-16 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
23 декабрь , 09:48

Милли чәчәкнең биш таҗы

Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Бәләбәй бүлеге коллективы әдәби-музыкаль кичә оештырдыИ Хатын-кыз, син – гүзәл Ана, ир хатыны, хезмәт кешесе, син — матурлык, иҗади һәм серле зат... Күңелеңә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган...“Урал-Батыр” милли-мәдәни сараенда Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы коллективы тамашачыларны җыйган “Мин – Хатын-кыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә гүзәл затның бөеклеген, нәфислеген, фидакарьлеген бөтен тирәнлегендә ачып салырга омтылды һәм максатына иреште дияргә кирәк.“Мин – Хатын-кыз” кичәсе 2019 елда эшли башлаган оешманың төп проектларының берсе һәм без аны ел саен үткәрергә тырышабыз. Ул татар бакчасы-йөрәгендә үсә һәм шиңми торган милли чәчәкнең биш таҗын – биш лаеклы хатын-кызның үрнәкле дөньясын ачып сала. Бу юлы да шулай булды – яшәү рәвеше, намуслы хезмәте белән абруй казанган биш ханым тамашачыларның алкышларына күмелде.

Милли чәчәкнең биш таҗы
Милли чәчәкнең биш таҗы

Җыр, шигырь, изге дога... Алар кеше күңелендә бер-берсенә үрелеп, сыенып яши. Шуңа да кичә хатын-кызга мәдхия булып яңгыраган “Ак калфагым” җыры, шигырь һәм дога белән башланып китте. Бәләбәй районы имам-мөхтәсибе Илдар хәзрәт Галиев ананың бөеклеге, мөселман хатын-кызларының әдәп-әхлак сакчылары булуы турында күңелгә үтеп керерлек сүзләр белән чыгыш ясавы залда утыручыларны күңелгә рәхәт, җылы халәткә көйләде. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, дигән хәдисебез билгеле. Ягъни кеше җәннәткә әнисе ризалыгы аша керә дигән сүз бу. Берәү, көне-төне гыйбадәттә булып, әнисенә йомшаклык күрсәтмәсә, гыйбадәт кылуының файдасы булырмы? Имам Әниләребезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга, тәкъвалыкка өндәде.

Кичә, бүген, иртәгә... Әлбәттә, мондый кичәдә тарихта якты эз калдырган күренекле хатын-кызларыбызны искә алмый мөмкин түгел. Аларның исемнәре генә дә Батырлык һәм Чаялык, Намус һәм Вөҗдан, Талант һәм Тырышлык, Изгелек һәм Игелек, Гүзәллек һәм Гамь, Җыр һәм Якты моңга тиң. Сөембикә-ханбикә, Мөхлисә Бубый, Фатиха Аитова, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Галия Кайбицкая, Гөлсем Болгарская, Сара Садыйкова, легендар җырчыбыз Фәридә апа Кудашева, Советлар Союзы Герое, якташыбыз Мәгубә Сыртланова һәм башкалар, һәм башкалар...

Алып баручылар шәһәрдә һәм район авылларында, Приют эшчеләр бистәсендә кояш нурына тиң, зур хезмәте һәм матур яшәве белән тормышка ямь-тәм өстәгән гүзәл зат­ларыбызны да исемләп атап үттеләр. Һөнәре буенча финанс хезмәткәре, “Автонормаль” заводының тәүге директорының тугры тормыш иптәше, ышанычлы тылы, 99 яшьлек Ләлә Ибраһим кызы Әмирова; педагог, заманында шәһәр мәгариф бүлеген җитәкләгән Эра Гыймад кызы Мөхәммәтшина; гомере буе җаваплы вазыйфаларда эшләгән, Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе, берничә ел элек арабыздан китеп барган Җиһан Мәгалим кызы Идиятуллина (урыны оҗмахта булсын), остаз-педагог, шулай ук Бәләбәй шәһәренең шәрәфле шәхесе Заһира Минияр кызы Хәйруллина; педагоглар, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәрләре Зоя Әхияр кызы Имангулова; Римма Фазлый кызы Даутова, Римма Шәйбәк кызы Сәйфуллина; Светлана Хәбир кызы Газизова, Дилә Зөфәр кызы Садыйкова, Башкортстанның атказанган укытучылары Рәсимә Нургали кызы Фазлетдинова,Тузлыкуш авылында яшәүче тарихчы Римма Миргасим кызы Исхакова, Люзия Нәзир кызы Фәттахова; озак еллар “Автонормаль” заводы поликлиникасы баш табибы булып эшләгән Ләлә Заһир кызы Сәлим­гәрәева; шактый еллар мәрхүм ире Рәмис Хәсән улының эшен дәвам итүче, “Тәмлекәй” җәмгыятенең элекке директоры Зәримә Әмир кызы Дәүләтшина һ.б. Кыскасы, авыл хуҗа­лыгы яисә сәнәгать өлкәсе булсынмы, мәгариф яки мәдәният, сәламәтлек саклау яки социаль өлкә булсынмы – барлык тармакларда да алар бихисап, үзләрен исемләп атап бетерү мөмкин түгел.
Гүзәл әниләрнең берсе, яраткан җырчыбыз Эльмира Маликова башкаруында “Сөембикә” җыры тарихта якты эз калдырганнар рухына – изге дога, ә исәннәргә йөрәк сәламе булып яңгырады.

