-14 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Милләт
29 гыйнвар , 15:15

Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!

“Башкортстан татарлары конгрессы” иҗтимагый оешмасы Уфа шәһәрендәге бүлекчәләрен җанландыру максатыннан әле бер, әле икенче районында очрашулар үткәрә. Совет районы хакимиятендә узган чара да биредә яшәүче җәмәгать һәм сәнгать эшлеклеләрен, укытучыларны, тәрбиячеләрне, шулай ук татар мәгрифәте һәм мәдәнияте үсеше өчен җанып-көеп яшәүче һәм эшләүче кешеләрне бергә җыйды.

Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!
Бердәмлекне ныгытыйк, көчләрне туплыйк!
Чарада Уфа шәһәр округының Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Солтан Бадыйков, Уфа шәһәре Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Эрик Әхтәмов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Башкортстан татарлары конгрессы” Башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Рәүф Идрисов һәм башкалар чыгыш ясап, киләчәктә татар телен саклау, үстерү, милли гореф-гадәтләрне тергезү буенча нинди юнәлешләрдә эшләргә кирәк булуы турында сөйләштеләр.

Заһир Хәкимов 1997 елда төзелгән “Башкортстан татарлары конгрессы” бүген дә республикада татар халкының мәнфәгатьләрен яклаучы иң зур иҗтимагый оешмаларның берсе булып калуын, районнардагы бүлекчәләрнең эше югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде, шул ук вакытта 300 меңнән артык татар яшәгән Уфа шәһәрендәге бүлекчәләрнең эшчәнлеген активлаштыру кирәклеген әйтте. Әлеге җыелышлар шул максаттан үткәрелә.

Солтан Бадыйков та бу эшнең әһәмиятен билгеләп үтте. Шулай ук татар телен популярлаштыру, яшь буынны милли традицияләргә җәлеп итү өчен төрле мәдәни чаралар оештыруның мөһимлеген ассызыклады, ә аларны исә Грант конкурсларында катнашып тормышка ашырырга мөмкин, диде Солтан Рузил улы.

Эрик Әхтәмов Уфа шәһәренең Иҗтимагый палатасы тарафыннан башкарылган изге эшләргә дә тукталып үтте. Шулай ук бу ике иҗтимагый оешманың юллары киләчәктә дә кисешеп торачагын билгеләп, көчләрне туплап, эшчәнлекне бергәләп алып бару мөмкинлеге турында сөйләде.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең дә максатлары шундый ук: телебезне, бай мәдәниятебезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру. Урындагы бүлекчәнең рәисе Рәүф Идрисов чыгышында “Нигә кирәк ул татар теле?” дигән сорауга җавап бирде. Башкорт дәүләт аграр һәм педагогия университетларының фәнни хезмәткәре Зәлия Әкбарова, татар теленең киләчәге өчен җан атып, яшьләр арасында аңа мәхәббәт уяту юлларын эзләүче буларак, бик актуаль мәсьәлә күтәрде.

Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшрияты да Совет районында урнашкан һәм урындагы хакимият белән тыгыз элемтәдә тора, районда үткәрелгән барлык чараларда да катнаша. Башкортстан халыклары әдәбияты секторы мөдире, татар нәфис басмалары мөхәррире Дилбәр Әхтәмова, үз чиратында, иҗат белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм кулы сузу, шулай ук аларның иҗат җимешләрен республика басмаларда бастыру мөмкинлекләре турында да сөйләде.

Чарада шушы районда яшәүче күренекле шәхесләр: Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары – Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәхруллина, Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов, җырчы Рания Билалова, шагыйрь, популяр җырлар авторы Рамил Чурагулов, Башкортстан Республикасы мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Розалия Идрисова, “Татар морзалары мәҗлесе” оешмасыннан Венера Кудашева һәм башкалар чыгыш ясады.

Көн тәртибенә ярашлы, җыелышта “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Совет районы бүлекчәсе идарәсенең яңа составы һәм җитәкчесе сайланды. Башкарма комитеты рәисе урынбасары Зәлия Ахунова тәкъдим иткән состав бертавыштан хупланды. Ә җитәкче бурычлары Эрик Әхтәмовка йөкләнде.

Җыелышта катнашучылар фикер алышты, тәкъдимнәр кертте, алдагы эш планы билгеләнде. Гомумән, телне, мәдәниятне саклау мәсьәләсендә дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм мәгариф учреждениеләре арасында хезмәттәшлекне ныгыту кирәклегенә басым ясалды. Шуңа киләсе җыелышны да биредә киңәйтелгән составта үткәрергә карар ителде.

Эльвира Ямалетдинова фотолары.

 

Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас