Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының актив эшчәнлеге аның әгъзаларының бердәм булуына бәйле. Бу бердәмлек, һичшиксез, татар халкының милли үзаңын ныгытуда, гореф-гадәтләрен, телен саклауда һәм киләчәк буыннарга тапшыруда зур роль уйный. Оешманың һәр чарасы, һәр проекты – хатын-кызларның берләшүе, уртак максатларга омтылуы һәм татар мохитен баету өчен тырышуының ачык мисалы. Аларның эше, чыннан да, татар хатын-кызларының көчен, зиһенен һәм рухи байлыгын күрсәтә, милли традицияләрне саклауга зур өлеш кертә. Күптән түгел оешма җитәкчелеге, күркәм йола буенча, республикабызның район-шәһәрләрендә уңышлы эшләп килүче дистәләгән бүлекчәләрнең җитәкчеләрен һәм актив әгъзаларын, берлекнең эшчәнлегенә даими ярдәм итүчеләрне, оештыручыларны бер мәйданга җыеп, йомгаклау җыелышын үткәрде.
Һәркем үз өлешен кертә
Уфа шәһәрендә узган бу җыелыш бик җанлы һәм файдалы булды. Анда “Ак калфак” оешмасының узган елда башкарылган эшләренә йомгак ясалды, тормышка ашырылган проектлар тикшерелде, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, киләсе буыннарга тапшыру буенча фикер алышу узды һәм киләчәккә планнар билгеләнде. Шуңа бирегә иң актив эшләгән оешма җитәкчеләре белән берлектә, иҗтимагый оешмага бар яклап ярдәм күрсәтүче мәртәбәле кунаклар да чакырылды. Җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимов – “Ак калфак”ның тормышында иң актив катнашучыларның берсе. Ел саен “Бабай утары”нда “Җырлыйк әле!” фестивален уздыруга ярдәм итүдән тыш, уртак проектларны да бергәләп тормышка ашыралар. “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы белән дә тыгыз хезмәттәшлек итә “Ак калфак”, быел “Дәү әни сабаклары” бәйгесе аларның ярдәме белән оештырылды.
Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Шәйхетдинов – бу иҗтимагый оешманың эшчәнлеге белән якыннан таныш булудан тыш, “Ак калфак” эмблемасы авторы да.
Танылган композитор, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алик Локманов – республикадагы барлык татар иҗтимагый оешмаларының үсешенә, телебезне, мәдәниятебезне саклауга зур өлеш керткән шәхесләрнең берсе. Алик Харис улы бүген дә “Ак калфак”лыларның байтак чараларында, шул исәптән, жюри әгъзасы буларак та катнаша.
Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе Адунис Фазуллин, бу оешмаларның эчендә кайнаучы һәм даими иганә ярдәме күрсәтүче кеше буларак, бер генә чарадан да читтә калмый.
Җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Флорида Исмәгыйлева да “Ак калфак” оешмасында үз кеше – чараларның күбесен алып бару һәм җыр-моң белән бизәүне ул үз өстенә ала.
Кунакларның һәрберсе үзләренең чыгышында “Ак калфак”лы хатын-кызларның мөһим эш башкаруын билгеләп үтте һәм рәхмәтләрен җиткерде.
Мактауга лаек эшләр бар!
Тәүге сүзне оешманың җитәкчесе Люция Вафина алып, елның чараларга, изге эшләргә, казанышларга бай булуын, һәм оешмаларның телебезне, мәдәниятебезне саклауда, шулай ук бүгенге көндә мөһим бурычларның берсе – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә “Ак калфак”лыларның зур өлеш кертүен билгеләп, чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Бу уңайдан Чишмә районының Ярми авылындагы Гөлфия Сәрварова җитәкчелек иткән бүлекчәне аерым билгеләп үтте Люция Ябир кызы. Башкортстанда бу эшне алар тәүгеләрдән булып башлап җибәрде. Маскировка челтәрләре үрү, яугирләрне саклаучы төрле киемнәр тегү буенча Ярми авылы мәдәният йорты осталык мәйданчыгына әверелде, аларның тәҗрибәсен өйрәнергә бөтен республикадан җыелдылар. Гөлфия Харас кызы җитәкчелегендәге “Җидегән чишмә” татар фольклор коллективы, “Сәхнә йолдызлары” театр төркеме әгъзалары, шулай ук авыл активистлары әле дә шушы эшне бик актив алып бара. Әйткәндәй, үзләренең “Җиңү өчен!” дигән күргәзмәсе белән быел алар Казан шәһәрендә Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында булып, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан рәхмәт сүзләре ишетеп кайтты. Башкортстан Республикасы җитәкчелеге, Чишмә районы хакимияте дә, ак калфаклы волонтерларның эшчәнлеген югары бәһалады: мәдәният йорты стеналарындагы Мактау грамоталары, волонтерларның күкрәкләрендәге медальләр шуны дәлилли.