Ә аннары алып баручылар кичәнең төп өлешенә күчте. Һәр хатын-кызның тормыш юлы белән таныштырганнан соң, төп алып баручы Галия Әхмәтшина, аларны сәхнәгә чакырып үзләре белән әңгәмә корды.

Аллаһы Тәгаләдән җирдә яшәүне дәвам итү кебек иң бөек миссия йөкләнгән кеше – изге Ана! Шуңа да иң беренче чәчәгебезнең иң нәфис, иң сокландырган таҗы – Әлфия Фәннүр кызы Шәфыйкова. Туймазы районы­ның Карамалы-Гобәй авылы кызы белән Акбасар егете Азатны мәңгелек ярату очраштырган һәм кавыштырган. Акбасар авылында 27 ел бергә яшәп, авылдашларының, Мәтәүбаш халкының ихтирамын казанган бу тату гаиләдә бер-бер арлы алты малай дөньяга килә торган, үсә торган!
Исемнәре генә дә нинди матур татар исемнәре: беренче уллары — Булат ( Уфада яшелләндерү предприятиесендә эшли); икенчесе – Ринат (Красноярскида бораулаучы ярдәмчесе); Илшат (Ринат абыйсы белән бергә эшли), Самат (шулай ук бораулаучы ярдәмчесе), Айназ (Мәтәүбаш мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы), Айнур (1нче сыйныф укучысы).

Әни вазыйфаларын үтәү белән бергә Әлфия Мәтәүбаш мәктәбе ашханәсендә аш пешерүче дә булып эшли. Төпле акыллы, тыйнак Азаты белән абзар тутырып мал-туар асрыйлар, яшелчә үстерәләр, әлбәттә, бөтен эшләрдә дә – бүгенге көндә балалары – зур ярдәмчеләр.
– Тирә-якта сезне дә, балаларыгызны да эш сөючән, тырыш, булдыклы дип беләләр. Кемдер бер баласын да яхшы кеше итеп үстерә алмый, ә сез тулы бер армияне ничек тәрбияли алдыгыз? Барысына да ничек өлгерәсез? – дигән сорауга, безгә һәрьяклап бианам Әнкәй ярдәм итте һәм итә, дип җавап бирде ул, каенанасына зур ихтирамын белдереп. Сәхнәдә әңгәмә барышында бер улының инде башлы-күзле булуын, аның башта яраткан кызын күрсәтергә алып кайтуын, никах укытуларын – барысын да динебез, татар халкының гореф-гадәтләрен үтәп эшләүләрен сөйләп шатландырды.

