-24 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
24 декабрь , 16:40

Дисбедәге мәрҗәннәрдәй бердәм алар

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, күркәм йола буенча, республикабызның район-шәһәрләрендә уңышлы эшләп килүче дистәләгән бүлекчәнең җитәкчесен һәм актив әгъзаларын, берлекнең эшчәнлегенә даими ярдәм итүчеләрне, оештыручыларны бер мәйданга җыеп, йомгаклау җыелышын үткәрде.

Дисбедәге мәрҗәннәрдәй бердәм алар
Дисбедәге мәрҗәннәрдәй бердәм алар
Уфа шәһәрендә узган бу җыелыш бик җанлы һәм файдалы булды. Анда “Ак калфак” оешмасының узган елда башкарылган эшләренә күзәтү ясалды, тормышка ашырылган проектлар тикшерелде, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча фикер алышу узды һәм киләчәккә планнар билгеләнде.

Чарага, иң актив эшләгән оешма җитәкчеләре белән беррәттән, иҗтимагый оешмага барлык яклап ярдәм күрсәткән мәртәбәле кунаклар: җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов, “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасының атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов, танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов, "Ихлас" мәхәлләсе мәҗлес рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм башкалар чакырылды. Җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева да “Ак калфак” оешмасында үз кеше – чараларның күбесен алып бару һәм җыр-моң белән бизәүне ул үз өстенә ала.

Кунакларның һәрберсе үзләренең чыгышында “Ак калфак”лы хатын-кызларның мөһим эш башкаруын билгеләп үтте һәм рәхмәтләрен җиткерде.

Тәүге сүзне оешманың җитәкчесе Люция Вафина алып, узып баручы елның чараларга, изге эшләргә, казанышларга бай булуын, һәм оешмаларның телебезне, мәдәниятебезне саклауда, шулай ук бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе - махсус хәрби операциядә катанаучыларга ярдәм күрсәтүдә “Ак калфак”лыларның зур өлеш кертүен билгеләп, чиксез рәхмәтләрен җиткерде, бу уңайдан Чишмә районының Ярми авылындагы Гөлфия Сәрварова җитәкчелек иткән бүлекчәне аерым билгеләп үтте.

Люция Ябир кызы алдагы елга эш планнары турында сөйләгәндә, Габдулла Тукайның тууына - 140 ел, Муса Җәлилгә – 120, Салих Сәйдәшевка 125 ел тулуны исәпкә алып, бу уңайдан чаралар әзерләргә тәкъдим итте. Бүлекчә җитәкчеләре дә бу уңайдан үзләренең тәкъдимнәрен ишеттерде.

Чарада, күркәм йола буенча, ел дәвамында уңышлы эшләүче бүлекчәләргә һәм аларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кунакларның чыгышлары башкарылган эшләргә исәп-хисап тоту белән генә чикләнмәде, моңлы җырлар, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр белән үрелеп барды. Бу чара милләтпәрвәр хатын-кызларыбызның һәр эшкә дә оста, маһир, олы йөрәкле, киң күңелле талант ияләре тупланган тату олы гаилә икәнлеген күрсәтте.

Яңа ел бәйрәме алдыннан оештырылган чарада катнашучыларның һәммәсенә Нефтекама шәһәреннән килгән Миләүшә Җиһаншина Мәрьям-ана гөле орлыкларын таратып чыкты. Ул бу гөлне күптән үстерә һәм орлыгыннан дисбеләр ясый. Бүләк өләшкәндә, барыбыз да шул дисбедәге мәрҗәннәр кебек бердәм булыйк, дигән теләкләрен җиткерде ул. Әйе, телебезне, мәдәниятебезне, гомумән, милләтебезне саклыйк, дисәк, бердәм, тату булырга тиешбез.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас