапханәгә җыелып, башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм алдагы елга эш планын билгеләде, шулай ук Идарәнең җитәкчесен һәм яңа составын сайлады.
Чарада республиканың Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, аның урынбасары Зәлия Ахунова, Октябрь районы хакимиятенең мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, шулай ук башка татар иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләре катнашты.
Чараны Уфа шәһәренең Октябрь районы бүлекчәсе җитәкчесе Илмир Шәйбәков алып барды. Чыгыш ясаучыларның һәммәсе дә телебезне, тарихыбызны, мәдәни мирасыбызны саклау буенча башкарылган эшләргә тукталып үтте.
Заһир Хәкимов үзенең чыгышында алдагы елның “Русиядә халыклар бердәмлеге елы” буларак игълан ителүен, бу уңайдан республикабызда яшәүче халыкларның рухи һәм мәдәни мирасын саклауга юнәлтелгән проектларны тормышка ашыру, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм һөнәрчелек эшен тергезү һәм үстерү мөһим бурычларның берсе булып торуын билгеләде. Шулай ук, бу өлкәдәге эшчәнлекнең яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә, аларда үз тарихына һәм мәдәниятенә карата горурлык хисе уятуга ярдәм итүен ассызыклады. 1997 елда төзелеп, шушы юнәлештә эш алып баручы “Башкортстан татарлары конгресссы” иҗтимагый оешмасының бурычлары һәм планнары турында да сөйләп үтте, муниципаль районнардагы бүлекчәләрнең актив эшләвен билгеләде һәм Уфа шәһәрендәге оешмаларның да эшчәнлеген җанландыру мөһимлеген ассызыклады.
Тел – милләтнең тоткасы, дибез. Аны саклау юнәлешендә иҗтимагый оешмалар дәүләт белән бергә эшләргә тиеш, шул очракта гына тиешле нәтиҗәгә ирешеп була. Әлеге чарада Уфа шәһәренең Октябрь районы мәгариф бүлеге мөдире Гүзәл Адуллина мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеккә, казанышларга байкау ясады.
— Районның мәгариф өлкәсендә “Башкортстан Республикасы телләре турында” Законны тормышка ашыру буенча максатлы эш алып барыла. Мил-ләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту, милли үзенчәлекне саклауның төп факторы – ул туган телләрне өйрәнү. Бу уңайдан районның мәгариф учреждениеләрендә башкорт, татар, мари, яһүд телләрен өйрәнү оештырылган. Биредә 21 мәгариф учреждениесе, шул исәптән 1 гимназия, 4 лицей, 16 мәктәп эшчәнлек алып бара. Шулай ук, биләмәдә милли шәһәр мәктәпләре – 84нче Татар гимназиясе һәм 136нчы Башкорт лицее урнашкан. 11 гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел буларак татар теле һәм әдәбиятын укыту оештырылган. Агымдагы елда 1200гә якын татар баласы үз туган телен өйрәнә, — дип билгеләде Гүзәл Мәснәви кызы, укытучыларның һәм укучыларның уңышларына, укыту процессын яхшыртуга, балаларның сәләтләрен үстерүгә бәйле оештырылган чараларга тукталып.
Гүзәл Мәснәви кызы билгеләвенчә, укучылар саны арткан очракта да, мәгариф учреждениеләрендә туган телләрне өйрәнү, балаларга сыйфатлы белем бирү өчен мөмкинлекләр дә, шартлар да, укытучылар да җитәрлек. Димәк, бу очракта ата-аналар белән даими эшчәнлек алып барырга, туган телнең әһәмиятен аңлатырга кирәк, бу — туган телебезне саклау һәм үстерү юлында мөһим адым, дигән фикерләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Каратаева Уфа шәһәренең Октябрь районында яшәүче татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән мөмкинлекләр һәм чаралар турында сөйләде. Аларны барлап, Наталья Сергеевна 2019 елдан бирле Нагаево мәдәният йорты каршында уңышлы эшләп килүче “Хәзинә” татар вокал ансамблен дә телгә алды һәм аның барлык чараларның чагу бизәге булуын билгеләде, шулай ук хәйрия концертлары оештырудан тыш, конкурсларда уңышлы катнашуларын ассызыклады.
“Нур” татар дәүләт театрының да әлеге район биләмәсендә урнашуы зур әһәмияткә ия. Театр артистлары да, үзләренең төп эшчәнлегеннән тыш, китапханәләрдә һәм башка урыннарда оештырылган чараларда актив катнаша. Милли оешмаларга да төрле чаралар үткәрү өчен мәйданчыклар белән проблемалар юк. Китапханәләрдә иҗади шәхесләр белән үткәрелгән бихисап чаралар – шуның ачык дәлиле. Әйткәндәй, китапханәләрдә татар телендә укырга теләүчеләрнең ихтыяҗлары тиешенчә канәгатьләндерелә. Үз чиратында, “Башкортстан татарлары конгрессы” да, мөмкинлекләр табып, мәктәпләрне — дәреслекләр, китапханәләрне милли әдәбият белән тәэмин итеп тора. Әйткәндәй, әлеге чарада Заһир Хәкимов 122нче балалар бакчасындагы татар төркеменә “Әллүки” журналын яздырып бүләк итүен билгеләде.
Татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы җитәкчесе Зөһрә Исламова, “Татар морзалары мәҗлесе” оешмасыннан Венера Кудашева, Башкортстан Республикасы мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Розалия Халикова, җырчы, композитор, “Туган тел” каналындагы “Тургай” һәм “Сәләт” проектлары авторы Лилия Вахитова, автор-башкаручы, композитор Гөлфия Шәвәлиева, 84нче Татар гимназиясе педагогы, Башкортстанның атказанган укытучысы Айгөл Ахунова, Уфа сәнгать-гуманитар колледжының зәркәнчелек эше буенча укытучысы Ландыш Ахунова, Башкортстан татарлары конгрессының Дим районы бүлекчәсе җитәкчесе Рәмилә Әхтәмова эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм фикерләре белән уртаклаштылар. “Нур” татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, “Нур” балалар студиясенең сәнгать җитәкчесе Айгөл Юлъякшина, үзләренең тәрбияләнүчеләре белән килеп, чараны тагын да ямьләп җибәрделәр. Балаларның туган телләрендә зур осталык белән шигырьләр сөйләве, җырлавы күңелләрне иркәләде.
Йомгаклау җыелышында бүләкләү мизгелләренә дә урын булды. Милли хәрәкәттә актив эшләүчеләргә, әлеге чараны оештырырга ярдәм итүчеләргә “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Мактау грамоталары һәм бүләкләре тапшырылды.
Җыелыш бик эчтәлекле булды, җанлы барды. Кунакларның чыгышларыннан соң җыелучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде һәм аларга җавап алды, шулай ук теләк-тәкъдимнәрен дә җиткерде.
Чара ахырында Идарәнең яңа составы һәм җитәкчесе сайланды. Җыелучылар, эшчәнлекне шулай ук уңышлы алып баруга ышаныч белдереп, җитәкчелек дилбегәсен бертавыштан Илмир Шәйбәков кулына тапшырды.
Күркәм йола буенча, җыелыш бергәләп “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды һәм күңелләрдә якты эз калдырды. Бу җыр, безнең тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне чагылдырып, бердәмлек һәм дуслык символы булып тора. Аны башкарганда һәркайсыбыз үзенең тамырларына, милли мәдәниятенә якыная, рухи көч ала.
Әлеге җыелыш, үзенең максатына ирешеп, катнашучылар арасында уңай тәэссоратлар калдырды. Биредә күтәрелгән мәсьәләләр, әйтелгән фикерләр ки-
ләчәктә яңа башлангычларга да этәргеч бирер дип ышанасы килә.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА, "Кызыл таң"ның үз хәбәрчесе.
Автор фотолары.