Икенче героебыз – солдат әнисе Миңнур Фәйзрахман кызы Халикова, аның улы Фларид махсус хәрби операция башлангач ук мобилизацияләнгән. Тыныч вакыттагы бөтен яраткан шөгыльләрен калдырып, үзенең яшәү максатын бүген бары тик якташ сугышчыларыбызга ярдәм күрсәтүдә күргән сөйкемле, җаваплы Миңнур ханым тумышы белән күрше Бишбүләк районының Набережный бистәсеннән. Фронтовик-шагыйрь Фатих Кәримнең туган авылы Ает мәктәбендә укыган, Уфада төзелеш техникумын тәмамлаган. Махсус хәрби операция зонасындагы яугирләргә ничек тә ярдәм итү, уллары яуда булган яки инде, кызганычка каршы, башын салган аналарны яклау, хәлләренә керү, юату, алар белән бергә булу теләге белән янган Миңнур ханым идеясе тормышка ашты – быел апрельдә шәһәр-район Ветераннар советы канаты астында “Солдат аналары союзы” оештырылды.
Миңнур Фәйзрахман кызы сәхнәдән үзе җитәкләгән әлеге берләшмә хатын-кызларының – солдат аналарының – бүген якташ-яугирләр өчен нәрсәләр эшләүләрен (дронга каршы одеяллар, шүрәле костюмнары тегү, окоп шәмнәре ясау, гуманитар ярдәм туплау һ.б.) сөйләде, изге күңелле хатын-кызларны, ахирәтләрен исемләп искә алды.
Шәһәр Ветераннар советы рәисе Гүзәл Ишниязованың сәхнәгә менеп, СВОга гуманитар ярдәмнең даими озатылуы турында сөйләве дә урынлы булды.
Җирдә тынычлык урнашсын өчен Бөек Ватан сугышы елларында, башка сугыш хәрәкәтләрендә һәм дүртенче ел барган яуда һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителүе, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Хәмит Дәүләтхуҗинның үлемсез “Герман” җырын башкаруы тетрәндерерлек булды.
Чәчәгебезнең өченче таҗы – Венера Хөсәен кызы Галимова. 85нче яше белән баручы, хаклы ялга чыккач та озак еллар яраткан эшен дәвам иткән, бүген актив яшәү рәвеше алып барган Венера апаны Бәләбәй төбәгендә бел­мәүчеләр бик сирәк. Ул — Русия Федерация­сенең сәла­мәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб, Баш­корт­станның атказанган табибы. Аның хезмәт стажы — 50 ел! Табиб-терапевт, вакытлыча эшкә яраксызлык экспертизасы буенча баш табиб урынбасары, 1982-86 елларда Бәләбәй башкарма комитетының сәламәтлек саклау бүлеге мөдире булып эшләве (ул чакта шәһәрдә байтак сәламәтлек объектлары төзелә, яңартыла), Кытай медицинасын өйрәнүе, бүген инде мәчеткә йөреп, Ислам дине тәгълиматларын үзләштерүе, намазга басуы... Бер гомердә күпме хезмәт! “Мин үз эшемне, кешеләрне яраттым, бары шул гына”, – ди Венера Галимова.

Гаҗәеп тыйнак ханым сәхнәгә менгәч, үзе турында түгел, иңгә-иң куеп эшләгән хез­мәттәшләрен, шәһәр-район җитәкчеләрен исемләп искә алды. 38 ел бергә яшәгән олы йөрәкле бианасы белән соклануын белдерде.
Урта буын хатын-кызларыбыз арасында да үрнәк алырлык, таң калырлык хатын-кызлар бихисап. Шуларның берсе – чәчәгебезнең дүртенче таҗы – борын-борыннан шомарып, чарланып безгә килеп җиткән һәм дәвам итәчәк тегүче һөнәренә ия Регина Гатауллина.
Оста куллы, гаҗәеп бай иҗади күңелле Регина бик бәхетле – ул балачактан үзен гашыйк иткән тегү эше белән шөгыльләнә! “Ярат­кан эшем мине һич туйдырмый, шуңа күрә көндез дә, төнлә дә тегү эше белән утыра алам”, – ди ул. Регинаның иң яратканы – булачак кәләшләргә никах һәм туй күлмәкләре тегү, аларны сәйләннәр, бисер белән бизәү. Бу эксклюзив күлмәкләр, баш киемнәре – чын сәнгать әсәрләре! Аларны нәфис, зәвыклы итеп тегү өчен искиткеч сабырлык, түземлек, һәм, әлбәттә, үз эшеңне ярату кирәк! Регинаны беләләр, төрле шәһәрләрдән – Санкт-Петербург, Казан, Уфадан һәм башка тарафлардан заказ биреп тектерәләр.
Изге күңелле, туган телдә бик матур сөйләшүче Регина тагын бер изге эш башкара – кемдер кушуы буенча түгел, үз теләге белән өч ел элек балалар өчен “Тегү мәктәбе” ачкан. Атнасына ике тапкыр теләге булган кызлар һәм малайларны тегү серләренә өйрәтә. Уенчыклар тегәргә өйрәнүдән башлаган укучылары инде үзләренә киемнәр тегеп кия.