Гомумән, 2025 ел җиңел булмаса да, байтак уңышларга ирешелде, зур чаралар үткәрелде, эре проектлар тормышка ашырылды, дип билгеләде “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе. “Җырлыйк әле!” фестиваленә быел, Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнары һәм Русия төбәкләрендәге татар үзешчән фольклор ансамбльләреннән тыш, Мисыр, Австралия, Кытай кебек илләрдән дә кунаклар килде. Аларда Башкортстандагы татар хатын-кызларының эшчәнлеге зур кызыксыну һәм соклану уятты.
“Дәү әни сабаклары” – иң уңышлы проектларның берсе булуында бернинди шик юк. Сабыйларны, әниләрне, әбиләрне – өч буынны берләштереп торган чараның әһәмияте бик зур. Быел ул “Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы ярдәме белән Татарстан Республикасы Рәисе гранты исәбенә оештырылды. Бәйгенең финалы зурлап Уфа шәһәренең Балалар филармониясендә узды, шул ук вакытта сайлап алу этаплары Салават шәһәрендә һәм Илеш районының Карабаш авылында үтте.
Люция Ябир кызы алдагы елга эш планнары турында сөйләгәндә, Габдулла Тукайның – 140, Муса Җәлилнең – 120, Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына багышланган чаралар әзерләргә тәкъдим итте. Бүлекчә җитәкчеләре дә бу уңайдан үзләренең тәкъдимнәрен ишеттерде.
Җиңнәр һәрчак сызганулы!
Чарада, күркәм йола буенча, ел дәвамында уңышлы эшләүче бүлекчәләргә һәм аларның җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чакмагыш районы бүлекчәсе җитәкчесе Резида Нигъманова һәм Чишмә районыннан Гөлфия Сәрвәрованы бүләкләү өчен икесен бергә чакырып чыгардылар. Бу ханымнар, татар фольклор ансамбльләреннән тыш, театр коллективлары да оештырып, тамашачыларны яңадан-яңа спектакльләре белән сөендереп тора. Галия Әхмәтшина (Бәләбәй шәһәре), Равия Фәрхитова (Туймазы районы), Зимфира Шәемова (Илеш районы), Лилия Мусаева (Бишбүләк районы), Вәсилә Бәширова (Салават шәһәре), Эльвира Кәримова (Стәрлебаш районы), Зилә Нургатина (Кыйгы районы) намуслы эшләре өчен бүләкләргә лаек булдылар. Бүләкләнүчеләр арасында Дүртөйле шәһәреннән Бимәтовлар гаиләсе дә бар. Илгиз Венер улы һәм Альбина Әдит кызы ике бала тәрбияли, кызлары Җәннәт – “Ак калфак”ның “Татар кызчыгы, татар малае” һәм “Дәү әни сабаклары” проектларының җиңүчесе. Балаларын милли рухта тәрбияләүче яшь гаилә милли хәрәкәттә дә актив катнаша һәм чараларны оештыруга зур өлеш кертә.
Бердәм булыйк!
Кунакларның чыгышлары башкарылган эшләргә хисап тоту белән генә чикләнмәде, моңлы җырлар, йөрәккә үтеп керерлек шигырьләр, рәхмәт сүзләре, изге теләкләр белән үрелеп барды. Бу чара милләтпәрвәр хатын-кызларыбыз – һәр эшкә оста, олы йөрәкле, киң күңелле талант ияләренең олы тату гаиләгә тупланырга сәләтле икәнлеген күрсәтте.
Яңа ел бәйрәме алдыннан оештырылган чарада катнашучыларның һәммәсенә Нефтекама шәһәреннән килгән Миләүшә Җиһаншина Мәрьям-ана гөле орлыкларын таратты. Ул бу гөлне күптән үстерә һәм орлыгыннан дисбеләр ясый. Бүләк өләшкәндә: барыбыз да шул дисбедәге мәрҗәннәр кебек бердәм булыйк, дигән теләкләрен җиткерде ул. Әйе, телебезне, мәдәниятебезне, гомумән, милләтебезне саклыйк дисәк, бердәм, тату булырга һәм шул асыл сыйфатларыбызны анык эш-гамәлләр белән расларга тиешбез.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.