Аның матур ике күлмәген тамашачылар сәхнәдә күрде, ә калганнарын чара дәвамында барган презентациядән (авторы Люзия Фәттахова) күреп белделәр.
Алып баручы Галия ханымның татар телен каян шулай яхшы беләсең дип соравына җавабы: “Җәйге каникулларны гел нәнәем янында үткәрдем, ул, татарча сөйләшегез, дип өйрәтте”.
Тормышка матурлык, җылылык, нур өстәп яшәр өчен җан атаучы, сәләтле, талантлы гүзәл затларыбызның берсе – чәчәгебезнең бишенче таҗы – сәхнә сәнгатенә гашыйк, армый-талмый мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы – Баженово авылының мәдәният йортында эшләүче Алия Шәймөхәммәтова. Алия Рәфил кызы тумышы белән Чакмагыш районыннан. Рәхмәт төшкере, язмыш Кушнаренкода авыл хуҗалыгы техникумында укыган кызны гаять оста гармунчы, ут егет Әдһәм белән очраштыра һәм алар матур гаилә коралар. 1994 елдан Алия “Бәләбәй” совхозында баш бухгалтер булып эшли. Ә инде совхоз таралгач, 2016 елдан ире белән авыл мәдәният йортында эшләп, матур чаралар үткәреп, халык­ның кәефен күтәрәләр, авыл тормышына нур өстиләр. Бергә 40 ел үрнәкле яшәүче бу гаиләдә лаеклы бер ул үскән. Ике югары белемгә ия Редикның инде үз гаиләсе бар. Алия белән Әдһәмнең ике оныгы да җыр-биюгә сәләтле.
Бер-берсен кабатламаган биш хатын-кызның язмышын күрсәтүгә багышланган кичә җыр-моң, шигъри сүз, биюләр белән үрелеп барды. Татар гимназиясеннән беренче сыйныф укучысы Аделия Вәлиеваның “Әниемә” җырын башкаруы (укытучысы Тимерхан Әхмәтов), Ләйсән Фазуллинаның күбәләктәй очып биюе (укытучысы Әлфия Меркулова), Зөлфия Әгъзамованың “Әниемә” җыры, ире Әдһәмнең өздереп гармунда уйнавына Алия Шәймөхәммәтованың татар кызлары биюен башкаруы, вокаль төркеменең “Ак калфагым” (баян партиясе – Гүзәл һәм Тимерхан Әхмәтовлар), “Хатын-кыз” язмышы җырларын башкаруы, оешма җитәкчесе зур оештыру сәләтенә ия, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшинаның чараны җанлы итеп алып баруы; һәр хатын-кыз иңенә истәлеккә бүләк – яулык салуы, Башкортстан татарлары конгрессының Бәләбәй бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәевның чәчәк гөлләмәләре бүләк итүе – чараның ихлас, кабатланмас матур бизәкләре булды.
Лирик дулкында барган кичәгә елмаю-көлү дулкынын өстәп, “Ак калфак” хатын-кызлары “Әбиләр дәваханәдә” дигән скетч күрсәтте һәм тамашачыларның алкышларына лаек булды.

Ике сәгать барган кичә сизелми дә үтте. “Ак калфак” оешмасы һәртөрле ярдәмнәре өчен ”Урал-батыр” милли-мәдәни сарае хезмәткәрләренә, директоры Людмила Джимага, шулай ук Рәсүл Гәрәевка, татар гимназиясе укытучылары һәм укучыларына чиксез рәхмәтен белдерә. Әлбәттә, зал тутырып килгән тамашачыларга, безне хуплаган, эшебезне күргән, ярдәмгә килергә һәрчак әзер булган дусларга, шәһәр халкына рәхмәт. Бу кичәне оештырган Бәләбәй “Ак калфак” оешмасы кызларын исемләп атап үтим әле. Менә алар: Галия Әхмәтшина, Люзия Фәттахова, Альбина Йосыпова, Айсылу Сәетгалиева, Зөлфия Әгъзәмова, Сания Ганиева, Светлана Суфиянова һәм шушы мәкалә авторы – мин.
Һәр чорда да исемнәрен халык йөрәгенә язып калдыручы гүзәл кызларың өчен рәхмәт сиңа, халкым!

Зәйфә Салихова.

Автор: Резида Валитова
Читайте нас